Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ләйсән Сираева: “Нәниләр өчен татар телендә әсбаплар таба алмадым диярлек”


"Сабыем" сайты
"Сабыем" сайты

"Сабыем" сайты җитәкчесе Ләйсән Сираева фикеренчә, соңгы елларда балалар өчен шактый кызыклы материаллар чыга башлады. Ул эшчәнлеге һәм балалар тәрбиясе турында Азатлык сорауларына җавап бирде.

Татар телендә балалар тәрбиясе мәсьәләсе еш һәм актив күтәрелә. Әти-әниләр балаларга милли тәрбия бирү нияте белән китап кибетләренең киштәләрен актара, интернетта файдалы ресурслар эзли. Аларның ихтыяҗын канәгатьләндерә алган интернет-ресурслар күп түгел, тик булганнары арасында эчтәлекле һәм сыйфатлы сайтлар да очрый.

Шундый сайтларның берсе "Сабыем" дип атала. Ресурста мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төрле шигырьләр, әкиятләр, мультфильмнар, китаплар, видеоязмалар тупланган. Тәрбиячеләргә һәм ата-аналарга методик ярдәмлекләр бар, дини тәрбия мәсьәләсенә шактый зур игътибар бирелгән. Сайтның ВКонтактедагы төркеменә 9 меңләп кеше язылган.

Азатлык сайт җитәкчесе Ләйсән Сираева белән сәхифәнең эшчәнлеге һәм татар телендә балалар тәрбиясе турында әңгәмә корды.

Ләйсән, кыскача үзегез белән таныштырсагыз иде.

Ләйсән Сираева
Ләйсән Сираева

Мин үзем Чаллы шәһәрендә туып үстем. Кама дәүләт инженер-икътисади академиясенең (ИНЭКА) икътисад факультетын кызыл дипломга бетердем. Икътисадчы булып эшләдем. Хәзерге вакытта мин декрет ялында, Чаллының иҗтимагый-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында (НИСПТР) икенче югары белем алам. 5 яшьлек кызыбыз бар, икенчесен көтәбез.

Татарча балалар тәрбиясе белән кайчаннан бирле шөгыльләнә башладыгыз?

Татарча балалар тәрбиясе белән кызым тугач шөгыльләнә башладым. Минем балама белемне үз туган телебездә бирәсем килде, аның теле татарча ачылуын теләдем. Ләкин китап кибетләре киштәләрендә нәниләр өчен татар телендә әсбаплар таба алмадым диялек. Кирәкле мәгълүматны китапханәләрдән, интернет челтәреннән эзли башладым һәм бу юнәлештә проблем барлыгын аңладым.

"Сабыем" сайтын кайчан башлап җибәрдегез? Нинди язмалар урнаштырасыз? Материалларны кайлардан аласыз?

"Сабыем" сайтын һәм ВКонтакте социаль челтәрендә "Сабыем" төркемен мин балама 1 яшь булганда ачып җибәрдем. Аз-маз китаплардан тапкан татар фольклор әсәрләрен, рус халык әкиятләренең татар телендәге тәрҗемәләрен шунда туплый башладым. Рус теленнән вак моториканы, сөйләм телен, физик яктан үстерү өчен уеннар һәм шигырьләрне тәрҗемә итеп сайтта бастырдым. Аннары Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән аларның сайтында урнаштырылган мультфильмнарны һәм китапларны үз сайтымда урнаштырдым.

“Сабыем” сайтын кулланучыларның саны көннән көн арта барды. Тора-бара бу проект белән тәрбиячеләр дә кызыксына башлады. Үзләренең иҗат иткән шигырьләрен, мәкаләләрен, дәрес планнарын, шөгыль конспектларын, бәйрәм сценарийларын бастырырга теләкләрен белдерделәр. Шулай итеп, минем сайт тәрбиячеләр өчен дә тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу мәйданчыгына әйләнде.

“Сабыем” сайты “Белем җәүһәрләре” бәйгесендә җиңү яулаган иде
“Сабыем” сайты “Белем җәүһәрләре” бәйгесендә җиңү яулаган иде

2014 елда мин V “Белем җәүһәрләре” бәйгесендә көч сынап карарга булдым һәм “Белемле гаилә – нур чәчеп торган җәүһәр” номинациясендә I урын яуладым.

Хәзерге вакытта сайт 11 рубрикадан тора: аудиоязмалар, мультфильмнар, китапханә, тәрбия, дин, төрле яктан үстерү, методик ярдәмлек, фольклор, табышмаклар, шигырьләр, әкиятләр.

Киләчәккә нинди планнар, проектларыгыз бар?

Киләчәк планнарымда сайтны тагын да үстерү инде. Ата-аналарга балаларына татар телендә энциклопедик белем бирү өчен иллюстрацияләнгән һәм тавышландырылган материаллар булдыру. Тәрбиячеләр арасында бәйгеләр оештыру теләге дә бар.

Балалар тәрбиясе өчен татарча тагын нинди интернет-ресурслар киңәш итәр идегез?

Хәзер интернетта татарча интернет-ресурслар көннән-көн арта бара, һәм бу тенденция шатландыра. Балалар тәрбиясе өчен "Бала.РФ" сайтын киңәш итәр идем. Бу интерактив мультимедияле китапханәдә әкиятләр белән мультфильмнар урнаштырылган. "Таткнигафонд" сайтында шактый гына китапны онлайн режимда укырга була. "Минем йорт" сайтында әкиятләр, мультфильмнар, буялышлар бар. "Тазбаш" сайтында да әкиятләр, уеннар, аудиокитаплар бар. Вконтакте социаль челтәрендә "Үчтеки", "Балакаем минем" кебек яхшы төркемнәр эшләп тора.

Татар телендә балалар өчен продукциягә килгәндә, аны җитәрлек дип саныйсызмы? Сезнеңчә, татар телендә ниндирәк китаплар, әсбаблар җитми?

“Белем җәүһәрләре -2014” бәйгесендә бүләкләү тантанасы
“Белем җәүһәрләре -2014” бәйгесендә бүләкләү тантанасы

Әгәр дә берничә ел элек булган һәм хәзерге вакыттагы вазгыятьне чагыштырсак, алга таба үсеш сизелә. Иң кечкенәләр өчен дидактик карталар, плакатлар, тавышландырылган "Нәниләргә әлифба" китаплары, рус халык әкиятләре татар телендә бастырыла башлады.

Ләкин һаман да татар телендә балалар өчен продукция җитәрлек түгел. Күренекле татар балалар язучыларының әсәрләр җыентыгын яисә төрле авторларның иң кызыклы әсәрләрен җыеп, матур иллюстрацияләр, кызыклы биремнәр, төрле баулар, каптыргычлар белән бизәп бастырырга кирәк.

Кыска шигырьләр, юаткычлар, мавыктыргычлар белән тавышландырылган китаплар, курчаклар, уенчык планшет, компьютерлар да булса, бик яхшы булыр иде.

XS
SM
MD
LG