Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мөфтие турында ялган тарату кырымтатарларны бүлгәләүгә хезмәт итә


Кырым мөфтие Әмирали Аблаевның зыялылар белән очрашуы
Кырым мөфтие Әмирали Аблаевның зыялылар белән очрашуы

Кырымтатар зыялыларының мөфти белән кырымтатар мәсьәлләрен тикшерүе турынңа ялган хәбәр таратылды. Бу ялган кырымтатарларның тагын да бүлгәләнүенә китерә ала.

Кырым мөфтиятенең матбугат үзәге 29 октябрьдә “Кырымтатар зыялылары мөфти белән очрашты” дигән мәгълүматны таратты. Бу очрашудан фотолар да бирелде мөфтиятның сайтында. Хәбәрдә “очрашу вакытында мәдрәсәләрдә укыту, Зынҗырлы мәдрәсәнең 500 еллыгына багышланган конференция, зур мәчәт төзелеше хакында сүз барды, мөфтигә аның әнисе вафат булганына тәгъзия белдерелде” диелә.

Әмма бу хәбәрдә бары бер генә дөреслек бар, чыннан да җеназада була алмаган бер төркем кырымтатарлар мөфти Әмирали Аблаевка тәгъзия белдерделәр һәм бу зыярәтнең бу төп максаты иде. Ислам дине кагыйдәләре, кырымтатар гореф-гадәтләре нигезендә, вафат булган кешенең якыннарына тәгъзия белдерү табигый бер күренеш. Тик хәбәрдә язылга “очрашу вакытында мәдрәсәләрдә укыту, Зынҗырлы мәдрәсәнең 500 еллыгына багышланган конференция, зур мәчәт төзелеше” хакында очрашуда сүз булмады.

Матбугат үзәгенең очрашуның төп мәгънесен бозып күрсәтүе һич тә мөфтиятнең дә мөфтинең дә файдасына түгелдер. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?

Кырымда булган үзгәрешләр нәтиҗәсендә хакимиятләрнең кырымтатарлар белән мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен төрле ысуллар кулланырга мохтаҗ булуы сизелеп тора. Беренче чиратта кырымтатарлар арасыннан билгеле дәрәҗәдә танылган, кырымтатарларга сүзен үткәрә алырлык кешеләр игътибар үзәгенә алына. Мондый кешеләрнең берсе – һичшиксез, Кырым мөфтие. Һәм мөфтият Кырымның Мәскәүдән куелган хакимиятләре белән көн-көннән тыгыз элемтәдә эш итә.

Тик бу эш дини мәсьәләләр белән генә чикләнми. Хакимияттә утырган кырымтатар сәясәтчеләренә багланган өмет үзен көтелгән дәрәҗәдә акламаганнан соң, мөфтигә игътибарны арттыра башладылар. Ә инде мөфти белән кырымтатар зыялылары да очраша дигән хәбәрләр аңлашылмаган сәяси уенның нәтиҗәсе дип фаразларга да мөмкин.

Мондый фоторәсемнәр, хәбәрләр кырымтатарларга җиткерелә икән, карагыз, зыялылар да мөфти белән очраша дигән ишарә ясала кебек. Бу мөфтинең хакимиятләргә якынлашуын хупламаган кырымтатарларның фикерен үзгәртү өчен дә ниндидер аргумент кебек кулланыла ала.

Ләкин мөфтине хупламаган кырымтатарлар үз фикерендә кала икән, аларның мөфти һәм мөфти тарафдарлары, ягъни шул ук зыялылар белән мөнәсәбәтләре тагын да начарая ала. Болай булса, хәбәрдә язылган "кырымтатар зыялылары" да көтелмәгәндә кемгәдер инде оппонент булып калганнарын сизми дә калалар.

Мөфтинең дәрәҗәсенә дә бу тискәре йогынтыдан башка бер нәрсә дә китермәячәк. Дөрес булмаган мәгълүмат шундый нәтиҗәгә, ягъни бүлгәләнүнең тирәнләшүәнә китерә ала. Кырымтатарларны шулай бүлгәләү кемнәрдәр өчен төп максат түгелме икән соң?

XS
SM
MD
LG