Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан 1992 елгы конституциянең кайтуына өмет югалтмый


Татарстан Югары советы утырышы, 1992 ел
Татарстан Югары советы утырышы, 1992 ел

Азатлык сорауларына җавап биргән Татарстандагы сәясәтчеләр, галимнәр, җәмәгатьчелек вәкилләре республиканың сакланып калган дәүләтчелек, федерализм юлыннан алга таба атларга әзер булуын һәм мөстәкыйльлек хыялы сүнмәвен әйтте.

Татарстанның 1992 елда кабул ителгән конституциясенә 2002 елда Русия кануннары белән тәңгәлләштерү вакытында бик күп һәм зур үзгәрешләр кертелде. Беренче вариантта Татарстан "суверен дәүләт" дип язылган булса, үзгәртелгәч "дәүләт" төшенчәсе калса да, Татарстан – Русиянең бер төбәге дип әйтелде. Кайбер бүлекләр бөтенләй алынды. Төп канун 164 маддәдән 124кә кадәр кыскартылды.

"Татарстан конституциясе бәйрәменең нинди мәгънәсе бар, Татарстанның төп канунында дәүләтчелекнең "д" хәрефе дә калмады" дияүчеләр дә шактый.

2017 елда Татарстан белән федераль үзәк арасында яңартылган шартнамәнең мөддәте бетә, яңасында Татарстан статусы нинди булуын, аннан соң кануннарга нинди үзгәрешләр кертелүен фаразлау авыр.

Татарстанның аерым хокуклары күрсәтелгән конституциясенә "ясин" чагарага вакытмы, әллә киләчәге өметлеме? Бу сорауга Татарстандагы билгеле җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, галимнәр җавап бирде.

Халык таләп итсә Татарстан 1992 елгы конституциягә кайтырга да мөмкин

Депутат, шагыйрь Разил Вәлиев хәзерге конституция дә начар түгел дигән фикердә тора, анда бирелгән хокуклар әле тулысынча тормышка ашырылмаган ди ул. Аның фикеренчә, хәзерге көндә аларны үтәү юнәлешендә эшләргә кирәк, әмма киләчәктә, үзгәрешләр дә булып куярга мөмкин.

"Халык таләбе булса, элекке иреклекләр кайтырга мөмкин"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:43 0:00

Русиядәге федерализмның нигезе

Татарстанның яңа заман тарихын Татарстан Дәүләт шурасының яшь депутаты, коммунистлар фракциясе вәкиле Артем Прокофьевка чит-ят нәрсә түгел. Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясе, референдум, конституция, шартнамә кабул ителгән соңгы 25 елда ул үсеп, шәхес булып формашкан, хәзер Татарстан парламентына элекке депутатларга алмашка килгән заманча сәясәтче. Ул федерализм идеяләрен сеңдереп үскән, Татарстанның төп канунын башка төбәкләргә үрнәк итеп күрә һәм шулай булып калуын тели.

"Русиядәге федерализмның нигезе"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:38 0:00

Татар дәүләтчелеге милли үзаңлы балаларыбыз кулында

Журналист, республиканың төп рәсми татар газетының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров төп канунда әлегә кадәр булган хокукларны сакларга кирәк дип әйтә. Шул ук вакытта ул 1992 елгы конституциягә салынган мөстәкыйль дәүләт турындагы хыял алай ук өметсез түгел дип саный.

"Татарстан дәүләтчелегенең киләчәге милли узаңлы балаларыбыз кулында"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:43 0:00

Татарстан, һичшиксез, һаман да дәүләт булып кала

Иң киеренке вакытларда конституцияне күзәтү дәүләт комитетын җитәкләгән, соңыннан мәхкәмәнең рәисе урынбасары булып эшләгән Әнәс Гатауллин Татарстанда дәүләтнең бөтен билгеләре бар, Татарстан һичшикләнүсез дәүләт дип саный. Конституциядә дәүләт төшенчәсе алга таба да сакланачак, чөнки ул Русиянең үзенең төп канунында әйтелгән, ди ул.

"Татарстан – һичшиксез дәүләт һәм шулай калачак та"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

Мөстәкыйль дәүләт конституциясе белән бер буын үсте

Заманында Татарстан президентының сәяси киңәшчесе булган тарихчы галим Рафаил Хәкимов Татарстанда 1992 елгы конституция, анда салынган рух белән бер буын үсте, ул хәзер идарә итә баршлый бу да бер казаныш, диде. Аның фикеренчә, киләчәктә дә Татарстан дәүләт булып, үз башы белән яшәячәк.

Рафаил Хәкимов: "1992 елгы конституция белән бер буын үсте – бу да каназаныш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

XS
SM
MD
LG