Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Максатым – татар теленә тәрҗемә ителгән фильмнар базасын булдыру"


Газиз Фәттахов
Газиз Фәттахов

Интернетта татар телендә тавышландырылган танылган Һолливуд фильм һәм мультфильм өзекләре чыга башлады. Тәрҗемәләрне башкарган егетләр татарча тулы метражлы фильмны да әзерли. Идея авторы Газиз Фәттахов Азатлык сорауларына җавап бирде.

Былтыр Казанда узган Бөтендөнья татар яшьләре форумының резолюциясендә Казанда татар кинотеатрын ачу дигән кызыклы җөмлә бар иде. Димәк, яшьләрдә татар телендә заманча чит ил һәм татар фильмнарын карау ихтияҗы бар. Моны даими рәвештә интернетта калкып чыккан әңгәмәләрдә һәм фикер алышуларда да күреп була.

Бу ел башында гына интернетта “Өйдә берүзе” фильмының татарчасы чыккан иде. Аны Уфа кызы Лилия Мортазина тәрҗемә итеп чыгарды. Соңгы вакытта исә ВКонтакте социаль челтәрендә танылган Һолливуд фильм һәм мультфильмнарыннан татарча яңгырашлы өзекләр барлыкка килә башлады. “Безнең тәҗрибә” исеме астында чыккан бу кызыклы проектны ике яшь татар егете алып бара икән.

Азатлык проект авторы Газиз Фәттахов белән элемтәгә керде. Аңа 18 яшь. Алабугада туып үскән, 7нче сыйныфтан Чаллыдагы элекке татар-төрек лицеенда белем алган. Хәзерге вакытта КФУ Чаллыдагы филиалында автомобиль бүлегендә укый.

– Газиз, бу видеоларны татарча яңгырату фикере кайдан килеп туды? Ничегрәк бу эшкә тотындың?

– Моңа күп нәрсәләр этәрде. Яшь вакытта көч күп, янып торасың, дигәндәй. Моны дөрес юлга юнәлтергә кирәк. Ә инде "дөресен" һәр кеше үзе сайлый. Минем юлым – татар телен яшьләр арасында популярлаштыру. Икенче сәбәп – интернетта татарча материаллар булмау. Без, яшьләр, күпчелек вакытыбызны интернетта үткәрәбез, русча язулар укыйбыз, русча видеолар карыйбыз.

Үзем импульсив булганнан “Безнең тәҗрибә” проектын бер төн эчендә барлыкка китердем һәм беренче видеоны йөкләдем дә. Видео башкаларга ошамаса да, үземә ошады. Ә инде "Өч юләр" һәм "Реджи" видеолары шактый зур кызыксыну уятты. Дөресен әйткәндә, мин кешеләрдән мондый реакция көтмәгән идем. Лайклар һәм караулар бик аз булыр дип уйлаган идем. Дөрес уйламаганмын. Бу мине илһамландырды, шуннан видеолар бер-бер артлы агылып киттеләр.

– Ярдәм итүчеләрең бармы соң? Үзең генә эшлисеңме?

– Хәзер видеоларны Ирек Хәйруллин белән бергә әзерлибез. Тәрҗемә эшен ул үз өстенә алды. Бик тырыш, ярдәмчел егет, аңа аерым зур рәхмәт! Сүз уңаеннан, яңа гына үзенең видеосы да чыкты, кереп карагыз.​

Ирек Хәйруллин
Ирек Хәйруллин

Техник яктан караганда, бернинди дә искитәрлек нәрсә юк. Видеолар өйдә, гап-гади микрофон каршында тавышландырыла.

– Әлегә төркемдә кыска видеолар, өзекләр генә. Тулы фильмнарны тәрҗемә итәргә исәп бардыр бит?

– Әйе, әлбәттә, тулы фильмнарны тәрҗемә итү планда бар. Һәм ул план инде чынга да ашырыла. Тәрҗемәсе әзер, тавышландыруга күчәсе бар. Нинди фильм икәнен әйтмим, сер булып торсын.

Глобаль максат – татар телен яратучы, белүче, эшчән кешеләрдән төркем ясап, фильмарны күптавышлы итеп тәрҗемә итә башлау, күп фильмнар чыгару. Татар теленә тәрҗемә ителгән фильмнар базасы ясау, кыскасы.

– Еш кына татарчага фильмнарны тәрҗемә итәргә кирәкми, дигән фикерне ишетеп була. Аларга ничек дип җавап бирер идең?

– Кирәк, бик кирәк. Фильм карамаган бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Ә аларны нинди телдә карыйлар? Дөрес, татарча түгел. Фильмнары татарча булмагач, ничек карасыннар соң?

“Безнең тәҗрибә” проекты барлыкка килгәнгә ике ай да юк, шуңа ясау сыйфаты да әллә ни түгел икәнен аңлыйм. Ләкин кешеләр татарча видеоларны бик җылы кабул итәләр, үземнең исем китте. Кайберләре тулы фильмнар булу-булмавын сорыйлар. Кешеләр кызыксыналар, кешеләргә татарча фильмнар кирәк, һәм алар аны караячаклар. Шулай булгач, бар ишекләр ачык – тәрҗемә итәргә генә кала.

Үзем генә беркөнне татарча фильмнар күрсәтә торган кинотеатрлар ачу турында уйлап йөргән идем. Бу дөрес булачак.

– Син ничек уйлыйсың соң, татар теленең үсеше өчен, аның заманча тел булуы өчен хәзерге вакытта ниләр кирәк?

– Бик авыр мәсьәлә. Тел үсеше булсын өчен, аның кулланылышы кирәк, әлбәттә. Ә кайда кулланыла ул хәзер? Мәктәпләрдә билге алыр өченме? Дөресен әйткәндә, мин үзем дә татар теле дәресләрен яратмый идем. Аналитик яисә синтетик җөмләләрне аерып утыруның ни кызыгы булсын? Әллә инде сүздәге авазларның яңгырау-саңгырау булуларын язуы рәхәт нәрсәме? Хәзерге татар телен укыту системы укучыларда бары тик нәфрәт кенә уята.

Аның урынына, ирекле темага күбрәк иҗади эшләр бирелсә, сөйләм үстерү дәресләре керсә, күпкә яхшырак булыр иде, минемчә. Иҗат иткәндә кеше тел белән үзе кызыксына башлый. Монда ничек языла иде әле, бусын болай язсаң, матуррак килеп чыкмасмы, дип эшли башлый. Анда кагыйдәләр ятларга мәҗбүр итәсе юк, ул үзе китабын тотып, практикада кулланып истә калдырачак. Үземнән һәм элекке сыйныфташларымнан чыгып әйтәм.

Уку беткәннән соң, татар теленең кирәге калмый да инде, дөресен әйткәндә. Татарчаны берәр кая мәҗбүри кертә башлау мәсьәләсе бик авыр. Шуңа әлегә татарчаны бары тик популярлаштыру максатында эшли алабыз. Үзебезнең яшьләребез уянып, бәлки, кызыксына башларлар. Киләчәктә татарча проектлар күпкә күбрәк булыр дигән өметтә калам.

“Безнең тәҗрибә” видеоларын ВКонтакте челтәрендә яки YouTube сайтында карап була. ​

XS
SM
MD
LG