Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар бетә дип елап утырмаска кирәк"


Татар мәдәнияте көннәреннән күренеш
Татар мәдәнияте көннәреннән күренеш

6-7 ноябрь Омскиның Дуслык йортында "Мәдәният" өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте һәм "Алмаз" татар яшьләре оешмасы оештырган татар мәдәнияте көннәре үтте.

Татар мәдәнияте көннәре Омскида Русия президенты күрсәтмәсе нигезендә, "Русия яшьләре берлеге" бөтенрусия иҗтимагый оешмасы тарафыннан бирелгән грант проекты кысаларында, Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы булышлыгы, Омски шәһәр хакимиятенең матди ярдәме белән үткәрелде. “Мәдәният” өлкә мохтарияте рәисе Рафаэль Зәбиров сүзләренчә, соңгы өч елда гына өлкәдә татар мәдәниятен үстерүгә субсидияләр, грантлар аша 1 млн. сум акча тотылган.

Күргәзмә
Күргәзмә

Соңгы грант кысаларында "Мәдәният" өлкә милли-мәдәни мохтарияте сентябрь аенда кайбер чаралар инде үткәргән иде. Аерым алганда, 4-6 сентябрь көннәрендә Омскида "Милли оешмалар яшьләре активистлары һәм лидерлары җыены" булып узган иде. Анда өлкәдә эшләүче уннан артык милли-мәдәни оешмалар вәкилләре җыелган, татарлардан башка азәри, үзбәк, казакъ, латыш халыклары вәкилләре дә катнашкан иде. Андый җыен уздыруның төп максаты да Омски өлкәсендә яшәүче төрле милләт яшьләрен дуслаштыру, берләштерү, үзара тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булдыру, гомумән, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту иде.

Уеннар күрсәтү
Уеннар күрсәтү

Татар мәдәнияте көннәре програмы яшь буынны тәрбияләү темасын ассызыклады. Төп максатлары – җәмгыятьнең әхлакый һәм рухи берләшүчесе буларак, татар милли мәдәниятенең чыганагына яшь буынны җәлеп итү, татар халкының традицион мәдәниятен, фольклорын пропагандалау, милләтара, динара толеранлык, ягъни аңлашу булдыру, Омски төбәгендә яшәүче төрле милләт халыклары арасында үзара ихтирам тәрбияләү.

Татар ашлары
Татар ашлары

Чарада халык музыка коралларында уйнаучы башкаручы-осталар, татар ризыклары әзерләүчеләр һәм сатучылар, төрле остаханәләрдә, этник кәсеп-һөнәр ярминкәсендә, түгәрәк өстәлләрдә,"Аулак өй" күңел ачу, концерт програмнарында катнашучылар белән, җәмгысы йөз кешегә якын булды.

Омскидан оештыручылар – өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте һәм "Алмаз" татар яшьләре оешмасыннан башка, "Умырзая" татар-башкорт ансамбле белән шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте, рәссам Зөһрә Алтынбаева, киемнәр тегү остасы Ермәк Хапизов катнаштылар. Зөһрә ханымның асылда татар темасына ясалган рәсемнәре стендларда урын алган иде.

Татар күлмәкләрен күрсәтү
Татар күлмәкләрен күрсәтү

Ермәк Хапизов "Түгәрәк өстәл" утырышы барышында татар костюмнары тарихы, бүгенге көн киемнәре турында мавыктыргыч нотык сөйләде, аның иҗаты, татар бизәкләре белән тегелгән күлмәкләрдә күрсәтелде. Дуслык йортының фойесында борынгы татар киемнәре, йорт-җир әйберләре, китаплар, кайбер музыка кораллары күргәзмәләре куелган, пәрәмәч, кыстыбый, өчпочмаклар белән сөтле чәй тәмләп карарга да мөмкин иде.

Омски өлкәсендә үткәрелгән татар мәдәнияте бәйрәмендә җирле рәсмиләрдән Омски өлкәсе хакимиятенең рәис урынбасары, губернатор аппараты җитәкчесе Владимир Компанейщиков, ерактан килгән кунак, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов булды. Омскиның Дуслык йортында үткәрелгән чарага, өлкәдәге татар оешмалары эшчәнлелегенә Илдар әфәнде уңай бәя бирде. Беренче чиратта ул оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде.

Илдар Гыйлметдинов: "Татар бетә дип елап утырмаска кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:09 0:00

"Җәмәгать эшендә йөреп, татарның гореф-гадәтен, мәдәниятен саклауда бераз гына өлеш кертсә дә, мин андыйларга рәхмәтле. Соңгы вакытларда мондагы оешмаларның эшләре җанланып китте, татар эшчәнлегендә егетләребез күбрәк эшли башлады. Шушындый фестивальләр, бәйгеләр оештырып, татарларны бергәләп җыеп, аралаштыру – бик зур әһәмияткә ия. Татар телен укытуга игътибарны арттырырга кирәк. Әсбаплар белән без ярдәм итәбез.

​"Татарстан - Яңа гасыр" каналы бар, бер генә республика да андый каналлар булдырмаган, бер республика да федераль теркәү узган китаплар белән тәэмин итми, шулкадәр фестивальләр үткәреп, балаларны, яшьләрне үзенә җыймый. Ата-аналар да үзләренең балалары телне белергә тиеш дигән фикердә торып, үзләре дә тырышсын иде. Мин дәүләтнең ролен дә бетереп куя алмыйм, әлбәттә, җирле органнар алдында да, федераль органнар алдында да үзебезнең сорауларны куябыз һәм кайбер нәрсәләрдә без аңлау табабыз. Хәрәкәтләнергә кирәк, шул вакытта гына без эшне эшли алабыз. Ә хәрәкәт бар", диде Илдар әфәнде Гыйлметдинов.

Концерт барышында
Концерт барышында

Омски өлкәсенең татар мәдәнияте көннәре зур концерт белән тәмамланды. Концерт програмында Омскидан "Умырзая" фольклор халык ансамбле, "Өмет" балалар үрнәк студиясе, "Алмаз" җыр-бию коллективы, Тевриз, Большеречье, Тара районнарынның татар үзешчән сәнгать коллективлары катнашты. Концерт барышында тамашачы залы көчле алкышлардан тынмады. Рәхмәт сүзләре әйтергә сәхнәгә күтәрелгән Илдар әфәнде Гыйлметдинов чыгышларның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте, "мин үземне кайдадыр – Татарстанда утыргандай хис иттем" дигән фикерләрен белдерде.

XS
SM
MD
LG