Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Финляндия сәфәрен татарлар белән очрашудан башлады


Татарстан президенты Финляндия сәфәрен татарлар белән очрашудан башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:13:07 0:00

Татарстан президенты Финляндия сәфәрен татарлар белән очрашудан башлады

15 ноябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиягә эш сәфәре барышында татар мәхәлләсе белән очрашты.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиягә сәфәрен татар мәхәлләсе белән очрашудан башлады. Очрашуда беренче булып чыгыш ясаган Финляндия татар җәмгыяте рәисе Атик Али татарларның Финляндиядә зур хөрмәткә лаек мөселман җәмгыяте булганын белдерде. Париждагы һөҗүмнәрдән соң ул үзе һәм Финляндия татарлары имамы Рамил Билал күпсанлы телевидение һәм радио тапшыруларда чыгышлар ясаган.

Татарстан президенты үз чиратында Финляндия татарларына "алты буын аша динне, телне һәм Татарстан белән элемтәне" саклап калганнарына рәхмәтен белдерде. Татарстанда да "дин булмаса, телне саклап булмаячак", диде Миңнеханов.

Ике көнлек сәфәре барышында Миңнеханов Финляндия президенты Саули Ниинисте белән очраша. 16 ноябрь Русия илчелегендә Татарстан-Финляндия бизнес форумы үтә. Анда катнашу өчен президент белән бергә Татарстаннан икътисад министры, инвестицион үсеш агентлыгы һәм сәүдә-сәнәгать пулаты җитәкчеләре килде.

2011 елның март аенда Миңнеханов инде Финляндиядә яшәүче татарлар белән бер очрашкан иде. Ул вакытта Финляндиядә татар оешмасын җитәкләгән Окан Даһер Миңнехановның Финляндиягә килүен ике дәүләт арасында бәйләнешләрне ныгытуда зур тарихи вакыйга дип атады.

XS
SM
MD
LG