Accessibility links

Кайнар хәбәр

Anonymous һакерлары "Ислам дәүләте" оешмасына сугыш башлый


Anonymous дип аталган һакерлар төркеме "Ислам дәүләте" оешмасына каршы сугыш игълан итте.

Интернетта Anonymous төркеменең "Ислам дәүләте" оешмасына каршы зур киберсугыш башлавы турында видеомөрәҗәгать таралды. Төркемнең тамгасына әверелгән битлек кигән кеше француз телендә кәгазьдә язылганны укып Париж һөҗүмнәре өчен җаваплыларны аулау башлануын белдерә.

"Бу һөҗүмнәрне җәзасыз калдырырга ярамый. Шуңа күрә бар дөнья буйлап Anonymous сезне аулаячак", диелә әлеге видеомөрәҗәгатьтә.

"Сезне бар дөньядагы анонимнар аулаячак. Безнең сезне тотачагыбызны һәм котылырга мөмкинлек бирмәячәгебезне белеп торыгыз". "Без сегә каршы моңарчы булмаган иң зур чараны башлыйбыз. Күп киберһөҗүмнәр көтегез. Сугыш игълан ителде. Әзерләнегез. Француз халкы сездән көчлерәк һәм бу мәхшәрдән тагын да көчәеп чыгачак" ди битлекле һәм тавышы үзгәртелгән кеше. "Без Anonymous. Без легион. Без кичермибез. Без онытмыйбыз. Безне көтегез", дип яный ул.

Бу һакерларның "Ислам дәүләте"нә каршы беренче генә янавы түгел. Ел башында Charlie Hebdo журналына һөҗүмнән соң да шундыйрак янау булган иде.

Һакерлар "Ислам дәүләте" файдасына пропагандада шикләнелгән Twitter хисапларын фаш итү эшен алып бара. Фаш ителгән хисаплар саны инде йөзләр белән исәпләнә. Anonimous әлеге хисаплар хуҗаларының интернетка кайсы урында керүе турында мәгълүматны Европадагы һәм АКШтагы иминлек оешмаларына тапшыра.

Быел Anonymous "Ислам дәүләте" яклы интернет сәхифәләрен үз серверларында урнаштырган күп кенә АКШ һәм Британия ширкәтләрен дә фаш итте.

Җомга кичендә Парижда булган террор гамәлләре өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" оешмасы үз өстенә алган иде. Ул һөҗүмнәрдә 129 кеше һәлак булды, 350дән артык кеше яраланды.

XS
SM
MD
LG