Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт белән Совет арасында. Икенче рус инкыйлабы


Русия Дәүләт Думасында мөселман партиясеннән бер төркем депутат
Русия Дәүләт Думасында мөселман партиясеннән бер төркем депутат

Азатлык тарихчы галим Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" әсәреннән өзекләр тәкъдим итә.

1917 елның башында Русиядә азык-төлек кытлыгы югары ноктага җиткән, күп кенә заводлар ябылган, спекуляция чәчәк аткан, инфляция күләме арткан, дезертирлар саны 1,5 миллионга якынлашкан иде. Әлбәттә, бу хәлләр халыкта зур канәгатьсезлек һәм идарә органнарына карата ачу хисләре кабарткан иде. Патшада илне идарә итү сәләте булмаган диярлек, характеры да бик зәгыйфь иде. Распутин кебек авантюристның патша сараена урнашып Николай IIне һәм аның гаиләсен йогынтысы астына алуы моның шулай икәненә дәлил иде.

Бигрәк тә эшчеләр арасында канәгатьсезлек һәм ризасызлык дәрәҗәсе иң югары ноктага җитә. 1917 елның гыйнварында Русия тарихында, ихтимал, иң җитди забастовкалар башлана. 267 завод һәм фабрикада 23225 кеше эш ташлый. Иң зур забастовкалар Петроградта һәм Мәскәүдә була.

Февраль аенда вазгыять тагын да начарлана, Петроград һәм Мәскәүдәге бөтен эшчеләр дә эш ташлыйлар. Петроградта якынча 200 мең, Мәскәүдә 165 мең, Русиянең башка шәһәрләрендә барлыгы 71 мең эшче стачкаларга катнаша. 25 февральдә забастовкалар бик куркыныч төс ала. Дәүләт Думасы рәисе патшадан халыкның таләпләрен игътибарга алуын сорап телеграмма җибәрә, ләкин Николай II моңа җавап итеп Думаны таратуын игълан итә. Парламент әгъзалары патшаның бу боерыгын үтәмиләр һәм Дума бинасы булган Таврия сараенда утырышларын дәвам иттерәләр. Патша Петроградка берничә хәрби берләшмә җибәрсә дә, солдатларның күбесе гыйсьянчыларга кушыла. Ниһаять, 27 февральдә (12 март) Петроград инкыйлабчылары җиңеп чыга. Дума рәисе Родзянко җитәкчелегендә вакытлы комитет төзелә. 2 (15) мартта исә Вакытлы хөкүмәт корыла, аның премьеры итеп князь Львов билгеләнә. Бер үк вакытта Думаның эшчеләр фракциясе Эшче һәм солдат вәкилләре Советы төзүен белдерә.

Мәскәү инкыйлабчылар ягына күчкәннең соңында шул ук көнне, ягъни 2 мартта, Николай II тәхеттән ваз кичеп, аны бертуган энесе Михаилга тапшыра. Тик анысы да патша булырга теләми. Ул, яңа Конституция проектын әзерләргә тиеш булачак Учредительное Собрание җыелганга кадәр Русиядә бөтен хакимият Вакытлы хөкүмәткә тапшырыла, дип белдерә.

Русия империясендә 1917 елгы февраль революциясеннән соң патша Николай II гаиләсе белән бергә үтерелә, аның бертуган абыйсы Михаил тәхеттән ваз кичә һәм князь Львов җитәкчелегендә Вакытлы хөкүмәт төзелә. Вакытлы хөкүмәт 1917 елның 20 мартында (2 апрель) “Русиядәге бөтен гражданнарның бертигез булуы” турындагы тарихи карарын игълан итә. Ул милли азатлык көрәше өчен өстәмә этәргеч ролен уйный. Ләкин сәяси теориядә һәм көрәш тактикасында тәҗрибәсе булган төрки зыялыларның саны бик аз була. Алар да кадимче динчелләр, милләтче либераллар һәм социалистлар белән хезмәттәшлекне өстен күргән, үзара төрле карашта булулары белән аерылып торган өч-дүрт яшь суллар төркемнәренә бүленә.

1917нең 7 мартында (20 март) Казанның Зур театры бинасында Мөселман Мәркәзи Шураны тәэсис итү җыелышы үткәрелә. Аны адвокат Вәлиҗан Таначев алып бара. Кабул ителгән карар буенча “Милли Шура” төзелә. Аңа адвокатлар Садри Максуди, Фуат Туктаров, мулла Габдулла Апанаев, Бари (Габдулла) Баттал, И. Хәлфин, Нәҗип һәм Ильяс Алкин сайлана. Җыелыш исеменнән Вакытлы хөкүмәткә тәбрикләү хаты җибәрелә. Шулай итеп, яңа хакимияткә лояльлек һәм аның белән хезмәттәшлек итүгә җирлек барлыкка китерелә. Җыелыштан соң тиз арада Идел-Уралның төрле төбәкләрендә оешманың бүлекчәләре ачыла. Казан Милли шурасы моның белән дә канәгатьләнмичә Төркстандагы кардәш халыкларны оештыру максатында комиссия төзи. Аның составында журналист һәм язучы Гаяз Исхакый, Габдулла Баттал (Таймас), Казан медицина факультетын бетергән доктор Гыйззетдин Сәйфелмөлеков, Бәйрут Американ көллиятендә (колледж) укып чыккан Борһан Хәбиб булалар.

Шул ук айларда Вакытлы хөкүмәт үзе дә “Төркистан комитеты”н төзи. Ул биш рус һәм 4 төрки әгъзадан тора. Комитетның рәисе итеп кадетлар партиясеннән Щепкин билгеләнә. Төрки әгъзалар булып комитетка II һәм III Дума депутаты адвокат Садри Максуди, Тургай өлкәсе комиссары казакъ Алихан Бүкәйханов, татар генералы Габделгазиз Дәүләтшин һәм тагын бер казакъ, II Дума депутаты Мөхәммәтҗан Тынышбаев керәләр. Вакытлы хөкүмәт исә “Төркистан губернасы идарә комитеты” төзеп, Сәмәрканд, Сыр-Дарья, Фәрганә, Каспий арты (хәзерге Төркмәнстан) һәм Семиречьене (Җидесу), хәтта Хива белән Бохара ханлыкларын идарә итү кебек бик авыр вазифаны үз өстенә ала.

Бөтен бу вакыйгалар нәтиҗәсендә, 1917 елның апрелендә Оренбур, Самара, Ташкент һәм башка шәһәрләрдә мәҗлесләр һәм җыелышлар үткәрелә. Шул көннәрдә Галимҗан Баруди, Габдулла Баттал һәм Дәүләт Думасының элекке депутаты Кәримулла Хәсәнов зур активлык күрсәтәләр. Гәрчә Баттал, характеры белән пессимист кеше булганлыктанмы, бу эшчәнлекнең уңышсызлыкка очравын язып калдырса да, “Вакыт” газетасының 1917 елның 3 маенда (18 июнендә) чыккан санында аның Казан делегациясен Ташкентка алып баруы һәм анда хәтта “Шураи Ислам” исемле газета чыгаруы турындагы хәбәр басыла.

Шулай ук, Казанда “Милли Шура”ны оештырган Вәлиҗан Таначев та Оренбургта һәм Әстерханда казак шураларын хәрәкәткә китерү өчен иҗтиһад итә. Гомумән, Казан каласының, анда “Милли Шура” оешканнан соң милли хәрәкәтләрнең үзәгенә, рухи күтәрелешнең мәркәзенә әйләнүе ачык күзәтелә.

10 (23) мартта Казан мәчетләрендә Вакытлы хөкүмәт рәисе князь Львовка багышлап хөтбә укыла, аңа котлау телеграммалары күндерелә. Шулай итеп, Казандагы милли оешмалар үзәк белән килешеп эшләргә тырышуларын тагын бер кат исбатлыйлар.

Казанда кабызылган утның кызуы Петроградны да көйдереп ала. Вакытлы хөкүмәт белән Дәүләт Думасының 6-7 кешедән торган “мөселман фракциясе” арасындагы мөнәсәбәтләр җанлана төшә. Дәресрәге, Вакытлы хәкүмәт иң вак сәяси төркемнәр арасында да үзенә союзник булырдайларын әзләргә керешә. Мөселман депутатлары бу форсаттан файдаланып кала. 1917 елның 8(21) мартында мөселман фракциясе Русиядәге тиңдәшләренең хәл тасвирламасын һәм таләпләрен үз эченә алган документны Думаның президиумына тәкъдим итә. Документ кыска вакыт эчендә үз тәэсирен дә күрсәтә һәм Думаның Оренбург губернасыннан депутаты татар Гайсә Еникеев башкарма комитетның алты әгъзасыннан берсе итеп сайлана. Милюков, Некрасов, Коновалов, Годнев һәм Керенский министр итеп сайланулары нәтиҗәсендә депутат вакансияләре ачылган Дәүләт Думасының башкарма комитетына үткәрелгән сайлауда 5 рус кешесе белән беррәттән 1 мөселманның сайлануы мөселманнарда бик уңай яңгыраш таба. Бу вакыйга Русиядә мөселманнарның башка милләтләргә караганда өстенрәк мәртәбәгә ирешүләре буларак аңлашыла. Вакытлы хөкүмәт хәер-хаһлыгын тагын бер күрсәтә: Төркстанда һәм дала өлкәләрендә 1916 елда булып үткән башкүтәрү хәрәкәтенә катнашучыларга амнистия игълан итә. Ул гына да түгел, патша режимы вакытында Мәхкәмәи-Шәргыянең мөфтие итеп сайланган һәм халыкта үзенә карата тискәре хисләр уяткан Бәязитовны урыныннан төшерә. Дәүләт Думасының мөселман фракциясе әгъзалары аз булулары сәбәпле ифрат зур тизлек белән булып торган үзгәрешләргә иярә алмаячакларын аңлап, “Русия мөселманнарының вакытлы мәркәзи бюросы”н төзиләр. Яңа органга татарлардан Сәлимгәрәй Җантурин, Нәҗип Корбангалиев, Исмәгыйль Лиманов, Төньяк Кавказдан Әхмәд Салихов (Цаликов), башкорт Зәки Вәлидов, үзбәк Мостафа Чокаев һәм казакъ Алихан Бүкәйханов сайланалар.

1917 елның 15-17 (28-30) мартында Петроградта Дәүләт Думасы әгъзасы И.Әхтәмов рәислегендә конференция җыела. Анда 22 кеше катнаша. Конференциядә мөселманнарның язмышын алга таба шактый дәрәҗәдә билгеләячәк карарлар кабул ителә. Алар арасында иң мөһимнәре – Бюроның "Известия Временного центрального бюро российских мусульман" исемле басма органын гамәлгә кую һәм илнең киләчәге турында фикер алышу өчен 1 (14) майдан да калмыйча Бөтенрусия мөселманнары корылтае җыю. Корылтайга мөселманнарның һәр катлавыннан делегатларны катнаштыруга аерым игътибар ителә, шулай ук хатын-кызлар һәм хәрбиләр (Петроград гарнизоны, Кырым полкы, Кавказ дивизиясе, осетин полкы, төркмән полкы һәм башкалар күздә тотыла) вәкилләрен чакыру кирәклеге ассызыклана. Икенче тарафтан, бигрәк тә мөселман зыялылары якын күргән кадетлар партиясе отыры куера барган сәяси атмосферада мөселманнарны үзенә тарту максатыннан Дәүләт Думасының мөселман әгъзаләренә (алар партиягә кермәгән очракта да) тиз арада тупланачак фирка корылтаена катнашу хокукы бирә.

(Дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG