Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай татарлары Казанда татар-кытай дуслыгы кичәсе үткәрде


Кытай татарлары Казанда татар-кытай дуслыгы кичәсе үткәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

21 ноябрьдә Казанда кытай-татар дуслыгына багышланган ике милләт мәдәниятен берләштергән кичә узды. "Кытай татарларының Казанга килеп укый алуы – Татарстанның безгә иң зур бүләге", ди чараны оештыручы Ирҗан Бикчәнтәев. Максатлары – Русия һәм Татарстан белән дуслыкны ныгыту.

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган татар-кытай дуслыгы кичәсенә йөзләгән кеше килде. Оештыручылар 200ләп тамашачы булды, ди. Әлеге чараның җаваплы вәкилләре – Кытайдан килеп башкалада укып иҗат итүче татар яшьләре иде. Автор-башкаручы, Кытай татары Ирҗан Бикчәнтәев Азатлыкка үзен оештыручы дип таныштырды. Казанда беренче татар-кытай кичәсе уздыру теләген алар Татар конгрессы рәисе Ринат Закировка әйтәләр һәм шул рәвешле бу чара Закиров белән бәйле барлык диярлек чаралар уза торган “Казан” үзәгендә оештырыла.

Әлеге чара татар-кытай телендә барды, татар-кытай җыр-моңнары, уен кораллары яңгырады. Махсус кунак буларак билгеле сәнгать әһеле, җырчы Рөстәм Маликов чыгыш ясады.

Кичәдә катнашкан Кытай татарлары ике ил арасындагы дуслыкның елдан-ел ныгый баруына ышана. Бигрәк тә татарлар белән кытайларның үзара хезмәттәшлеккә омтылулары аларны сөендерә.

“Татарлар барган җирләренә мылтык тотып түгел, китап, мәдәният, сәнгать тотып барганнар. Кытай республикасында 56 милләт вәкиле яши. Татарлар сан буенча 52 урында, ләкин зыялылык буенча беренче урында. Бу ата-бабаларыбызның тырышлыгы һәм без аны дәвам итеп нәтиҗәсен күрәбез. Кытай балаларының Казанда укуларының төп сәбәбе – телне, динне, мәдәниятне, әдәбиятне, тарихны өйрәнү”, диде Кытайның Колҗа шәһәреннән килгән укытучы Гыйззәтулла Хәсән. Ул иҗади кеше, баянда уйный, шигырьләр яза. Бу кичне, күрүебезчә, сәләтле Кытай татарларын җыярга тырышканнар.

Алар барысы да диярлек 80гә якын татар баласының Казанга килеп укый алуына республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде. Казан федераль университетының әзерлек курсында укучы Нурзат Нурбаев фикеренчә, Татарстан аларны читкә какмый, үз итеп, бергә җыя, укыта, ди ул.

Татар-кытай кичәсен оештыручы Ирҗан Бикчәнтәев бу чараның әһәмиятлеген гадәти булмаган чагыштырулар белән аңлатырга тырышты.

“Татарстан бер зур агач дисәк, дөньядагы татарлар аның ботагы, яфраклары. Без Казанның һәрбер уңышына сөенеп яшибез. Кытай татарларының Казанга килеп укый алулары – Татарстанның безгә иң зур бүләге булып тора”, ди Ирҗан. Алга таба татар-кытай дуслыгы нинди үзгәрешләр алып килсен дигән сорауга, Казаннан Кытайга турыдан-туры очкычлар очсын, татар-кытай мәдәни чаралары, концертлары ешрак булсын дип теләде ул.

XS
SM
MD
LG