Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым ягулык министры эшеннән алынды


Кырымда банкларга өстәмә саклану чаралары куелды
Кырымда банкларга өстәмә саклану чаралары куелды

Кырым башлыгы Сергей Аксенов Кырым ягулык министры Сергей Егоровны эшеннән алды.

Кырым ягулык һәм энергетика министры Сергей Егоров вазифасыннан бушатылды. Бу хакта Кырым башлыгы Сергей Аксенов карары бар, аның урынына Аксеновның киңәшчесе Светлана Бородулина билгеләнде.

"Интерфакс" хәбәрендә Егоров "гадәттән тыш хәл вакытында эшли алмавы" сәбәпле эшеннән алына,диелгән. Украинада узган атнада дүрт электр үткәрүче линиядә шартлаулар булуы сәбәпле Кырым утсыз калды. Аксенов мондый хәлнең кимендә 22 декабрьгә кадәр дәвам итәчәген белдерде. Электр график белән бирелә. Дүшәмбе көнне дәүләт һәм шәһәр хакимиятләре генә эшкә чыкты, балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йортлары ябык булды. Хастаханәләр, почта, һава аланы, вокзаллар эшли, дип хәбәр ителә. Хакимиятләр кафе һәм рестораннарга кичке 10да ябылырга кушты.

XS
SM
MD
LG