Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда өйләрдә утны төнгә генә биреп алалар


Кырым дүртече тәүлек энергоблокадада яши. Халык капчыклап ипи, шәм ала. Бензин бәясе артты. Утсыз калган Акмәчеттә Путин сурәте генә балкый.

Кырымның Джанкой ипи пешерү комбинатында бүген халык ипине капчыклап, чират торып алды, дип яза Кырым.Реалии. Азатлыкның Акмәчеттәге хәбәрчесе сүзләренә караганда, сишәмбе көнне мәктәп балаларын беренче дәрестән соң өй эше биреп берничә көнгә кайтарып җибәргәннәр. Алга таба укулар турында хәбәр итәчәкләрен әйткәннәр. Балалар бакчалары дүшәмбедән бирле ябык.

“Банкоматлар эшләми. 23-27 ноябрь эшләмибез, дип язылган. Генератор тапкан кибетләр эшли. Үз күзем белән күрдем, бер кибет хуҗасы генераторны машинасына кабызган, аннан кибеткә чыбыклар сузган, суыткычларны шулай эшләтә, телефон элемтәсе начар”, дип сөйләде Азатлык хәбәрчесе.

Керичтән 75 км ераклыктагы Щелкино шәһәрендә халыкны су һәм җылы ризык белән тәэмин итү урыны булдырылды. Кырымның зур өлешенә газ кертелмәгән, Щелкино шундый шәһәрләрнең берсе. Үзәк мәйданда халык кайнар чәйгә чират тора. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре монда тәүлек әйләнә эшли.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кырымда халыкны ашата
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:33 0:00

Өйләрдә утны берничә сәгатькә генә биреп алалар. Ут бирү җәдвәле төзелгән. Бакчасарай, Акмәчет, Карасубазар кебек кырымтатарлар күпләп яшәгән шәһәр-районнарда электр төннә генә бирелә.

"ФСБ, хәрби бүлекләр, полиция кебек урыннар яхшы яктыртыла. Кырымда җитештерелгән электр энергиясе – 300 мегаватт, гади халыкка җиткән булыр иде, әмма хәрби бүлекләргә инде җитми. Ләкин оккупантлар башка төрле фикер йөртә – беренче чиратта үзен тәэмин итә", диде Азатлыкка Мостафа Җәмилев.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кырымга 300 күчмә генератор китерде
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кырымга 300 күчмә генератор китерде

22 ноябрьдән бирле Кырым гадәттән тыш хәлдә яши. Украина белән чик буенда электр чыбыклары өзелгәннән бирле Украинадан электр туктатылды. Кырым электрэнергиянең өчтән ике өлешен Украинадан ала иде. Инде ике тәүлек ут бары тик хастаханәләрнең операция һәм реанимация бүлекләре, ашыгыч медицина хезмәте, дәүләт оешмалары кебек мөһим урыннарга гына бирелә.

Украина президентының кырымтатар мәсьәләләрендәге вәкиле Мостафа Җәмилев бүген Киевта матбугат очрашуында, эштән чыккан дүрт электр баганасының берсе алдагы берничә көндә төзәтеләчәк, диде. Әмма ул линиядән электр җибәрүнең шартлары бар, диде Җәмилев.

"Вазгыятьне тотрыкландырыр өчен Кырымга 220 мегаватт энергия биреләчәк. Әмма яңадан ул энергиянең хәрби базалар һәм заводларга биреләчәгенә шигебез бар", диде Җәмилев.

Электр бирүнең шарты итеп ул "26 февраль" эше нигезендә гаепләнеп изоляторда утыручыларны иреккә чыгаруны куйды.

Кичә Кырым башлыгы Сергей Аксенов Кырым тагын бер ай чамасы утсыз калырга мөмкин, дип белдерде. Керич күпере аша электр чыбыклары сузарга шул кадәр вакыт кирәк булырга мөмкин. “Тынычлык теләсәң – сугышка әзерлән”, диде Аксенов. Гадәттән тыш вазгыятьтә “начар эшләве сәбәпле” Кырым энергетика министры эшеннән алынды.

Утсыз калган Акмәчеттә Путин сурәте балкып тора
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:48 0:00

Кырым блокадасын оештыручыларга каршы Кырымда җинаять эше ачылды. Кырымның үзендә татарлар арасында аны хуплаучылар да, каршы чыгучылар да бар. Хуплаучылар блокаданы хокуклар өчен көрәшнең бердәнбер чарасы итеп күрсә, каршы чыгучылар андагы кырымтатарларның үз милләттәшләренә каршы эшләвен белдерә. Кырымда исә репрессияләр башланудан куркалар. Сишәмбе көнне Милләтләр эшләре комитеты каршындагы Медиа үзәктән шалтыратып татар зыялылары, газета һәм журнал башлыкларыннан блокадага мөнәсәбәтләрен белешкәннәр.

XS
SM
MD
LG