Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җиңү китергән бәләкәй сугыш" ни белән бетәр?


Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган (с) һәм Русия президенты Владимир Путин G20 саммитында. Анталья, 15 ноябрь 2015
Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган (с) һәм Русия президенты Владимир Путин G20 саммитында. Анталья, 15 ноябрь 2015

Әгәр халыкны прәннек белән дә, камчы белән дә тыңлата алмыйсың икән, аның түбән инстинктларында уйнап, тышкы дошманга каршы берләштерергә кирәк. "Җиңү китергән бәләкәй сугыш" алымы – Русия сәясәтчеләре өчен алыштыргысыз чара.

"Революцияне булдырмас өчен безгә җиңү китергән бәләкәй генә сугыш кирәк", дигән 1904 елда Русиянең эчке эшләр министры Вячеслав Плеве. Илнең эчке проблемнарын чишү өчен бүгенге заман сәясәтчеләре һаман да шушы алымны куллана. Плеве күңеле сораган “җиңү китергән бәләкәй генә сугыш” хурлыклы җиңелү белән тәмалана, әмма Плеве хурлыклы солых килешүен күрми кала - аның гомеренә 1904 елның җәендә террорист ыргыткан бомба нокта куя.

Бүгенге Төркия кичәге Русияне хәтерләтә. Төркиянең дә эчке сәясәте мактанырлык түгел – Эрдоган хакимият вертикале кертергә тырыша, әмма халыкның зур бер катламы моңа каршы чыга, аерым регионнарда сепаратизм күзәтелә, президент фиркасенең рейтингы түбән тәгәри. 2012-2013 еллардагы Русия диярсең. Ул вакытта хакимият вертикалендә чатнаган эзләр пәйда булды, халык Сазлык мәйданына чыгып Путинны куа башлады, Мәскәү Кавказны, Себер Мәскәүне ашатырга теләми. Сочидагы Олимпиада да, пенсионерларга,бюджеттагыларга бирелгән тиеннәр дә, телевизордан көн-төн мактаулар да Путинның да, “Бердәм Русия” фиркасенең дә түбәнгә тәгәрәгән рейтингны күтәрергә сәләтле түгел.

Җиңү китергән бәләкәй сугыш – сәясәтчеләр өчен алыштыргысыз дәва чарасы

Шундый шартларда "җиңү китергән бәләкәй сугыш" – сәясәтчеләр өчен алыштыргысыз дәва чарасы. Әгәр халыкны прәннек белән дә, камчы белән дә тыңлата алмыйсың икән, аның түбән инстинктларында уйнап, тышкы дошманга каршы берләштерергә кирәк. Украинадагы вазгыятьне Русия җитәкчелеге бик оста гына үз файдасына борды: “Безнекеләрне кыйныйлар!” Безнекеләрне кыйнаганда карак, сатлык һәм гарык иттергән хакимият вәкилләренә каршы сүз әйтү хыянәт булып санала – ничек инде ул, ил куркыныч алдында булганда түрәләргә каршы сүз әйтәсең? Җиңү китергән бәләкәй сугыш – Кырымны империячел рухлы Русия халкы күктән төшкән майлы калҗа дип кабул итте. Ул Кырымнан үзенә бер генә микъдар булса да файда килмәсә дә, куанычлар эчкә сыймый – без бит мичтәге арыш сугучы макакайларның кирәкләрен бирдек! “Кырымны алудан сиңа конкрет ни файда?” дигән сорауга “кырымбезнекеләр” бер җавап бирергә өйрәнде – файда гел акча белән генә исәпләнми, бу геополитика, белдеңме! Ә геополитика уңай булсын өчен без санкцияләр китергән казаларга гына түзәргә дә әзер...

Инде менә шул кешеләр дөнья күчереп Төркияне сүгәләр, гаҗәпсенәләр – бер хәрби очкычны бәреп төшерү Төркиягә бернинди файда да китерми, ә зыян миллиардлаган доллар булырга мөмкин.

Төркиянең адымнарына бәя биргәндә, үзебездән чыгып уйлап нәтиҗә ясагыз

Буза куптарган кешеләргә үз сүзләре белән җавап кайтарасы килә. Төркиянең адымнарына бәя биргәндә, үзебездән чыгып уйлап нәтиҗә ясагыз. Әйе, хәрби очкычны бәреп төшерү Төркиягә икътисади файда китерми. Ә Кырымны алу Русиягә икътисади файда китердеме? Әйе, Төркия ул очкычны бәреп төшерми дә кала ала иде. Әмма бәреп төшерде, чөнки - геополитика. Ә бит Русия дә Кырымны алмыйча кала ала иде. Әмма алды – геополитика. Төркия очкычны бәреп төшерергә алдан әзерләнгән – видеооператорлар, фотографлар әзер торганнар. Ә бит Кырымның да алыначагы Янукович президент кәнәфиеннән баш тартканчы ук әзерләнгәне соңыннан билгеле булды. “Кырымны кайтарган өчен” медалендә 20 февраль датасы тора, ә Янукович үз кәнәфиеннән 22 февральдә колак какты.

Русия Украинаның бер өлешен үзенеке, ялгыш кына бәйсез дәүләткә әйләнгән дип санаса, Төркия дә шул рәвешчә үк Сүрияне үзенеке итеп саный. Кырым, Донбасс элек Русиянеке булганмы? Сүрия дә әле йөз ел элек кенә Госманлы империясенеке иде. Русия Кырым, Донбасста үз халкы яши дип санаса, Төркия дә Сүриядә яшәүче төрки халыкларны үзенеке дип саный һәм алар яшәгән җирләрне бомбага тотуны тыныч кына карап утыра алмаячагын белдерә. Дөрес, халыкны реаль яклауга килгәндә Русия дә, Төркия дә “үз җирендәге” хәлләргә бармак аша гына карый, бу җирдә кардәш халыклар яшәве сәясәтчеләргә үз проблемнарын хәл итү өчен генә кирәк. “Русларны яклыйбыз” дигән шигар белән Донбасста башланган сугышта меңләгән рус кешесе һәлак булды. Төркия дә Сүриядәге төрки халыкларны чынлап торып исән калдырырга теләсә, чикләрен ачып, аларны үзенә кабул итә алыр иде. Әмма Төркия өчен аларның Сүриядә яшәве кулайрак – анда төрки халыклар булмаса, кемнедер яклыйбыз дип тавыш чыгарып булмаячак бит.

“Русия Кырымны алуы аркасында миллиардлаган сумнан колак кагачак”, дигән иде икътисадчылар 2014 елда. “Төркиянең бу адымы миллиардлаган чыгымга китерәчәк”, ди икътисадчылар бүген. Әмма “җиңү китергән бәләкәй сугыш” алымын кулланучылар төкерә ул миллиардларга. Хакимият кулдан ычкына монда, аңлыйсызмы, хакимият кулдан ычкына икән ул миллиардлар барыбер синеке булмаячак. Шуңа да китсә китсен акчалары - хакимият дилбегәсе Путин белән Эрдоган кулында калсын. Халык күрсә күрсен казасын. Анысында эш юк.

Халык сугыш тели икән, ул сугыш чынбарлыкка аша

Халык белән шул халыкка лаек хакимият идарә итә дигән канун яши. 2014 елның язында гаять куркыныч тенденция барлыкка килде. Халык теленә сугыш риторикасы үтеп керде. Халыкның сугыш теләве шулкадәр көчле иде ки, кайбер сайтлар үз форумнарын ябарга мәҗбүр булдылар. Әмма тагын шундый канун да бар – халык сугыш тели икән, ул сугыш чынбарлыкка аша. Бу очракта барысы да хакимияттән тора – ул сугыш риторикасын басамы, барысын да үз агымына саламы, әллә халыктагы сугыш теләгенә юл куямы. 2014 елның язында барлыкка килгән хәрби риторика Донбасстагы сугышны алып килде.

Инде менә тагын хәрби риторика пәйда булды. Интернетта сугышка өндәп яткан кешеләрне мыскыл итеп “диван сугышчылары” дип атыйлар анысы, әмма бер нәрсәне онытырга ярамый – бу күрсәткеч. Бу ил халкының зур бер катламы сугыш таләп итә дигән сүз. Бу тискәре энергия кая да булса тишеп чыгарга мөмкин. Бер “җиңү китергән бәләкәй сугыш”тан исергән халык тагын да җиңү китергән сугыш сорый. Бик куркыныч хәл. Чөнки сугыш таләп итеп яшәгән илнең киләчәге һәрвакытта да хурлыклы тәмамлана.

Русия очкычын бәреп төшерү турында чыгыш ясаган Төркия премьеры Давутоглу чыгышын депутатлар алкышларга күмделәр. Аңлавымча, Төркия халкы арасында да Русия очкычын бәреп төшерүне “җиңү китергән бәләкәй сугыш” буларак кабул итүчеләр күп - бу “җиңү” илнең сәяси лидерларына күктән йолдызлар төшерә. Икътисади сугыш китерәчәк казалар турында уйлаучы юк. Русиядә эшләүче төрек бизнесменнарына, эшчеләргә карата нинди мөнәсәбәт булыр – монысы да кызык түгел түрәләргә. Русия халкына диңгез аръягындагы Кырым әкиятен бүләк иткән кебек Төркия халкына зәңгәр күктән янып төшүче очкыч канлы чынбарлыгын бүләк итттеләр. Шушы җимне йоткан халык сугыш эйфориясе белән исерә һәм уртак дошман алдында Эрдоган тирәсендә берләшә икән, димәк, максат ирешелгән дигән сүз.

Бу вазгыятьтә иң авыры – Русия татарларына

Бу вазгыятьтә иң авыры – Русия татарларына. Төркия – кардәш республика, ә Русия – безнең ил. Җаныңнымы, тәнеңнеме сайлыйсың дигән юллар чатында калды татар тагын бер тапкыр. Татарстан тулы төрек бизнесменнары, эшчеләре, Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре әле берничә ай элек кенә хезмәттәшлек үрнәге итеп китерелә иде. Төркиянең чит илләргә инвестициясенең ун проценты Татарстанга туры килә – бу Татарстанга килгән чит ил акчаларының дүрттән бере дигән сүз (биш елга ике миллиард доллар). Кастамону, Хәят, Колуман һәм башка оешмаларда йөзләгән кеше эшли. Әле планлаштырган инвестицион проектлар да бик күп. Туризм – үзара мөнәсәбәтләрнең бер кечкенә генә өлеше.

Кырым татарларына карата мөнәсәбәт Казан татарлары арасында низаг нигезенә әйләнсә, хәзер Төркиягә мөнәсәбәт кешеләрне “безнеке-сезнекенә” аеру чарасы буларак хезмәт итәчәк. Һәм иң кызганычы – кайсы гына юлны сайласак та, татар гаепле булып калачак һәм оттырачак. Чөнки ни Рәҗәбе, ни Владимиры безнеке түгел.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG