Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар телендә өстәл уеннары бик кирәк"


Ирек Хәйруллин
Ирек Хәйруллин

Казанның 2нче лицей-интернат укучысы Ирек Хәйруллин татар телендә "Хәрәкәт" өстәл уенын әзерләгән һәм аны киң таратырга тели. Бу атнада IT-parkта узган "Kazan StartUp Weekend" чарасында ул бу уенын тәкъдим итте.

27-29 ноябрь көннәрендә Казанның IT-parkында "Kazan StartUp Weekend" исемле чара уза. Биредә бизнес, заманча проектлар белән кызыксынучы яшьләр, студентлар, мәктәп укучылары өчен күпләп мастер-класслар, семинарлар оештырыла, күп кенә мәртәбәле кунаклар чыгыш ясый, инициатив яшьләргә үзләренең “StartUp” (башланган) проектларын тәкъдим итү, аларга иганәчеләр табу мөмкинлеге бирелә.

Чарада кызыклы татар проектын да күреп булды. Казанның 2нче лицей-интернаты оештырган стендта татар телендә “Хәрәкәт” дип аталган өстәл уены белән танышып була иде. Түбәтәйле егетләр кунаклар белән татарча исәнләшеп, туган тел үсеше, аны өйрәнү өчен уеннар булу әһәмиятен сөйләде һәм үзләре чыгара башлаган өстәл уенын да күрсәтте. Проект башында Ирек Хәйруллин тора. Ул Азатлыкка да үзе ясаган уен турында сөйләп бирде.

Ирек 2нче лицей-интернатның унберенче сыйныфында укый. Хәзерге вакытта ул имтиханнарга әзерләнү белән мәшгуль булса да, буш вакытларында татар теле өчен файдалы булган кызыклы проектларда катнаша. Шуларның берсе булган “Безнең тәҗрибә” проекты белән укучыларыбыз инде таныш. Хәзерге вакытта Ирек “Хәрәкәт” уенын үстерү өстендә эшли.

– Ирек, иң башта аңлатып китче, “Хәрәкәт” уены – нәрсә ул?

– “Хәрәкәт” – ул өстәл уены. Аны такымнарга бүленеп уйныйлар. Мәктәптә дә уйнап була, гаилә белән дә уйнау кызык, теләсә нинди компаниягә дә яраклы. Кыскасы, бөтен татарлар яратып уйный алган проект бу.

“Хәрәкәт” уены
“Хәрәкәт” уены

Уен кагыйдәләре гади. Уенчылар такымнарга бүленәләр һәм һәрбер такымнан чиратлап бер уенчы башкаларга берәр сүзне яки гыйбарәне аңлата. Моның өчен махсус картлар ясалган. Уенчы бу сүзләрне 60 секунд эчендә йә ишарәтләр белән күрсәтергә, йә сүз белән аңлатырга, йә рәсем ясап аңлатырга тиеш була. Такымы сүзне аңлаган очрагында уен кырында алга йөри, юк икән, киләсе адымны көтә. Финишка җиткән беренче такым җиңә.

– Бу уенны татарча ясау теләге синдә ничек туды соң?

– Дусларым белән өстәл уеннарын бик яратып уйныйбыз. Тик татарча уеннарны күргәнем юк шул. Яшьләрнең татарча сөйләшүен телибез икән, аларга татарча уеннарны да булдырырга кирәктер бит инде. Беркем дә моның белән шөгыльләнмәгәч, үзем моны башкарырга булдым.

Өстәвенә, татар теле дәресләренә дә интерактивлык җитмәвен сизәм. Инглиз теле дәресләрендә күпме кызыклы уеннар, сүзле картлар кулланалар, бездә бу җитеп бетми. Шуңа бәйле татарча өстәл уенын ясау фикере туды да инде.

– Бу эшкә ничек алындыгыз? Башкару процессы ничегрәк узды?

– Беренче чиратта, безнең лицейда “Татарча проектлар ярминкәсе” дигән чара уза. Анда укучылар татар теленең заманча үсеше өчен заманча проектлар башкара, аларны тәкъдим итә. Иң башта бу ярминкәгә без бөтен дөньяга таралган “Активити” дигән өстәл уенын тәрҗемә итәргә булдык. 120 картта 6-шар татарча гыйбарәне язып чыктык.

Чарада укучылар уенны уйнап та күрсәттеләр
Чарада укучылар уенны уйнап та күрсәттеләр

Соңрак исә уенны тулысынча татарчалаштырырга булдык. Кагыйдәләрне бераз төзәткәләдек, уникаль дизайн уйлап таптык: хәзер уенда татар милли орнаментлары кулланылган. Шулай итеп яңа уен барлыкка килде. Исеме итеп “Хәрәкәт”, шигаре итеп исә “Хәрәкәттә – бәрәкәт” гыйбарәсен алдык.

Хәзер уенның ике вариантын ясадык: гади вариант белән беррәттән “бүләк” форматын да ясадык. Татар теле янына кечкенә хәрефләр белән инглизчә дә сүзләрне тәрҗемә иттек, шулай итеп хәзер аны татарларга – инглиз телен өйрәнү, чит ил кешеләренә татар телен өйрәнү өчен кулланып та була.

– Бу уенны ничек сатып алып була? Кайдан табып була?

– Хәзерге вакытта теләгебез – иганәчеләрне табу, бу уенны аякка бастыру. Аны күпләп таратырга теләр идем. Максатыбыз – акча эшләү түгел, әлбәттә, тик финанс мәсьәләне хәл итү кирәк.

Якын арада xarakat.tatar дигән сайтыбыз эшләп китәр. Шунда уенны алырга теләүчеләр теләк белдерерләр дип ышанабыз, уенны аларга сатырга дип ниятлибез.

– Димәк, синеңчә, татарча өстәл уеннарының әһәмияте зур?

– Әлбәттә, татар телендә өстәл уеннары бик кирәк! Моның тел үсеше өчен файдасы бик зур дип саныйм. Беренчедән, аны уйнап, телне өйрәнеп, камилләштереп була. Икенчедән, аның белән буш вакытны татарча кызыклы һәм файдалы уздырып була.

IT-park мөдире Антон Грачев (уртада) татарча проектны югары бәяләде
IT-park мөдире Антон Грачев (уртада) татарча проектны югары бәяләде

Мондый төрдәге проектларның әһәмияте шактый зур, минемчә. Бу яшьләр арасында телне активлаштырачак, татар теленең кулланылышын арттырачак. Хәтта Рөстәм Миңнеханов та татарча уеннар ясау кирәклеген ассызыклаган иде бит.

Проектны күрсәтү барышында егетләр янына IT-park мөдире Антон Грачев та килде. Ул уенны шактый югары бәяләде, теләктәшлек белдерде, хәтта уенны сатып алырга булды.

Уен 4-5 декабрьдә Казанның 2нче лицей-интернатында узачак “Татарча проектлар ярминкәсе”ндә дә күрсәтеләчәк.

XS
SM
MD
LG