Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрекмәнстан: ярым-ачык илгә сәяхәт


Төрекмәнстан яшьләре кунакларны каршыларга әзерләнә
Төрекмәнстан яшьләре кунакларны каршыларга әзерләнә

Дөньяның иң ябык һәм серле илләрнең берсе – Төрекмәнстанда булып кайтырга насыйп булды. Бу илдә алган тәэсирләремне уртаклашырга булдым.

Төрекмәнстан турында ниләр беләбез?

– Урта Азиядә урнашкан элеккеге совет республикасы.

– Дәүләт белән идарә иткән Төрекмәнбашы Сапармурат Ниязов үзен аллага диярлек тиңләгән, шәхес культын булдырган.

– Газ запаслары гаять зур. Шуның хисабына яшиләр дә.

– Нейтраль дәүләт. Даими нейтралитет дәрәҗәсенә ия дәүләтләр алтау: Швейцария, Австрия, Лаос, Камбоҗа, Мальта һәм Төрекмәнстан.

Башкала

Ашгабад – гаҗәеп матур шәһәр. Төрекмәннәр аны “Ак кала” дип йөртә. Икенче исеме – Урта Азиянең мәрҗәне. Чыннан да, Ашгабадта бәйсезлек елларында төзелгән биналарның бөтенесе диярлек ак төстә – ап-ак мәрмәр белән бизәлгән. Төнлә шәһәр аеруча матур – утлар һәйкәлләрне, корылмаларны яктыртып тора. Юллар киң. Машиналар бик аз. Кешеләр юк диярлек. Бары тик автобус тукталышларында гына очратырга мөмкин.

Ашгабад
Ашгабад

Ашгабадта яңа һава аланы төзелә. Ул Урта Азиянең иң зур аэродром комплексы булачак. 2017 елда ачылырга тиеш. Җәдвәлгә күз салсаң, Төрекмәнстанның Төркиягә күбрәк тартылуын аңлыйсың: Истанбулга көненә – 4 очыш, Мәскәүгә 2 очыш башкарыла.

Башкаланың яңа районнары, соңгы елларда төзелгән корылмалары бик матур, әлбәттә. Әмма шәһәр читенә яисә башка вилаятьләргә (төбәкләргә) чыгып китү белән аңлыйсың: СССР заманы узмаган – шул вакыттан бирле калган ике-өч катлы биналар, коймалар... Хәтта юллар да шул чорныкы.

Шәһәр үзәгеннән читтәрәк урнашкан гадәти торак йорт
Шәһәр үзәгеннән читтәрәк урнашкан гадәти торак йорт

Кием

Ханымнар да, туташлар да бөтенесе төрекмән милли киемнәреннән киенеп йөри. Башларында – төрекмәнчә бәйләнгән яулык. Мәктәп укучылары да милли киемнән: малайлар да, кызлар да түбәтәй киеп йөри.

Төрекмән хатын-кызлары автобус көтә
Төрекмән хатын-кызлары автобус көтә

ТВ

Ашгабад һава аланына килеп төшү белән иң гаҗәпкә калдырганы – аэропорт залында эшләп торучы телевизорларның “Россия 24” каналын күрсәтүе. Һәм күп кенә юлчылар аягурә басып шуны карап, тыңлап тора. Төрекмәннәр үзара ана телендә аралаша, урысча зур акцент белән сөйләшә, ә менә хәбәрләрне Русия телевидениесеннән карарга яраталар. Һәрбер өйдә диярлек иярчен тәлинкәләре бар. Алар төрек ТВсен дә, гарәп каналларын да, көнбатыш каналларны да күрсәтә, ә менә халык күбрәк урысныкын карый.

Ашгабад һава аланындагы юлчылар "Россия 24" каналын карый
Ашгабад һава аланындагы юлчылар "Россия 24" каналын карый

Төрекмән каналлары

Алар хакында аерым сөйләргә булдым. Сөйләрлек тә. Илдә берничә канал эшли: “Altyn Asyr” (“Алтын гасыр”), "Watan" ("Ватан"), “Yaslyk” (“Яшьлек”), “Miras” (“Мирас”), “Asgabad” (“Ашгабад”) һәм музыка каналы. Алар бөтенесе дә бер-берсенә бик нык ошаган. Хәбәрләр чыгарылышларындагы сюжетлар үтә дә озын, интервьюлар тагы да озынрак сыман. Тапшырулар төнге сәгать 11-12ләрдә тәмамлана. Програмнар арасында “хөрмәтле президент” Горбангулы Бердымөхәммәдовның цитаталары күрсәтелә. Илдә чыга торган һәрбер газетның баш битендә дә аның гыйбарәләре урнаштырыла.

Төрекмәнстан дәүләт телевидениесе
Төрекмәнстан дәүләт телевидениесе

Төрекмәнстанда нәшер ителүче газет-журналлар
Төрекмәнстанда нәшер ителүче газет-журналлар

"Хөрмәтле президент" сүзләре: "Ватан - башыбызның таҗыдыр"
"Хөрмәтле президент" сүзләре: "Ватан - башыбызның таҗыдыр"

Интернет

Ул юк диярлек. Һава аланында да, кунакханәдә дә Wi-Fi хезмәте йә бөтенләй эшләми, йә бик начар тота. Интернетта бер сәгать (!) утырган өчен 6 манат (якынча 2 доллар!!!) түләргә туры килде. “Facebook”, “Twitter”, “WhatsApp”, “YouTube” ачылмый – алар блокланган. Мөмкинлекләре булганнар йә “В контакте”да, йә “Одноклассники” челтәрендә утыра.

Президент

Ул бөтен җирдә. Википедиядә Сапармурат Ниязов үлеменнән соң шәхес культы юкка чыгарылды дип язылган. Дөресен әйтим: моны артык сизмәдем. Хәзерге президент Бердымөхәммәдовның портретлары – бөтен җирдә: автобусларның алгы тәрәзәсендә, очкыч салонында, биналарда, урамнарда, реклам такталарында... Бөтен җирдән сиңа ап-ак тешле Бердымөхәммәдов елмаеп тора. Газет-журналларны әйтеп тә торасы юк инде.

Горбангулы Бердымөхәммәдовның фотосы Төрекмәнстан һава юллары очкычында эленеп тора
Горбангулы Бердымөхәммәдовның фотосы Төрекмәнстан һава юллары очкычында эленеп тора

Концертта булырга туры килде. Сәхнәдән чыгыш ясаучылар берсе артыннан берсе “хөрмәтле президент”ка рәхмәтләрен җиткерә. Шундый ялкынлы чыгышларның берсеннән соң залдагы халык (берничә мең кеше!) аягүрә басып кул чаба-чаба “Коткаручыбызга дан!” дип кычкыра башламасынмы! “Коткаручыбыз” дигәннәре – “хөрмәтле президент”лары була инде.

Men in black

Кара костюм-чалбар кигән егетләрне башта кунакханә хезмәткәрләре дип уйладык. Юк икән: безне күзәтеп торучылар булып чыкты болар. Урамга чыгу белән “Тегендә бармагыз, менә монда барсагыз яхшырак” дип ипле генә киңәшләрен бирәләр. Аларны кисәтмичә кунакханәдән чыксаң, ачуларын чыгарасың, әлбәттә. Хәйран гына. Кисәтеп чыгуың хәерле.

Кара костюмдагы ир-ат (башлыксыз) чит ил кешеләрен дә күзәтә, төрекмән яшьләренә дә күрсәтмәләр бирә
Кара костюмдагы ир-ат (башлыксыз) чит ил кешеләрен дә күзәтә, төрекмән яшьләренә дә күрсәтмәләр бирә

Хезмәт хаклары

Фәнни дәрәҗәсе булган мөгаллимнәр аена 3 мең манат ала, дип сөйләделәр безгә – якынча 860 доллар. Урам җыештыручының хезмәт хакы – 800 манат (228 доллар). Бензинның бер литры 30 центка төшә. Төрекмәннәр өчен кыйммәт. Элгәре 1 долларга тулы бакны тутыра идек, дип зарланалар. Ә менә газ белән электр бәясе һаман да бик түбән – бушлай диярлек.

Гади халык

Кешеләр базарга барып арзанрак хакка яхшырак әйбер эзли – нәкъ бездәгечә. Тауарлар гадәттә Төркия, Кытай һәм Русиядән кайтартыла. Төрекмәнстанның үзендә берни диярлек җитештерелми. “Хәтта помидорларны да Ираннан кертәбез” дип зарланды бер абый.

Безгә яңа концерт залының ачылышында булырга туры килде. Менә шушы ачылышка, хөрмәтле кунаклар һәм, бәлки, “хөрмәтле президент” килә дип, йөзләгән хатын-кыз, ир-ат, бала һәм карт-корыны куып китергәннәр. Бөтенесе милли киемнәрдән. Кулларында Төрекмәнстан байраклары. Кунакларны каршы ала болар. Репетиция ясыйлар. Кемдер байракларны тотып торачак. Аксакаллар чәчәкләр салачак. Кемдер биюләр башкарачак. Ә кемдер төрекмән милли туй күренешләрен күрсәтәчәк.

Төрекмән яшьләре кунакларны каршыларга әзерләнә
Төрекмән яшьләре кунакларны каршыларга әзерләнә

Вакыты һәм хөрмәтле кунаклар килеп җиткәч (“хөрмәтле президент” тәки килмәде), тантана башланды. Бөтен нәрсә хәрәкәткә килде. Кунаклар концерт залына узды. Концерт ике сәгатьтән артык барды. Кире урамга чыксак, шул ук хатын-кызлар, ир-атлар, балалар һәм аксакаллар һаман басып тора – кунакларны озатасы бар бит.

Төрекмән аксакалларын кунакларны каршы алыр өчен китерткәннәр. Арткы планда (уң якта өстә) дәүләт телевидениесе операторы тиздән башланачак бәйрәмне төшерергә әзерләнә.
Төрекмән аксакалларын кунакларны каршы алыр өчен китерткәннәр. Арткы планда (уң якта өстә) дәүләт телевидениесе операторы тиздән башланачак бәйрәмне төшерергә әзерләнә.

Гади халыкны әнә шулай бәйрәмнән бәйрәмгә йөртәләр – атмосфераны һәм дәүләт ТВсе өчен килешле сурәтне булдырырга.

Милли горурлык хисе

Президент та, рәсми затлар да, дәүләт медиасы да төрекмән милләтенең бөеклеге, аның борынгы тарихы, кабатланмас мәдәнияте турында, Төрекмәнстанның нинди гүзәл ил булганлыгы хакында һәрдаим тәкрарлап торалар. Телевидениедәге тапшырулар төрекмәннәрдә милли хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән, газетларда Ашгабад каласының гүзәллегенә багышланган мәкаләләр басылып тора.

Атларны үлеп яраталар. Һәрбер мәдәни чарада йә ат символы кулланыла, йә тере атлар катнаша.

Концертларда атларны да катнаштыралар
Концертларда атларны да катнаштыралар

Йомгак

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: бер яктан, Төрекмәнстан хөкүмәте халыкны һәрьяклап кулда тота сыман. Интернет юк диярлек, дәүләт ТВсе - чеп-чи пропаганда, "президент" сүзен фәкать "хөрмәтле" сыйфаты белән генә кулланырга рөхсәт.

Икенче яктан, кешеләр Русия һәм Төркия каналларын карый, дөньядагы вакыйгалар белән алар аркылы таныша. Менә шушындый ярым-ябык, ярым-ачык вазгыятьтә яшәүләре аркасында аларның күбесе хөкүмәтнең күп очракта әкият сөйләгәнен абайлый кебек, шул ук вакытта дәүләтләре өчен горурланып, артык үзгәрешләр теләмичә, баш күтәрми гомер итәләр. Чөнки начар яшәмиләр.

XS
SM
MD
LG