Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Төркия базарында Русия тауарларын алыштырырга әзер икәнен белдерә


Алексей Павленко
Алексей Павленко

Украина рсмие Төркиягә бөртеклеләр, кукуруз һәм май кертүне ике тапкыр арттыра алачакларын белдерде.

Украинаның аграр сәясәт һәм азык-төлек министры Алексей Павленко Төркиягә бөртеклеләр, кукуруз һәм май кертүне ике тапкыр арттыра алачакларын белдерде.

"Украина авыл хуҗалыгы тармагы Төркиянең азык-төлек иминлегендә гарант булырга әзер. Әгәр электән килгән хезмәттәшләре Төркиягә чикләүләр кертеп бөртеклеләр җибәрми башласа, Украина бөртеклеләр, кукуруз һәм май кертүне кимендә ике тапкыр арттыра ала. Төркия Украинаның ышанычлы хезмәттәше", дип язды Павленко Фейсбукта.

Аның сүзләренчә, 2015 елның 10 аенда Украина Төркиягә 566 млн долларлык аграр тауар экспортлаган.

Дүшәмбе Русия мәгълүмат чаралары Төркиядән тауар кертүгә чикләүләр булачагы, әмма ул азык-төлекнең кайбер төрләренә генә кагылачагы турында язып чыкты.

Русия президенты Владимир Путин 28 ноябрь көнне Төркиягә чикләүләр кертү фәрманын имзалады. Русия шул ук көннән башлап Төркиягә чикләүләр кертә башлады. Хәзер кайбер азык-төлеккә чикләүләр бар, Төркиягә чартер очышлар, Төркия ватандашларын Русиядә эшкә җәлеп итү тыелган.

24 ноябрьдә Төркия-Сүрия чигендә Русиянең СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч Мәскәү-Анкара арасында мөнәсбәтләр кискенләште. Анкара очкыч илнең һава киңлекләрен бозды дип белдерә, Русия бу белдерүне кире кага.

XS
SM
MD
LG