Accessibility links

Башкортстан ТӨРКСОЙ оешмасы белән хезмәттәшлеген туктата


ТӨРКСОЙ оешмасында катнашучы илләр, шул испәптән Татарстан һәм Башкортстан байраклары
ТӨРКСОЙ оешмасында катнашучы илләр, шул испәптән Татарстан һәм Башкортстан байраклары

Башкортстан республикасы ТӨРКСОЙ оешмасы белән хезмәттәшлеген туктата. Бу хакта республика хөкүмәте карары игълан ителде.

Узган атна Русия мәдәният министры Владимир Мединский ТӨРКСОЙ оешмасы белән бәйләнешләрне туктатачаклары хакында белдергән иде. Ул шулай ук Русия төбәкләренең моңа кадәр әлеге халыкара оешма эшчәнлегендә катнашкан республикаларына һәм төбәкләренә ике арада бәйләнешләрне туктату турында күрсәтмәләр дә юллады. Ул күрсәтмәгә Хакасия белән Тыва шунда ук буйсынган иде инде. Хәзер менә аларга Башкортстан да кушылды.

Төрксой оешмасы ярдәмендә Башкортстан республикасы әлеге оешмага нигез салынган 1993 елдан бирле бихисап мәдәни чаралар оештыра килде. Аларның иң күләмлесе “Туганлык” фестивале. Аңардан тыш төрки театрлар бәйрәмнәрендә, бихисап күргәзмәләрдә катнашу, башкорт һәм төрек телләрендә алмаш китаплар нәшер итү һәм башка байтак чаралар рухи бәйләнешләрне ныгытуга зур этәргеч бирде.

Мәскәүдән кушылган күрсәтмәгә Башкортстанның тиз арада ризалык бирүе республика зыялылары арасында канәгатьсезлек уята. Ике дистә еллык хезмәттәшлектән соң дошманга әйләнүне аңламыйбыз диләр алар. Әлеге хәлгә аптыраучыларның берсе – күренекле татар кылкаләм остасы, Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов. Ул үзе дә ТӨРКСОЙ оешмасы белән тыгыз элемтәдә торучы иҗат әһеле. 2001 елда ул төрки илләр рәссамнарының Төркиядә узган IV җыенында катнашып андагы күргәзмәдә үз эшләрен күрсәтте һәм ТӨРКСОЙ оешмасының Рәхмәт хатына лаек булган иде. Аннан соң да бу оешма тарафыннан оештырылган башка чараларда катнаша килде талантлы рәссам.

Вәкил Шәйхетдинов
Вәкил Шәйхетдинов

– Мин Мәскәүнең бу карары хакында узган атнада ук ишеткән һәм интернеттан укыган идем. Әмма Башкортстанның әлеге боерыкка шулкадәр тиз “ярый” дип ләббәйкә әйтүе мине аптырашка калдырды, – ди Вәкил әфәнде. – Егерме елдан артык дустанә яшә дә, бүген килеп дошманлаш имеш, ни дигән сүз инде бу. Төркиядәге рәссамнар җыенында катнашканда безгә зур хөрмәт күрсәтелде, иҗат өчен иң уңайлы шартлар тудырылды. Хәтта илнең министры үзе яшәгән шәһәргә алып барып безгә бай мәдәни програмнар оештырган иде. Моны һич онытырлык түгел. Ә шушы ике дистә ел эчендә төрки республикаларны һәм Русиянең мөселман төбәкләрен бер-берсенә якынайту, аларның мәдәниятләрен бер-берсенә таныту өчен күпме игелекле эшләр башкарылды. Андый изге гамәлләрне санап бетерерлек тә түгел бит. Без шундый кунакчыллыкка җавап рәвешендә нәрсә эшли алдык соң, минемчә без яхшылап рәхмәт тә әйтә алмадык. Хәзер килеп бөтенләй араларны өзәргә тиешбез имеш. Бу бит үзеңнең коеңа үзең төкерү була. Мәскәүдән нәрсә кушсалар шуны минутында үтәргә әзер безнең түрәләр. Мин моны һич кенә дә аңлый алмыйм. Дөньялар иртәгә әллә нәрсәгә үзгәреп китәргә мөмкин. Минемчә, Мәскәү үз теләгән юлы белән барсын, ә без төрки туганнар белән бергә булырга, дус калырга тиешбез.

XS
SM
MD
LG