Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәйдә дә, "Ямьле" төркеме дә TürkVizyon бәйгесенә бару-бармауларын әлегә белми


"Ямьле" төркеме
"Ямьле" төркеме

TürkVizyonның Татарстандагы хезмәттәше булган "Мәйдан ТВ" каналы директоры Дамир Дәүләтшин Истанбулда үтәчәк бәйгегә бару-бармау өчен республика рәсмиләре күрсәтмәсен көтә.

Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның ТӨРКСОЙ белән араларны өзәргә дигән фәрманын үтәп Башкортстан, Саха, Тыва һәм Хакасия TürkVizyon бәйгесендә катнашмаячакларын белдереп оештыручыларга хәбәр иткән инде. Бу хакта җыр бәйгесенең Википедиядәге битендә язылган.

15 декабрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә узачак балалар бәйгесенә Татарстаннан Сәйдә Мөхәммәтҗанова, 17-19 декабрьдәге яшьләрнекенә "Ямьле" төркеме барырга тиеш иде. TürkVizyon белән хезмәттәшлектә булган "Мәйдан ТВ" татар каналы директоры Дамир Дәүләтшин Истанбул бәйгесенә ике атнадан әз генә артык вакыт калуга карамастан "җырчыларның да, үзебезнең бару-бармавыбызны белмибез", дип белдерде.

"Мәйдан ТВ" – бәйсез канал, акча белән дә, идеяләр белән дә Татарстан хөкүмәтенә бәйләнмәгән. Дәүләтшин быелгы һәм моңа кадәр булган ике TürkVizyon-га сайлап алу бәйгеләрендә өстәгеләрнең йогынты ясамавын да әйтә.

Истанбулга бару-бармауга килгәндә, ул Татарстан хөкүмәтендәге мәдәният, спорт һәм телләрне үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, йә булмаса, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән киңәшергә җыена.

Дамир Дәүләтшин
Дамир Дәүләтшин

​"Бу Мединский белән без хәзер килеп төртелдек, нәрсә эшләргә дә белмибез. Төрки дөнья – Төркия генә түгел, аңа татарлар да, башкортлар да, чуашлар да һәм башка халыклар да керә. TürkVizyon бару-бармавыбызны мин барыбер үзебезнең дәүләт хезмәтендәгеләрдән сорарга тиеш, чөнки мин – үзебезнең Татарстанның ватанпәрвәре", ди Дәүләтшин.

Аның фикеренчә, сәнгатьне сәясәт белән бергә бутау дөрес адым түгел. Мединский күрсәтмәсен дөрес булмаган гамәл дип бәяли. Бер очкыч белән булган хәлне сәбәп итеп араларны өзеп ташлауга да каршы ул.

2 декабрьгә әле "Мәйдан ТВ"га өстән Истанбулга бармыйсыз, TürkVizyon белән булган элемтәләрне дә өзегез дигән күрсәтмә килмәгән иде. Бу фәрман төшә калса Дәүләтшин: "Зур югалту булачак, артистлар да кызганыч, алар нык әзерләнде, костюмнар тектеләр", ди.

please wait

No media source currently available

0:00 0:03:40 0:00
йөкләү

Фейсбукта җыр бәйгесенгә багышланган биттә "Ямьле" төркеменең Истанбулда чыгыш ясавына нык өметләнүе язылган. Хореографлар биюләрен, 2013 елда Turkvizyon-да катнашкан Алинә Шәрипҗанова аларның җырларын чарлауны дәвам итә. Кызлар бәйгегә "Мирас" дигән җыр әзерли һәм сәхнәгә кызыл киемнән чыгарга тели.

Оештыручылар Мәскәү бәйгегә баруны тыяр дип тә борчыла. "Аларның бернинди дә гаебе юк бит. Русиядәге төркиләр ел буе әзерләнде, бу бәйгедә катнаша алмасалар да без аларны нык хөрмәт итәбез. Дуслар, без сезнең өчен! Без сезне яратабыз!", ди алар.

Дәүләтшин төрки дөнья бергә булганда гына мәдәният тә, сәнгать тә үсеш алачак, дип белдерә. Әле "Мәйдан ТВ" телевидение кырына беренче адымнарын атлаганда эфирда күрсәтергә җырлары аз була. Алар татар гына булмасын, башка төрки халыкларның җырлары күренсен дип үзбәкләр, төрекләр, казакълар, азәрбайҗаннар белән сөйләшүләр башлый. Видеолар туплыйлар һәм күрсәтә башлыйлар. Татарстаннан Turkvizyon-ның хезмәттәшләре булуга да электән үк килгән танышлык этәргеч ясый. Әлеге җыр бәйгесе оешкан вакытта республикадагы башка телеканналлар да Turkvizyon белән хезмәттәшлекне дәгъвалаган була.

TürkVizyon бәйгесен күрсәтү "Мәйдан ТВ"га яңа тамашачылар да, реклама да китерә. Бәйге вакытында аларны караучылар бермә-бер арткан.

Истанбулда үтәчәк яшьләр бәйгесендә 30 җырчы катнашырга теләк белдергән. Алар арасында Мәскәүдән "Бәләкәй кыз" дигән җыр белән Зөлһиҗә Илбәкова, Русиядәге ногайлар вәкиле, Ставрополь өлкәсеннән Ислам Сатыров, Кырымнан Сафие Денишаева, карачай-балкарлар яшәгән төбәк вәкиле буларак Ислам Аппаев, кумык кызлары Гульмира Керимова, Фатма Джаппар, Камиля дә бар. Әлегә...

Сәйдә Мөхәммәтҗанова
Сәйдә Мөхәммәтҗанова

​Балалар арасында бәйге 15 декабрь көнне узачак. Башта бу чарага Русиянең төрле төбәкләреннән сигез бала барырга тиеш булган. Төбәк җитәкчеләре Мединский фәрманын үтәп "баш өсте" дип белдергәнгә, алар арасыннан өч баланың, шул исәптән Башкортстан вәкиле Гөлсар Байгускарованың да халыкара бәйгедә катнашу өметләре өзелде. Калган дүрт бала һәм татарстанлы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да өстәгеләрдән нинди фәрман килер икән дип көтә.

ТӨРКСОЙның җыр бәйгесе буларак TürkVizyon-ның беренчесе 2013 елда Төркиянең Искешәһәрендә узды. 2014 елда бәйгене Татарстан башкаласы кабул итте.

2014 елда, Казан төрки дөньяның башкаласы дәрәҗәсен Төрекмәнстанның Мары шәһәренә тапшырганда 2015 елның җыр бәйгесе дә бу шәһәрдә булачак, дип игълан ителгән иде. Аннан соң, 21 февральдә бу бәйгене оештыручыларның берсе – Төркиянең ТМВ каналы TürkVizyon-ның Марыда түгел, ә Төрекмәнстан башкаласы Ашгабадтта үтәчәчәген белдерде. Сәбәпләре әйтелмәде. Август ахырында бәйгенең Истанбулда булачагы игълан ителде.

Дамир Дәүләтшин сүзләренчә, TürkVizyon-2016 Бакыда узачак. Ул шушы көннәрдә оештыручылар белән сөйләшүен һәм бу карарның инде кабул ителүен әйтә.

Төрекмәнстанның Мары каласында ТӨРКСОЙ даими шурасының 33нче утырышыннан соң Азәрбайҗандагы Шәке шәһәренең 2016 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы булачагы игълан ителде. ТӨРКСОЙдагы чыганак Азатлыкка 2016 елда Уфаның башкала дәрәҗәсен дәгъваларга җыенуын, әмма СУ-24 очкычы белән булган хәлдән соң Башкортстан вәкилләренең халыкара оешма утырышына килүдән баш тартуларын сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG