Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: “Хәрби чаралар нәтиҗәсендә “Ислам дәүләте” оешмасын юк итү кирәк


Обама ахыр чиктә «Ислам дәүләте” экстремистик төркеменә каршы көрәшүче АКШ җитәкчелегендәге халыкара хәрби коалициягә ахыр чиктә Мәскәү дә кушылырга мөмкин дип өметләнә.

АКШ президенты Барак Обама хәрби чаралар нәтиҗәсендә “Ислам дәүләте” экстремистик төркемен һәм аның финанс чыганакларын юк итү кирәклеген әйтте.

Парижда климатка багышланган халыкара самитта чыгыш ясап, Обама Сүриягә карата Русия президенты Владимир Путинның стратегиясе тиз арада үзгәрер дип көтми, әмма ахыр чиктә “Ислам дәүләте” төркеменә каршы АКШ җитәкчелегендәге халыкара хәрби коалициягә Мәскәү дә кушылырга мөмкин дип өметләнә.

АКШ президенты американ һәм төрек хәрбиләре уртак тырышлык ярдәмендә Төркия белән Сүрия чиген тулысынча ябарга тиешлеген белдерде. Шул ук вакытта ул Төркиягә Сүрия качакларын кертү кирәклеген әйтте.

XS
SM
MD
LG