Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова: "Казан капканы япканга Төркиягә килдем"


Фәүзия Бәйрәмова Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәүче татарлар белән очрашуда.
Фәүзия Бәйрәмова Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәүче татарлар белән очрашуда.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова конгресс утырышына килмәскә кушканнар. Шуңа ул 65 яшьлеген Төркиядә каршы ала. Аның "Күчем хан" романы төрекчәгә тәрҗемә ителде.

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмовага 5 декабрьдә – 65 яшь. Бу көннәрдә ул Төркиядә татарлар белән очрашулар үткәрә. Аның "Күчем хан" романы төрекчәгә тәрҗемә ителде. Төркиядәге Бөгределик авылы турында китап язу өчен мәгълүматлар тупларга җыена. Татар конгрессы идарәсенең еллык җыенына килеп йөрмәскә кушканга, Бәйрәмова Төркиягә чыгып китәргә мәҗбүр булган.

– Фәүзия ханым, Төркиягә нинди максат белән килдегез?

– Дөньяның үзенең шатлыклары да, кайгылары бар дигәндәй, Төркиядә бик шатлыклы вакыйгалар көтелә. Минем "Күчем хан" романы шушы көннәрдә төрек телендә басылып чыгарга тиеш. Төркиядә яшәүче якташыбыз Фәнис Зыялы китапны төрек теленә тәрҗемә итте.

"Күчем хан" татарлар турында татар телендә чыккан тарихи-әдәби роман. Аңа кадәр Себердәге вакыйгаларны урыс язучылары язды һәм фильмнар да төшергән иделәр. Аларның барсында да Ермак – каһарман иде, ә Күчем ханны бер ерткыч итеп тасвирладылар. Чынлыкта, вазгыять һәм тарих та бөтенләй икенче төрле булган. Мин Себер якларына: Төмәнгә, Тубылга, Омскиларга барып, бу теманы өйрәнеп роман яздым. Ул Казанда ике тапкыр басылып чыкты һәм бик тиз таралып бетте.

"Күчем хан" романын төрек теленә тәрҗемә итәргә кирәк дип киңәштек тә, бу эшкә тотынган идек, чөнки Төркиядә себертатарлар тарихы, алар турында берни дә белмиләр. Идел-Урал татарлары, Казанның алынулары турында башларына керә башлады. Төрекләр гомум тарих булганга Алтын Урданы, фаҗигабыз сәбәпле Казанның алынуын беләләр.

Себертатарлары кем? Себердә нинди көрәш барган? Себер ничек яуланган? Төрекләр моны белми иде. Бу китап шушы бушлыкны тутырыр дип уйлыйбыз. Тәкъдим итү кичәсен Коньяда себертатарлар арасында үткәрергә җыенабыз.

Төркиягә сәфәремнең тагын бер максаты бар – монда себертатарларның Бөгределик дигән авылы бар. Ул хакта Азатлыкка да яздылар, Татарстан телевидениесе дә төшерде. Мин анда ике тапкыр булдым. Исәбем – шушы авылга барып, анда атна-ун көн яшәп, аларның бөтен тарихларын өйрәнәсем килә.

Алар 100 ел элек монда күчеп килгән һәм Габдрәшит Ибраһимов (татар сәясәтчесе, дин әһеле - ред.) 1907 елны аларга Конья тирәсендә җир алып биргән. Бу авылның тарихы әлегә кадәр зурлап язылмаган. Мин бу авыл турында да тарихи роман язарга уйлыйм, әмма аның өчен авылда яшәп, өй саен йөреп, белгәннәрен язып алып, борынгы фотоларны барлап эшләү кирәк. Коньяга да барырга җыенам, чөнки аларның күпчелеге анда яши. Бәйрәм уздыру гына түгел, алдагы китабым өчен дә материал җыярга дип килдем. Элек үк һәм хәзер күчеп килгән татарлар да шактый, алар белән дә очрашырга җыенам.

– Сез бу сәфәрегезне Төркия һәм Русия арасында мөнәсәбәтләр катлаулы вакытта кыласыз. "Төркия һава юллары" очкычы белән очтыгыз. Төркиягә баручыларны очраткансыздыр. Ниндидер хәвеф барлыгы сизеләме?

– Мин очкычта төрекләр белән бергә идем. Анда барсы да ирләр, араларында хатын-кызлар юк иде. Алар бик күңелсез, аралашмыйлар, башлары иелгән, беркем белән дә сөйләшмиләр. Мин аларны күрүгә үк, ничектер, туганнарны кызганган кебек кызгандым. Һава аланына мине Габдулла хәзрәт озата килгән иде, ул: "Төрекләр китә, безгә рәнҗеп китмәсәләр генә ярар иде", диде. Бу уй да минем башыма килгән иде. Матур итеп киенгән, сөйләшмичә, башларын иеп ярты очкыч төрек ирләре китеп барды. Эчемнән генә аларга яңадан әйләнеп килергә язсын дип теләдем, чөнки без аларга ияләндек, без аларны яратабыз.

Иң авыр вакытларда халкыбызны сыендырдылар

Төрек халкының безгә бернинди зыяны да тимәде. Иң авыр вакытларда безнең халкыбызны сыендырдылар. 100 ел элек тә, 150 ел элек тә шулай булды, чукындырганда сыендырдылар, хәзер дә сыендыралар. Шуңа күрә, минем Төркиягә карата рәхмәттән кала бер генә сүзем дә юк. Халкыбыз һәрвакыт дус булды. Дөньялар гел болай гына булмас, яхшы якка үзгәрер дип уйлыйм.

Пәйгамбәребезнең: "дөнья бетә дип ишетсәң дә, кулыңдагы үсентене утырт" дигән хәдисе бар. Минем куркыныч вакытларда монда килеп мәгълүмат туплап йөрүем, ул кулымдагы үсентене утыртып калдырырга тырышу. Мин барыбер элекке эзгә төшәрбез, Төркия белән яхшы мөнәсәбәтләр башланыр дип уйлыйм.

– Төркия арасында вазгыять катлаулангач Русия мәдәният министры Мединский төрки республикаларга ТӨРКСОЙ белән араларны өзәргә боерды. Бу фәрманны "баш өсте" дип Башкортстан һәм тагын берничә республика аралашмаячакларын белдерде. Татарстан дәшми. Сез бу дәшмәүне ничек бәялисез?

– Беренчедән, Мединский бик зур ахмаклык эшләде, чөнки ТӨРКСОЙ Төркиянеке генә түгел. Икенчедән, бер кан, бер тел, бер дин булган халыкларга аралашмагыз дип ничек әйтә ала ул?! Бу бит туганым белән аралашмау дигән сүз. Икенчедән, кайбер республикаларның чатыр чабып әмерне үтәргә йөгерүләре аларның бу халыкара оешмада очраклы икәнлеген күрсәтә.

Татарстанның дәшмәвен батырлык дип бәялим

Бу эшнең, төрки халыкларның тарихларын язу, элемтәләр урнаштыруның башында без, Татарстан торды. Татарстан шуңа күрә бу кара дулкынга кушылмый. Бу очракта мин Татарстанның дәшмәвен батырлык дип бәялим. Шушы ТӨРКСОЙ һәм башка төрки халыкара оешмалар белән дә эшләребез башланып китсен иде дип телим.

ТӨРКСОЙга да үпкәм бар. Бу эшне безнең кебек милләтчеләр, Туран Язганнар, төрек милләтчеләре башлаган иде. Эшне алга таба да чын милли хисле кешеләр белән алып китү кирәк иде. Эшләделәр, эшләделәр дә безнең белән авыр икәнне күрделәр. Бездә идеяләр, хисләр бар, эшебез дә бар, әмма бездә акча юк. Һәм болар хөкүмәт белән эшли башладылар. Ә хөкүмәт белән бәйләндеңме, алар әйткәнне эшләргә туры килә. Хөкүмәт капкаларны ачканда әйбәт кенә эшләделәр. Нәүрүз бәйрәмнәре, төрле фестивальләр дә үткәрделәр. Әз генә үзенә зыян килә башлагач, хәзер менә хөкүмәт шып итте дә туктатты.

ТӨРКСОЙ кайда ялгышлар җибәргәнен уйлансын һәм элек эшли башлаган кешеләргә, урындагы милли хәрәкәтләргә, зур-зур галимнәребезгә, институтларга әйләнеп кайтсын иде. Хөкүмәттән генә көтеп ятмасын. Хөкүмәт ул шундый әйбер – бүген ул бар, ә иртәгә барсын да туктатырга мөмкин.

– Сез туган көнегездә Төркиядә. Бу алдан планлаштырылган идеме, әллә очраклы килеп чыктымы?

– Мин һич кенә дә үземнең гомер бәйрәмемне Төркиядә каршылармын дип уйламаган идем, хәтта китабым чыкса да. Мин Төркиягә соңрак та килә ала идем. Мин беркайчан да чатыр чабып юбилейлар уздырып йөри торган кеше түгел.

Туган көнемдә милләтем белән буласым килгән иде

Шундый мизгелләр була, гомернең ахырга якынлашканын аңлыйсың. 65 бик күп инде ул. Минем бу көнне үз халкым белән, милләтем белән буласым килгән иде. Дөнья татар конгрессы идарә әгъзаларының еллык җыелышын нәкъ шушы көнгә куйган иде. Шунда билгеләп үтәбез дип, чәчәк тә бирергә җыенганнар иде. Мин алай мәшәкатьләнмәгез дип тә әйттем. Минем өчен халкым гына булсын, чөнки ул җыелышка Сахалиннардан, Себерләрдән, бөтен җирдән татарлар килә. Мин гел-гел алар янына барып йөри алмыйм, елына бер тапкыр гына аларны күрәм. Кайсына китаплар биреп җибәрәм, кайсына эш кушам. Мин бу җыенда эш эшләп, сөенеп, очрашып кайтам.

Тарихта беренче тапкыр миңа быел бу җыелышка килмәскә куштылар. "Бу юлы син бу җыелышка килмә", дип әйттеләр. Мин моны ничек кабул итәргә дә белмәдем. Ул вакытларда әле, очкычлар шартламаган, бу хәлләр булмаган иде. Телевизордан Мәскәү каналыннан "татар конгрессында фашистик элементлар эшләп йөри", дип әйткәннәр дигән хәбәр килде. Мине шуңа күрә чакырмадылар микән әллә, сәхнәгә чыгарып миңа чәчәк биргәч аларга тагын дошманнар ябышыр микән дип тә уйладым. Мин килмәскә кушуларын төпченеп тормадым. Килеп утырсам, беркем дә куып чыгара алмас иде. Ул адымга да барырга уңайсызландым.

Аллаһы тәгалә шушы юлны ачты, әмма без билет алган көнне СУ-24 очкычын бәреп төшерделәр. Без ни эшләргә дә белмәдек. Кулда билет, ә очкыч бәреп төшерелгән... Мин иремә: "Аллага тапшырдык! Ни булса, шул булыр. Йә очкычымны тукталар, йә үземне туктаталар", дип әйттем. Әмма бернинди дә каршылык килеп тумады. Мин бу көннәрдә Анталья шәһәрендә милләттәшләрем янында. Казан миңа үзенең капкаларын япты, миңа авыр вакытта Төркия капкаларын ачты. 65 еллык гомер бәйрәмем Төркиядә үтәргә насыйп булды.

– "Күчем хан"ның төрекчә чыгуы турында әйттегез. Тагын ниләр язасыз?

– Казанда 3 декабрь көнне "Котыпта татар тормышы" дигән китабым басылып чыкты. Мин Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном бүлгеләренең 16 шәһәрендә булып, аларның тарихларын өйрәнеп, татарлар белән бәйләп, мәчет тарихларын да, милли оешмалары тарихларын да яздым. Анда 200дән артык төсле фото гына бар. Ханты-Манси автоном бүлгесе имамы Таһир хәзрәт Саматов һәм башка татарлар туган көнемә чыгарып өлгертәбез дип бик тырышкан иде. Китап чыккандыр, әмма Фәүзия Казанда юк.

Аннары мин "Ерак көнчыгышта татарлар" дигән бик зур фәнни хезмәт язып бетердем. Урал татарлары, Томски татарлары, Кариле татарлары турында язылып беткән бик зур фәнни хезмәтләрем дә бар. Аларны җыеп бер китап итеп чыгарырга ниятлим. Алга таба шушы Бөгределик татарларына багышланган китап язылыр дип тә уйлыйм.

XS
SM
MD
LG