Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: "Телне гаиләдә сакларга кирәк"


Рөстәм Миңнеханов: "Телне гаиләдә сакларга кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:46 0:00

Миңнеханов: "Телне гаиләдә сакларга кирәк" Рәсми Татарстан видеосы

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстанның эшлекле партнерлары" форумында чыгыш ясап, татар теле торышына тукталды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә көнне Казанда узган "Татарстанның эшлекле партнерлары" форумында татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән җыелган делегатлар алында чыгыш ясап, татар теле мәсьәләсенә дә тукталды.

“Без барыбыз да милләтебез, телебез, гореф-гадәтләребез өчен борчылабыз, тиешле чаралар күрергә тырышабыз. Шул ук вакытта татар теле сирәк кулланыла, ә яшьләр туган телләрендә сөйләшми дигән тәнкыйтьләр ишетелә. Күпләр бу – мәгариф системасы, мәктәпләр, укытучылар эше дип саный, ләкин туган телне ярату хисе гаиләдә үк сеңдерелергә тиеш һәм бу беренче чиратта ата-ана эше, әгәр тел гаиләдә ана теле дип кабул ителмәсә, аны берничек тә саклап булмый ", - дип белдерде ул.

Миңнеханов телне һәм гореф-гадәтләрне саклау эшенә дин әһелләрен дә җәлеп итәргә чакырды. Бу уңайдан ул шулай ук "Ана теле" татар телен өйрәтү онлайн-проектын һәм чит илләрдә трансляцияләнә торган "ТНВ-планета" телеканалын телгә алды.

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларда Русиянең 52 төбәгеннән һәм 23 ерак һәм якын чит илләрдән килгән 600 делегат катнаша. Җомга көнне башланган чаралар якшәмбе тәмамлана.

XS
SM
MD
LG