Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт белән Совет арасында. 1917нең киеренке җәй айлары. Хакимият өчен көрәш


Бер төркем рус сәяси эмигранты (араларында Ленин да бар) Швейцариядән Русиягә кайтканда Швеция чиген уза. 31 март (13 апрель) 1917. В.Мальстром фотосы
Бер төркем рус сәяси эмигранты (араларында Ленин да бар) Швейцариядән Русиягә кайтканда Швеция чиген уза. 31 март (13 апрель) 1917. В.Мальстром фотосы

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.

Русия мөселманнары корылтаеның ахыргы көннәрендә Русия империясенең үзәге Петроград каласында вазгыять кызганнан-кыза. Эсерлар, кадетлар һәм РСДРП вәкилләреннән торган Вакытлы хөкүмәт эчендә дә хакимият өчен көрәш бара. 25 майда (7 июнь) Вакытлы хөкүмәт Учредительное Собраниегә сайлаулар тәртибен билгеләү өчен "гадәттән тыш комиссия"нең беренче җыелышын үткәрә.

Оештыру Мәҗлесе (Учредительное Собрание): таләпләр

1917 елның 25 маенда (7 июнь) Вакытлы хөкүмәтнең "махсус комиссиясе" Оештыру Мәҗлесенә үткәреләчәк сайлау тәртибенең шартлары турында сөйләшер өчен беренче җыелышка туплана. Русия думасы депутаты Федор Кокошкин рәислек иткән бу җыелышка төрле сәяси фиркаләр вәкилләре һәм "инородецлар" дип йөртелгән гайре рус милли оешмаларның лидерлары буларак саналган кешеләр катнаша. Алар арасында украиннар, латышлар, яһүдләр, бурятлар һәм мөселман вәкилләре була. Юсык (устав) буенча Махсус комиссия игълан ителгәч, Мәркәзи мөселман шурасы да чираттан тыш утырыш оештыра һәм 20 июльдә Казанда Бөтенрусия мөселманнарының II корылтае үткәрүне, шунда ук сайлаулар мәсьәләсен карауны карарлаштыра.

Төрк-татарлар өчен ике министрлык һәм премьер-министрның өч урынбасары вазифасы таләп ителергә тиеш була. Министрлыклардан берсе – авыл хуҗалыгы министрлыгы, икенчесе – нинди дә булса дәүләт министрлыгы. Министр урынына кандидат итеп Әхмәд Салихов күрсәтелә, премьер-министр урынбасарлары исә мәгариф, эчке эшләр һәм финанслар белән шөгыльләнергә тиеш дип табыла. Кандидатлар буларак азәрбәйҗан, казан татары һәм кырым татары күрсәтелә.

Бөтен бу таләпләр беркетмәгә языла. Беркетмәне премьер-министрга һәм ул көннәрдә җитди йогынтыга ия А.Керенскийга Садри Максуди, Ислам Шаһахмәдов һәм Гаяз Исхакыйдан торган делегация тапшырачак дигән карарга киленә.

Оештыру Мәҗлесен сайлауга әзерлек эшләре

Гәрчә Вакытлы хөкүмәтнең яңа премьер-министры Керенский төрки-татарларга кабинетта нинди дә булса урын бирү ягында булмаса да, тактик якны исәпкә алып аларның күңелен кайтармауны да кирәкле дип таба. Шулай итеп, Учредительное Собраниегә сайлау комиссиясенә башта Вәлидхан Таначев, Шакир Мөхәммәдьяров һәм Сәлимгәрәй Җантурин әгъза була, соңра аларга Мөселман бюросы әгъзасы казакъ Мостафа Чокаев та кушыла.

Ул арада Милли Шура 20 июльдә үткәрүе планлаштырылган II Бөтенрусия мөселманнары корылтаена әзерлек эшләре белән мәшгуль була. Ләкин корылтайны оештыруның төп мәшәкатен Казан комитеты күтәрәчәк булганга Милли Шура Петроградтан анда башкарма комитетка сайланган Шәех Шамил улы Заһид Шамилне генә җибәрә. Икенче яктан Учредительное Собраниегә сайлау комиссиясенә Милли Шура исеменнән җибәрелгән Шакир Мөхәммәдьяров Сайлау тәртибе уставын русчадан тәрҗемә итә. Тәрҗемә ителгән уставның маддәләренә һәркем аңларлык иттереп аңлатмалар өстәлә һәм бу документ махсус матбагада (анда Гаяз Исхакый чыгарган "Ил" газетасы да басылган) 20 мең тираж белән басылып чыга. Моннан тыш, Гаяз Исхакый Казан корылтае өчен Милли Шураның позициясен чагылдырган нотык әзерли, шулай ук Учредительное Собраниегә сайлау һәм сайлану процедуралары турында брошюралар языла.

Милли Шураның карашларының сөземтәсе түбәндәгечә була:

  1. Русия киләчәктә автономияле җөмһүриятләрдән торган федератив системалы дәүләт булачак.
  2. Һәр милләт, шул исәптән төркләр дә бертигез хокукларга ия җөмһүриятләр төзиячәк.
  3. Төрк җөмһүриятләре төркемен, фараз ителгәнчә, Төркестан, Азәрбайҗан, Кырым, Идел-Урал һәм Төньяк Кавказ җөмһүриятләре тәшкил итәчәк. Себер казаклары белән Урал казаклары уртак җөмһүрият төзиячәк.

Милли Шураның гамәлләре

1917 елның июлендә Русиядә сәяси үзгәрешләр кеше ышанмаслык тизлек белән булып торган. Бер яктан, большевиклар белән Вакытлы хөкүмәт арасында хакимият өчен көрәш тукталмаган, икенче яктан, төрк халыклары яшәгән төбәкләрдә сәяси төркемләшү процессы, җыелышлар, көн саен үзгәрә барган шартларга яраклашу, яңа мәсьәләләрне хәл итү чараларын эзләү дәвам иткән. Хәтта Хива ханлыгы кебек эчке эшләрендә иректән файдаланган өлкәләрдә дә сәяси үзгәрешләр белән бераяктан атлау өчен иҗтиһад күрсәтелгән. Анда да яңа Мәҗлес оештыру эшенең әйдәүчеләре табыла. Шул уңайдан ханның үтенече буенча Мәскәүдә I Бөтенрусия мөселманнары корылтае тарафыннан сайланып куелган Милли Шураның башкарма комитеты әгъзалары баш прокурор урынбасары Александр Әхмәтов һәм танылган дин галиме Муса Бигиев Хивага баралар. Аларга ханның консультантлары вазифасын башкарырга туры килә. Бу факт үзе генә дә Милли Шураның мөселманнар арасындагы абруе хакында сөйли.

Русия Мөселманнары Шурасы мөселманнар арасында эш алып бару белән генә чикләнмичә, төркиләргә азмы-күпме кардәшлеге булган башка халыкларны да үз йогынтысы даирәсенә алырга тырыша. Мәсәлән, 1917 елның 3 (16) июнендә Шура вәкилләре Петроградта формаль яктан христиан якут, монгол чыгышлы калмык һәм бурят вәкилләре белән уртак җыелыш үткәрәләр. Аның төп максаты мөселманнар белән бөтен азиялеләрне берләштергән оешма төзү була. Ләкин шуннан соңгы сәяси барыш моңа мөмкинлек бирми.

Себер халыклары, үз нәүбәтендә, проблемаларын чишү юлларын эзләүгә керешәләр. Минусински шәһәрендә корылтай җыела, анда Көнчыгыш Себер халыклары оешмасы төзү турында карар кабул ителә, 4 кешелек һәйәт (делегация) якут, бурят, калмык, кыргыз һәм башка халыкларның вәкилләре белән күрешеп киңәшер өчен алар янына китә.

Руслар да милли азчылыкларның әһәмиятен яхшы аңлый һәм аларны үз ягына аудару максаты белән төрле чаралар күрә. Мондый чараларның, ихтимал, иң җитдие һәм мөһиме Казанда үткәрелә. Шәһәр университетында Идел-Урал регионында яшәүче чуаш, керәшен, фин-угыр мари, мордва, удмурт, коми, шулай ук калмык һәм бурят халыкларыннан 200 чамасы вәкил корылтайга җыела. Мөселманнардан бу җыенда Мөселман бюросы әгъзалары Вәлидхан Таначев, Шакир Мөхәммәдьяров һәм Сәлимгәрәй Җантуриннар катнаша. Кыскасы, Петроградтагы мөселман башкарма органы әһәмиятле сәяси вакыйгалардан һәрвакыт хәбәрдар булган һәм аларда катнашырга тырышкан.

1917 елгы октябрь инкыйлабы

1917 елның 2 (15) мартында кенәз Львов җитәкчелегендәге Вакытлы хөкүмәткә тышкы эшләр министры итеп Милюков, оборона министры итеп Гучков, финанс министры итеп либерал фикерле миллионер Терещенко, юстиция министры итеп Керенский керәләр. Социалистлардан хөкүмәтнең бу составында бары “Эшчеләр һәм солдатлар советы”ннан Керенский була.

Патша режимы җимерелгәннән соң хакимият өчен төп көрәш Вакытлы хөкүмәт белән Эшче һәм солдат вәкилләре советы арасында бара. Вакытлы хөкүмәт эш башына килү белән матбугат һәм сүз иреге игълан итә, бөтен сәяси тоткыннарны азат кыла, полицияне тарата. Мондый буталчык вазгыятьтән Германия хөкүмәте файдалана. Ул Швейцариядәге рус инкыйлабчыларын (барлыгы 32 кеше, шуларның 19ы большевик) Швеция аркылы Русиягә кертеп җибәрә. Болар арасында Ленин да була.

Мәскәү шәһәр думасына һәм Мәскәүнең тирә-юнендәге 17 өяз думаларына беренче тапкыр иреклелек шартларында үткәрелгән сайлау нәтиҗәләре партияләрнең чын көчен күрсәтү ягыннан үрнәк булып торалар. Мәскәү шәһәр думасына 1917 елның 18 июнендә сайланган кешеләрнең 58 проценты эсерлардан, 11е либерал кадетлардан, 9ы меньшевиклардан һәм 11 проценты большевиклардан тора. 17 өяз думаларына сайлау (1917 ел, 5 сентябрь) нәтиҗәсендә барлык тавышларның 51 процентын большевиклар, 26сын кадетлар, 14сен эсерлар, 4 процентын меньшевиклар ала. Бу саннардан күренгәнчә, большевиклар бер-ике ай эчендә йогынтыларын нык арттыралар.

Сәяси көрәш, стачкалар, хөкүмәткә каршы демонстрацияләр дәвам иткән вакытта Ленин һәм ул җитәкләгән большевиклар партиясенең германнардан акча алуны дәлилләгән документлар матбугатка чыккач, халык алардан йөз чөерә, Ленин үзе качарга мәҗбүр була. Июльдә хөкүмәт катары (составы) кабат үзгәртелә, Керенский премьер-министр урынын били. Тик большевиклар алып барган пропаганда (аеруча, армия сафларында) Керенский хөкүмәтен хәрәкәтсез диярлек хәлгә җиткерде.

Кыш тәмам якынлашып килгәндә нәмаешләр саны артып китә, гыйсъянчыл вакыйгалар ешая, ниһаять, 1917 елның 26 октябрендә (7 ноябрь) Ленин белән Троцкий түнкәрелеш оештырып, большевиклар хакимиятне кулларына ала. Большевик инкыйлабы нәтиҗәсендә Брест-Литовскида Русия белән Германия арасында килешү төзелә, Украина, Финляндия, Себер һәм Кавказ Үзәк Русиядән аерыла, илнең күп шәһәрләрендә ватандашлар сугышы куба, кан түгелә, ачлык һәм мәхрүмият урнаша. Милли азчылыклар бәйсезлек өчен көрәшә башлый.

XS
SM
MD
LG