Accessibility links

Яңа милли мәгариф концепциясе урыслашудан коткара алырмы?


Казанның 18нче санлы татар гимназиясендә дәрес бара
Казанның 18нче санлы татар гимназиясендә дәрес бара

Татарстанның милли мәгариф концепциясе әзерләнә. Мәгариф министрлыгы вәкиле туган телдә белем бирү, милли кадрлар әзерләү, татар мәктәпләре, бакчалар читкә этәрелмәячәк дип ышандыра.

Федераль үзәк бердәм русияле ясау, урыс теленә генә өстенлек бирү сәясәте алып барганда Татарстан җитәкчелеге республикадагы үзенчәлекне саклап калырга тырыша. Бу республиканың моңа кадәр кабул ителгән аерым програмнарында, үсеш стратегияләрендә чагылыш таба.

Быел сентябрь ахырында Татарстан хөкүмәте республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслады. Әлеге документта Татарстанның милли мәгариф концепциясе әзерләнәчәге дә әйтелгән.

Азатлык радиосы Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов белән 2030 елга кадәр тәгаенләнгән Татарстанның үсеш стратегиясендә милли мәгарифкә никадәр игътибар биреләчәге һәм кабул ителәчәк концепциянең нечкәлекләре, татар мәгарифенең бүгенге хәле турында сөйләште.

– Илдар әфәнде, 2030 елга кадәр булган Татарстанның үсеш стратегиясендә мәгарифтә дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру өчен республикада 2015-30 елларга тәгаенләнгән милли мәгариф үсеше системасы концепциясен әзерләү һәм аны тормышка ашыру турында әйтелә. Татар мәгарифен саклау Концепциядә нинди урын алачак?

– Стратегиядәге милли мәгариф концепциясе моңа кадәр бөтен казанышларны исәпкә алып эшләнде. Билгеле булганча, 1990 елларда милли мәгариф шушы концепция нигезендә үсеш кичерде. 1991 елда ул әзерләнде, шул ук елда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә кабул ителде. Ә инде 1995-96 елларда үзгәрешләр кертелде, әмма эшләр стратегик документка нигезләнеп оештырылды. Ул вакытта бу концепция суверенитет яулаган Татарстанның аерым милли мәгариф концепциясе буларак әзерләнде. Аерым республиканың милли мәгариф системасы буларак яшәде. Аннан соң (Русиядә) кануннар үзгәрде, мәгариф системасы федераль үзәк таләпләренә туры китерелде.

Тормышка ашкан эшләр шактый. Беренчедән, республикада уку йортлары челтәре булдырылды. Бу – зур казаныш. Бөтен мәгариф оешмалары өчен милли мәгариф системасында эшләргә лаеклы кадрлар әзерләнде, татар теле укытучылары, тәрбиячеләре белән тәэмин ителде. Укытуда методик әсбаплар, дәреслекләр булдырылды. Бу да – зур эш.

Федераль исемлектә татар теле, әдәбияты дәреслекләре бар икән, бу – моңа кадәр булган эшнең уңай нәтиҗәсе. Федераль үзәкнең дәреслекләр исемлегендә татар, якут һәм хакасларның гына китаплары бар. Ягъни без дәреслекләр яза алабыз, экспертиза узып федераль исемлеккә керә алабыз дигән сүз.

Билгеле, башкарылмаган эшләр дә бардыр. Безнең максат – яңа концепцияне әзерләп, белгечләр, җәмәгатьчелек белән системалы рәвештә киңәшеп, аны тормышка ашыру. Бүгенге көн таләпләренә туры китереп, норматив базага таянып, әтрафлы рәвештә үзебезнең эшебезне оештыру кирәк. Монда кадрлар әзерләү дә, мәктәпләр, балалар бакчаларының челтәрен үстерү дә керә. Белем бирү, мәгълүмат-коммуникацион технологияләрнең ничек кулланылуы да мөһим. Әлегеләрдән башка концепцияне тормышка ашыру мөмкин түгел. Милли мәгариф систмасын популярлаштыру мөмкинлеген дә куллану әһәмияткә ия. Үзең турында сөйләмәсәң, аңлатмасаң, башкаларны кызыктырып булмый.

– Милли мәгариф концепциясе​н финанслау нинди булачак?

Илдар Мөхәммәтов
Илдар Мөхәммәтов

– Бу турыда мәгълүмат юк. Стратегия кабул ителгән икән, аны тормышка ашыру өчен финанслар да булыр дип ышанбыз. Мәгариф систмасы нәүмиз калмас. Кеше капиталын булдыру һәм үстерү стратегиянең үзәгендә тора. Президент Рөстәм Миңнеханов та, алга таба барасыбыз килә икән, Татарстанда үсеш булуын телибез икән, кеше ресурсына таянырга кирәк дип әйтә. Белемгә таянганда гына республика үзенең көндәшлегенә ирешергә мөмкин. Сыйфатлы белем алуны читкә этәрү түгел, ә киресенчә, ул үзәккә куелды.

– Республикада милли мәгариф системасы мөһим, ул сакланырга, үсәргә тиеш дип сөйләнгәндә чынбарлыкта аның юкка чыгып баруы күзәтелә. Менә быелгы ике очракны гына алыйк. Казан федераль университетында, финанслау булмаганга, математика укытучылары әзерләүче татар төркеме ябылды. Элекке елларда татар журналистларын әзерләүгә дә аерым урыннар бирелә иде, быел абитуриентлар гомум төркемгә, гомум таләпләр нигезендә кабул ителде. Аерым "татар тарихы" белгечлеге дә юк. Милли кадрлар әзерләнмәсә, милли мәгариф концепциясенең кадере шул кадәр генә булыр бит?

– Концепция үзәгендә кадрларны әзерләү тора. Кадрлар булса һәм алар милли мәгарифне үстерерлек көчле булса, алга китеш булачак. Милли мәгарифкә кадрларны әзерләү – өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу концециядә урын алачак. Дөрес, документны көтеп утырып булмый. Бүген хәл итәргә кирәкле проблемалар калкып чыга. Тиз хәл ителә торганнары бар.

Татар телендә математика укытучылары әзерләү турында КФУ җитәкчелеге белән сөйләшүләр бара, киңәшәбез. Кыен вазгыятьтән чыгу өчен юл харитасы да әзерләнде. Белгечләр бу хакта конкрет эш юнәлешләрен билгеләде. Университетларга керер өчен максатчан кабул итү бар. Менә бу ысул милли кадрларны әзерләүдә дә кулланылачак. Кайсы мәктәпнең нинди укытучыга ихтыяҗы бар икән, кайсы фән мөгаллимнәре кирәк, шул өлкә буенча кадрларны әзерләү оештырылачак. Кызыктыру чарасы буларак Татарстанның министрлар кабинетының карары да бар. Аның нигезендә максатчан кабул итү нигезендә белем алучы студентларга стипендия түләү каралган. Әлегә бу документ килешү уза. Бу укытучылар әзерләүгә кагыла. Кыенлыклар бар, әмма туктап калмыйбыз.

– 2030 елга кадәр булган социаль-икътисади стратегиядә Русия төбәкләрендә татарлар тупланып яшәгән урыннарда татар телен һәм мәдәниятен үстерү турында да язылган. Кызганычка, һәрдаим әле бер төбәктә, әле икенчесендә татар мәктәбен ябуга каршы көрәш турында ишетелеп тора. Кайдадыр саклап кала алалар, кайдадыр юк. Бу очракта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы нишли ала? Татар мәктәпләрен һәм татар телен дә укытуны саклап калуда нинди юллар бар дип исәплисез?

– Концепциядә төбәкләр белән хезмәттәшлек каралган. Хәзерге көндә татарлар күпләп яшәгән 24 субъектта 1189 татар мәктәбе, 50гә якын якшәмбе татар мәктәбе бар. Бу – шактый зур сан. Аларның эшчәнлекләрендә катнашырга һәрвакыт әзербез, без риза.

Әмма аңларга кирәк: мәктәпләр системасы субъектлар эшчәнлегенә бәйле, без турыдан-туры аларның эшләренә тыкшына алмыйбыз. Татарстан Конституциясе нигезендә без ул төбәкләр белән килешүләр төзибез. Хөкүмәтнең 75 төбәге белән килешүе бар, безнең министрлык 29 төбәк, 4 чит ил белән хезмәттәшлек турында килешү имзалаган. Дәүләт телләре турындагы програм кысаларында да татар мәгарифе көннәрен уздыру каралган. Узган ел Башкортстан, Чуашстан, Сарытау, Чиләбедә, быел Әстерхан, Төмән, Пермь, Удмуртиядә булдык. Мондый чаралар эшне җанландыра.

Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов (арткы рәттә сулдан икенче) һәм мәгариф түрәләре Самарның татар мәктәбендә
Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов (арткы рәттә сулдан икенче) һәм мәгариф түрәләре Самарның татар мәктәбендә

Татарстан төбәкләрдәге татар мәктәпләрен китаплар белән тәэмин итә. Бу эшкә бюджетта акча каралырга тиеш түгел. Моның өчен финанс оешмалары безне тәнкыйтьли, ләкин мәктәпләр һәрдаим мөрәҗәгать иткәч, без аларны уку әсбапларсыз калдыра алмыйбыз. Узган ел 3 млн сумга 12 меңгә якын китап таратылды. Быел бу саннар тагын да артты. 18 меңгә якын китап бастырып юллау өчен 5 млн сум акча тотылды. Әмма мәктәпләрне китап белән тәэмин итү – субъектлар эше. 54 китабыбыз федераль исемлектә бар, теләсә кайсы төбәк шушы дәреслекләрне сатып алып мәктәпкә тарата ала. Җитмәгәндә Татарстан булыша ала дип аңлатабыз, тик әлегә үзаллы бу эшне башкарган төбәк юк.

Татар мәктәпләренең ябылуы турында мөрәҗәгать итмәсәләр дә, вазгыятьне беләбез. Министрлык читтән генә күзәтми. Бу очракларда төбәкләрдәге хезмәттәшләребезгә мөрәҗәгать итәбез. Кирәк булса, рәсми рәвештә хатлар да юллыйбыз. Уңай нәтиҗәсе дә була, әмма кызганыч, киресен дә күзәтергә туры килә. Оптимизация кысаларында эш иткәндә дәүләт машинасы туктап тормый. Кызганыч, безнең министрлыкның бөтен мөрәҗәгатьләрен дә исәпкә алалар дип әйтә алмыйбыз.

Оренбурның берничә авылы шундый хәлдә калды. Төбәкләрдә вазгыять тә, сәясәт тә төрле. Мәсәлән, Удмуртиядә губернатор татар баласы телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнергә тели икән, шартлар булырга тиеш дигән максат куйды. Авызыннан үзебез ишеттек.

Министрлык булганча ярдәм итәргә тырыша. Әмма төбәкләрдәге, авыллардагы кешеләр дә актив булырга тиеш. Төбәкләрдә яшәүче татарлар килмешәк халык түгел. Алар үзләренең тарихи җирлегендә туган, шунда яши, эшли, шунда салымын түли. Аның үз телендә белем алырга хокукы бар. Мәнфәгатьләрне якларга кирәк. Урындагы министрлыклар, департаментлар белән ызгышмыйча, талашмыйча констурктив сөйләшү алып бару кирәк. Фәлән җирдә сыйныф ачыйк, якшәмбе мәктәбен булдырыйк, бу мәктәп татар милли мәктәбе буларак үссен дип тәкъдимнәр белән чыгарга, һәрдаим аңлатырга, сөйләргә кирәк. Төбәкләрдә татар милли-мәдәни мохтариятләре эшли, татар конгрессының бүлекләре дә бар. Бездән генә көтеп утыру да, бәлки, дөрес түгелдер, әмма без ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

– Финляндия татарлары Рөстәм Миңнеханов белән Һельсинкида очрашкач, латин имласында язылган яңа дәреслекләр кирәклеге турында әйтте. АКШ, Австралия татарларына да бу бик мөһим. Кирилл хәрефләре белән укый алмый алар. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы бу юнәлештә ниләр башкара ала?

– Ул йөкләмә шунда ук безгә килеп иреште. Рөстәм Миңнеханов була дип дип вәгъдә итә икән, димәк, ул тормышка ашачак. Фин татарлары белән элемәтәгә кердек. Безгә йөкләнгән бурычны үтәү өчен бөтен мөмкинлекләрне барлыйбыз. Латин имласында язылган уку әсбапларының кайберләре бар, аларны камилләштерергә кирәк булачак. Белгечләр белән эш алып барыла. Кулдан килгәнчә эшлибез, киртә, каршылык күрмим.

– Янә стратегиягә әйләнеп кайтып, бу документта эшкә килгән мигрантларга курслар үткәрү турында да әйтелә. Билгеле, стратегиядә мигрантларга урыс телен өйрәтү турында сүз бара. 2015 елдан 2020 елга кадәр һәр ел саен 1780 кешегә белем бирү каралган. Татарстанда ике дәүләт теле булганга, урыс теле белән бергә татар телен дә белү таләбе куелмасмы?

– Мигрантларга татар телен белү, өйрәнү таләбе куелмый. Реаль карарга кирәк. Урыс телен белүнең хокукый нигезе – федераль канун бар. Татарстанның дәүләт һәм башка телләр үсеше турында дәүләт програмы кысалырында татар теле курсларын оештыра алабыз. Ул каралган. Теләгән кеше өчен интернетта "Ана теле" проекты бар. Теркәлә дә өйрәнә, әмма мигрантлардан татар телен өйрәнүне таләп итә алмыйбыз. Мигрантларга эш өчен урыс теле дә җитә дип саныйм. Михнәтләр аша эшкә дип килгән кешедә татар теле кайгысы да булмый. Әмма Федераль миграция хезмәте мигрантларга мәгълүмат буларак татар теле курслары да бар дип тәкъдим итә ала. Без алар белән сөйләшә алабыз.

– Стратегиядә "Татар иле" интернет проектын яхшырту һәм таныту турында да әйтелгән. Татар интернет проектлары белгечләре арасында мондый фикер белдерүчеләр дә бар: "Татар иле"н ясаучылар 2-3 млн кулланучы булыр дип көткән иде. Чынлыкта, инде өч ел узды. Сайтка тәүлегенә 300ләп кенә кеше керә. Бөтен татарны әлегә Facebook, Вконтакте һәм башка cоциаль челтәрдәге аралашулар берләштерә. Әмма татарны берләштерә дип атарлык аерым сайт юк әле. Татарга зур портал, мәгълүмати ресурс кирәк. Дәүләт проектлары уңышка ирешсен өчен: тиешле финанслау, эшне осталарга бирү, хисап тоту, контроль кирәк". "Татар иле" татарларның порталына әйләнсен өчен ни эшләргә кирәк?

– Бу проект яшәеше белән якыннан таныш, кызыксынабыз. Минемчә, Facebook, Вконтакте кебек социаль челтәрләр белән ярышу бик кыен булачак. Реаль карарга кирәк: бу мөмкин түгел, алар шулкадәр нык эшли, аларга якын килү дә авыр.

"Татар иле" порталы эшли, аның билгеле бер аудиториясе бар. Әйе, ул чикле, таныйбыз. Киңәйтү турында баш ватабыз. Министрлыкта бу турыда берничә җыелыш узды. Порталда татар энциклопедиясе, мульфильмнар, нәфис фильмнар, төрле татар әсәрләре булуы – зур әйбер. Бу үстерелергә, баетылырга тиеш. Ул социаль челтәр буларак эшләргә тиеш дип максат итеп куелды куелуын, әмма моңа нинди дәрәҗәдә ирешербез – белмим.

"Татар иле"енә ихтыяҗ мәсьәләсен хәл итү кирәк. Кеше анда ни өчендер кереп теркәлергә, шунда аралашырга тиеш. Әмма конкрет карарга килдек дип әйтә алмыйбыз. Фикерләрне туплыйбыз, тәкъдимнәр кирәк. Порталның гөрләп эшләвен телибез. "Татар иле" дә юлын, урынын табарга тиеш. Програм кысаларында ел саен акча бүленә, ел саен аның эшен алып баручыларга таләпләр куябыз. Әйе, порталның эшчәнлеге белән канәгать дип әйтә алмыйбыз. Анык кына болай эшлик дигән әйбер дә юк.

– Мәктәпләрдә 9нчы сыйныфтан соң татар теленнән бердәм республика тесты бирүе гадәткә керде. Бу тест бирү татар телен өйрәнүгә уңай караш тудыруга этәрде дип исәплисезме?

9нчы сыйныфтан соң имтиханнарны татарча бирү мөмкинлеге бар

– 11нче сыйныфтан соң да татар теленнән БДИны бирә алалар, бирүчеләр бар, ләкин бу чыгарылыш имтиханнарын милли телләрдә тапшыру юк. 9нчыдан соң андый мөмкинлек бар. Аны кулланабыз. Укучы кайсы фәнне сайлый, аны татар телендә тапшыра ала. Сигез фәннән ОГЭ (төп дәүләт имтиханы) биремнәре татарчага тәрҗемә ителде. Татар теленнән тестка килгәндә, барлык бала татар теленнән тест уза. Кызыксыну артты, әмма абруй үсте дип әйтә алмыйм. Имтихан булсынмы ул, тест булсынмы – аңа куанган кешене күргән юк, чөнки бу барыбер сынау бит, аңа җитди карыйсың. Әмма җаваплылыкны арттырды дип әйтә алам. Укытучылар бу тестны хуплый, тискәре фикер ишеткән юк.

– Республикада барлыгы 39 татар гимназиясе бар. Аларның барсында да урыс теле һәм әдәбиятыннан кала башка фәннәр татарча укытыламы? Укучыларның, укытучыларның үзара сөйләшүләре кайсы телдә? Дәрестән тыш чаралар кайсы телдә оештырыла? Сез андагы чын вазгыятьне беләсезме?

– Беләбез, күзәтәбез. Күзәтәбез генә түгел, гимназияләр белән тыгыз элемтә урнаштырылган. Һәр татар гимназиясе белән министрлык арасында килешү төзелгән. Квартал саен алар белән киңәшмәләр уздырыла, остаханәләр, семинарлар оештырыла. Татар гимназияләренең иң мөһим күрсәткечләре – ул ана телендә белем һәм тәрбия бирү. Безнең теләк – аларның статусларын саклап калу, балаларга татар телендә белем бирү, тәрбия эшен туктатмау. Чынбарлыкка килгәндә, монда халыкта иллюзия тудырырга кирәкми. БДИны урыс телендә генә тапшыру стандарты бар, ә бу безгә югары сыйныфларда балаларны урыс телендә укытуны мәҗбүр итә. Татарча гына укыту реаль практикага туры килми. Ата-аналар да – прагматик, баласының татар телендә генә укуына каршы. Беренче сыйныфка биргәндә үк БДИны уйлый. Бу аңлашыла да, сынауны бит урыс телендә узасы.

Милли рухта тәрбия алып бару да мөһим. Барысы да (гимназияләр) бу эшне тигез башкарамы? Юк. Кайдадыр яхшырак оештырылган, кайдадыр начаррак. Әмма барысына да сыйфатлы белем бирү максаты куелды. Татар гимназиясе җитәкчеләре кулыннан килгәнне эшли. Алар да, без дә бу уку йортларының чын милли гимназияләр булын телибез.

– Казанда татар элитасын тәрбияләүче көчле уку йорты турында сүз бүтән куертылмый, ул онытылдымы?

Казанда элиталы татар мәктәбе проектына ясин чыгарылмады. Тукталмады ул эш, әмма хәзергә төп игътибарыбыз 39 татар гимназиясенә бирелә. Аларны саклау, үстерү мөһим. Кызганычка, әлегә экстенсив рәвештә үсеш кичерә алмыйбыз. Күләм түгел, сыйфатны уйларга тиешбез. Бу проект кичектерелде. Яши бирә, уңай вакытта ул тормышка ашар дип уйлыйбыз.

– Республикада татар теленә ихтыяҗны тагын да арттыру өчен конкрет тагын нинди чаралар күрергә кирәк дип исәплисез?

– Беренчедән, күбесе үзебездән тора дип ышанам. Җитәкчелек тарафыннан бөтен шартлар да тудырылган. Кануннар да күп мөмкинлекләр бирә. Чын мәгънәсендә эшне оештыра алсак, татар телен үстерүгә ирешә алыр идек. Тик бу очракта кешеләрнең дә эш процессында катнашуы кирәк. Халыкның теләктәшлеге дә мөһим.

Балага кечкенәдән үк татар теленә ихтирам белән ярату салынмый икән, балалар бакчасы белән мәктәп кенә бу эшне ерып чыга алмый. Прагматикларга әйләнмик. Татар теле миңа нинди файда китерә дип, 11 елдан соң гына бирелә торган БДИдан куркып, урыс теленә күчеп, татар телен читкә этәрү кирәкми. Мондый мөнәсәбәт милли барлыгыбызга, телебезгә, тарихыбызга хилафлык китерә. Концепциядә мөһим чаралар каралды, телне популярлаштыру эше дә салынган. Әмма аңларга кирәк: болар барыс да – корал гына. Үзебездә телне үстерү теләге юк икән, нинди генә проектлар булмасын, нинди генә финанслау кулланылмасын, алар файдасыз чаралар гына булачак.

XS
SM
MD
LG