Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хохорин Татарстанда җинаятьләр артуны илдәге икътисади хәл белән аңлата


Артем Хохорин
Артем Хохорин

Татарстан эчке эшләр министры халкыны уяу булырга чакыра. Ул җинаятьләр артуны кризис, эшсезлек, төрмәдә утыручыларның иреккә чыгуы белән аңлата.

Быелның 11 аенда Татарстанда урлаулар 2,5 меңгә арткан. Гомумән теркәлгән җинаятьләр саны 6 мең булган. Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин моны кризис, эшсезлек, төрмәдә утыручыларның иреккә чыгуы белән аңлата.

"Быел җинаятьләр саны арта башлады. Гомум Русия күләмендә әле хәл яхшырак, ә менә Идел буе бүлгесен алганда җинаятьләр саны нигезендә без Мари Иле, Мордовия, Чуашстан, Түбән Новгород, Пенза, Сарытау, Ульянны уздырабыз", диде ул "Бизнес Online"га.

Казан шәһәренә килгәндә, ел башыннан 20 мең җинаять теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20% күбрәк. 2006 елдан соң җинаятьләр саны гел кимүгә таба барса, хәзер ул арта башлаган. Бу хакта Казан эчке эшләр идарәсе башлыгы Валерий Красильников Казан думасы сессиясендә әйтте. Аның сүзләренчә, җинаятьләр саны арту социаль-икътисади һәм халыкара проблемнарга бәйле.

XS
SM
MD
LG