Accessibility links

Кайнар хәбәр

2015 йомгаклары: Башкортстан татарлары


Башкортстан татар иҗтимагый үзәге Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновны эшенә кайтаруны таләп итеп каршылык чарасы уздыра. Уфа, 18 апрель 2015
Башкортстан татар иҗтимагый үзәге Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновны эшенә кайтаруны таләп итеп каршылык чарасы уздыра. Уфа, 18 апрель 2015

Узган ел тарихка нинди зур вакыйгалары белән кереп калды? Башкортстан татарлары өчен ул нинди куаныч-югалтулар, башкарылган эшләре белән үзенчәлекле булды?

Башта республика күләмендәге зур вакыйгалар турында. Ел ахырында, гадәттәгечә, узган елга йомгаклар ясалды. Һәр матбугат чарасы елдагы вакыйгаларны искә төшерә, министрлыклар, оешмалар елдагы эшчәнлекне барлый. Аларның һәммәсендә дә өч зур вакыйга билгеләнә.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовның елдагы зур вакыйгаларны атаган белдерүендә дә өч вакыйга аталган. Алар: ШОС һәм БРИКС саммитлары, “Башнефть” акцияләренең республикага кайтарылуы һәм премьер-министр вазифасының кайтарылуы.

ШОС һәм БРИКС саммитларында дистәгә якын ил җитәкчесе катнашты. Уфа халыкара җәмагатьчелек үзәгендә булды, матурайды, төзекләнде. Әлеге саммитлардан соң Уфада халыкара форумнар уздыруга юл ачылды. Алдагы елларда Фольклориада, Хатын-кызлар форумы һәм Балалар уеннары кебек халыкара чаралар узачак.

Елдагы икенче зур вакыйга – “Башнефть” акцияләренең республикага кайтарылуы. Элегрәк хәбәр итүебезчә, Башкортстанның экс-президенты Мортаза Рәхимов һәм аның улы Урал Рәхимовлар тарафыннан кулга төшерелеп сатып җибәрелгән “Башнефть” агымдагы елда кире дәүләткә кайтарылды. Русия президенты Владимр Путин 21 июнь бу хакта фәрманны имзалаганнан соң, канунда каралган ике ай эчендә 25%+1 акцияләр Башкортстанга кайтарылды. Бу республика казнасы ел саен якынча 5 миллиард сумга баеп тора дигән сүз.

Өченче зур вакыйга – Башкортстанның хөкүмәт җитәкчесе вазифасын кайтару. 2012 елдан Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов хөкүмәт җитәкчесе вазифасын да алып барды. Узган елның ноябрендә кабат премьерлык кайтарылып, бу урынга Рөстәм Мәрданов билгеләнде.

Ел йомгаклары арасында Җиңүнең 70 еллыгы да иң зурлардан дип атала.

Татар тормышындагы зур вакыйгалар

Башкортстан татарлары өчен 2015 гадәти елларның берсе булды. Татар җәмәгатьчелек оешмалары арасында иң күп чаралар уздырганы республика татаралары милли-мәдәни мохтарияте булды. 28 декабрь ел йомгакларына нәтиҗә ясау утырышында иң зур башкарылган эшләр дип “Тукай моңнары” конкурс-фестивале, “Тукай, Пушкин, Мостай” укулары, “Балкыш” әдәби-иҗат бәйгесе, “Ике аккош” фестивале һәм башка чаралар аталды.

Татар җәмәгатьчелек оешмалары арасында иң күп чаралар уздырган икенче оешма – Башкортстан татар иҗтимагый үзәге. 29 декабрь узган ел йомгакларын барлау һәм Яңа елны каршы алу чарасында үткән елдагы иң зур эшләр дип Рәфис Кашаповны, татар телен һәм татар милли-мәдәни мәнфәгатьләрен яклап, Бәләбәй татар гимназиясе директоры Нурмөхәммәт Хөсәеновны урынына кайтаруны таләп итеп узган каршылык чаралары аталды. Татар теленә Русиядә дәүләт теле статусы бирүне таләп итеп, татар мәнфәгатьләрен яклап һәм республикадагы татар халкының аянычлы хәле турында Русия президенты Владимр Путинга өч тапкыр мөрәҗәгать юллау искә төшерелде. ТИҮ 2015 елны Чехословакия батыры, халыкта “Кара генерал” дип аталучы Даян Мурзин елы дип игълан иткән иде. Аның исемен мәңгеләштерү буенча да кайбер эшләр башкарылган. Татар оешмалары арасында иң зур матди иганәләре белән “Берлек” оешмасы танылды. Әлеге оешма “Татар кызы-2015” бәйгесен уздыру, крайны өйрәнүчеләр форумы үткәрү һәм кайбер башка чараларга иганә ярдәме күрсәтте. 12 декабрьдә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында "Татар теленең этимологик сүзлеген" тәкъдим итү чарасында бу китапларны да “Берлек” җитәкчеләре финанславы әйтелде. Рәсми булмаган чыганаклар әлеге сүзлекләрне әзерләү һәм нәшер итү якынча ике миллион сумга төшүен хәбәр итә.

Башкортстан хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере”, “Ак калфак” оешмасы “Тәрбия баскычлары” һәм әлеге ике хатын-кызлар оешмасы уртак башка кайбер чаралар уздырды. “Ак калфак” узган елда башка оешмалардан бүлекчәләрен оештыру белән аерылып торды. Барлыгы ике дистәгә якын районда бүлекчәләре төзелде. “Рамазан” милли-агарту үзәге икенче тапкыр татар балалары өчен “Сәләт” аланын оештырды.

Югары уку йортларындагы татар бүлекләре дә ел барышында зур чаралар уздырды. Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы “Җанлы сүз” дигән иҗат бәйгесе үткәрде. Анда 300дән артык эш каралып, 23 декабрьдә җиңүчеләрне бүләкләү чарасы узды. Шушы ук кафедра татар иҗтимагый хәрәкәте, фән һәм әдәбият белеменә зур өлеш керткән ике галим – филология фәннәре докторы, профессор Радик Сибәгатов һәм филология фәннәре кандидаты Камил Дәүләтшинның 80 еллыгы уңаеннан II Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе уздырды.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетының татар кафедрасы Русия югары уку йортларының татар бүлеге студентлары арасында “Ана теле – 2015” бәйгесе үткәрде. Ул Каюм Насыйринең тууына 190 ел тулуга багышланды. Шушы ук бүлек шагыйрь, журналист Мариус Максютовның хәтер кичәсен һәм аның “Якты эз” исемле китабын тәкъдим итү чарасын, “Тукай моңнары” конкурс-фестивале, “Туган як шигърияте” сәнгатьле уку бәйгесе, “Ибраһимов укулары” дигән чаралар уздырды.

Мәдәни вакыйгаларга килгәндә, иң зуры Уфа “Нур” татар дәүләт театрының җитәкчесен алыштыру вакыйгасы. Татар театрына баш итеп Илдар Хаҗиев билгеләнгәннән соң театр татарларның иң төп мәдәни үзәгенә әйләнде. Республика татарларының “Кызыл таң” гәзите Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Корал һәм каләм белән” дип аталган хәтер марафоны уздырды. Шулай ук гәзит татарлар күпләп яшәгән районнарның “Нур” театрында “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” исемле чараларын уздырды. Алар даими ай саен оештырылды. ”Өмет” татар яшьләре гәзите “Моңнар кайтсын авылга” исемле чаралар үткәрде.

Татар мәдәни тормышындагы республика күләмендәге чараларның иң зурлары: Галиәсгар Камал театрының Уфага гастрольләре, Ваһапов фестивале, Туфан Миңнуллинның 80 яше уңаеннан хәтер кичәсе, Дүртөйледә үткән “Туган тел” җыр бәйгесе иң чагу мәдәни чаралардан булды. Туймазы татар дәүләт театры 25 еллыгын билгеләде. Язучы, шагыйрь һәм галимнәрдән Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов һәм шагыйрь Әсхар Кәшфуллин – 85, шагыйрь Равил Шаммас һәм язучы Рәшит Фазлый –80, Рим Идиятуллин – 75, филология фәннәре докторы, профессор Алмаз Шәйхулов һәм шагыйрә Нәҗибә Әминева 70 яшен билгеләде.

2015 елда популяр артист – “Кәтүк” буларак танылган Башкортстанның халык артисты Әхәт Уразмәтов, язучы Азат Магазов, филология фәннәре докторы Әхәт Нигъмәтуллин, милли хәрәкәттә исемнәре киң билгеле – бәйсез гәзит һәм интернет сәхифәләр алып барган, туры сүз өчен эзәрлекләнгән Радик Нуретдин, милли проблемалар турында берничә брошюра авторы Вилдан Фаткуллин бакыйлыкка күчте. Бәләбәй татар гимназиясе җитәкчесе Нурмөхәммәт Хөсәеновның урыныннан алынуы, Бүздәк районы Килем авылындагы Килем татар тарихи-мәдәни үзәгенең Тәфкилев сараеннан чыгарылып җибәрелүе дә елдагы иң күңелсез вакыйгалардан.

XS
SM
MD
LG