Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илфак Шиһапов: "Айсылу – яңа проект, Илсөя белән кисешми"


Илфак Шиһапов: "Айсылу – яңа проект, Илсөя белән кисешми"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:03 0:00

Илфак Шиһапов: "Айсылу – яңа проект, Илсөя белән кисешми"

Татар эстрадасына яңа аяк баскан яшь җырчы Айсылу Габдинованың продюсеры Илфак Шиһапов универсаль җырчы дип саный. Ул аны 40лап яшь башкаручы арасыннан сайлап алган. Яңа ел алдыннан алар "Кызган таба"га планнары белән уртаклашты һәм узгаен елга нәтиҗә ясадылар.

Татар эстрадасына яңа аяк баскан Башкортстан кызы Айсылу Габдинованы продюсеры Илфак Шиһапов, башкалардан аермалы буларак, универсаль җырчы дип саный. Айсылу музыка көллиятен тәмамлап, Казан мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә. Илфак Шиһапов яңа проекты өчен 40 яшь җырчы арасыннан Айсылуны сайлап ала. Ул яшь башкаручы кызны очраклы рәвештә телевизион тапшыруда танышып, үзенә чакыра. Һәм шул минуттан алар эшли дә башлый.

– ​Айсылу, Илфак Шиһаповны моңарчы белә идеңме, аның белән иҗади эшчәнлек ничек туды?

– Без аның белән ТНВда “Яшьләр onlinе” тапшыруында таныштык, икебез дә кунак буларак килгән идек. Янәшә утыру сәбәпле, сөйләшеп киттек. Моңа кадәр Илфак Шиһапов исемле продюсер бар икәнен белә идем, җырларын да тыңлаган бар. Ләкин иҗаты белән тирәнтен таныш түгелмен. Иң башта без интернет челтәре аша элемтәдә тордык, шуннан соң җырлар яздырып карадык һәм бергә эшли башладык.

– ​Һәрбер җырчы индивидуаль булырга омтыла. Синең аермалы якларың нидә сизелә дип уйлыйсың?

– Мин, беренче чиратта, универсаль җырчы булырга тырышам. Һәр җырчы бары тик чын, профессиональ, үз тавыш-моңы белән генә аерыла ала. Мин инде үзем күптәннән җырлыйм, филармониядә җырчы, солист булып эшлим.

Гастрольләргә килгәндә, әлегә иң ерагы Казакъстан булды, Волгоград, Омски шәһәрләрендә чыгыш ясадык, Башкортстанның һәрбер почмагын йөреп чыктык.

– ​Эстрадада яңа җырчы буларак, тамашачы үзеңне ничек кабул итә?

– Чын профессиональ музыка яратучылар минем иҗатым белән кызыксына, моны үзем сизәм һәм күрәм. Илсөя белән биткә бәреп чагыштырып әйткәннәре юк, әйтсәләр дә, бу минем өчен кызык кына. Чынлыкта, Илсөя белән без икебез ике төрле, безнең Илфак абыйдан, аның җырларыннан башка уртак темаларыбыз юк.

– ​2015 елга нәтиҗә ясап, Яңа елга корган планнарың белән уртаклашсаң иде?

– Үткән ел минем өчен иҗади яктан бай булды. Мин Илфак Шиһапов белән таныштым, аның белән яңа җырлар яздырдык, гастрольләр турын ачып җибәрдек. Минем өчен бу зур уңыш. Ә Яңа елда беренче булып 6 февральдә “Юлдаш” радиосы хит-парады җиңүчесе буларак Башкортстанда гала-концертта катнашачакмын. Бу минем өчен зур җиңү һәм Яңа елга зур бүләк. Ә калган планнарга килгәндә, әлбәттә, иҗат итәргә, җырлар яздырып, репертуар тупларга һәм сәхнәдә үз урынымны табарга, ди Айсылу.

Илфак Шиһапов җырчы эзләгәндә, шартлар куйган булган: беренче чиратта хатын-кыз булырга тиеш, чибәр, акыллы һәм универсаль башкаручыны барлаган. Продюсер белән җырчы иҗади эшчәнлегендә башкаручының шәхси сыйфатлары да бик мөһим икән.

“Айсылу чыннан да, искиткеч чибәр, тәрбияле, акыллы – ә бу уңышның бик зур өлешен алып торучы сыйфатлар”, диде Илфак әфәнде. Айсылу – 2008 елда “Татар кызы” бәйгесе җиңүчесе дә әле. “Йоклар алдыннан Айсылу белән сөйләшмәсәм, көнем бушка үткән кебек. Айсылу белән һәрдаим элемтәдә, аның кәефен дә сизеп, белеп торам мин”, ди ул. Илфак әфәнде яшь башкаручы белән җиде елга продюсерлык итәргә килешү төзегән.

– ​Илфак Шиһапов диюгә Илсөя Бәдретдинова күз алдына килә. Айсылу белән эшләвегезне тамашачы ничек кабул итте?

– Илсөя белән эшләүне без дәвам итәбез, аның проекты шактый уңышлы булды. Ул сәхнәгә үз форматында професиональ дәрәҗәсенә менде. Айсылуны да шушы дәрәҗәгә җиткерү – бүгенге максатларымның берсе. Тамашачы фикеренә килгәндә, “неадекват фанатлар” бар. Гадәттә, ул авыл миңгерәүләре, нигездә яшь кызлар, “Нишләп сез Илсөя апа була торып, Айсылу белән эшли башладыгыз!?” дигән сүзләр әйтәләр. “Илсөя апаны беркем дә алыштыра алмый!” диләр, ләкин миндә андый максат та юк.

Айсылу проекты – бөтенләй икенче, Илсөя белән кисешми, ләкин шул ук вакытта алар дус-тату, бер үк сәхнәдә, бер үк гастрольләрдә чыгыш ясыйлар. Әле Айсылудан тыш, мин Илназ Гарипов белән дә эшлим. Өчесе өч төрле, шул ук вакытта бер-берсен тулыландырып, тамашачыга төрле форматтагы җыр һәм музыка бүләк итәләр. Тамашачылар тарафыннан артист тормышын җиңел әйбер дип кабул итү – зур ахмаклык.

– ​Айсылу проектына килгәндә, аны нинди форматта, стильдә җырлатып үстерергә телисез?

– Айсылу рэптан башлап классик җырларга кадәр башкара ала. Җырчы нинди дә булса кысаларга керергә тиеш түгел. Аның универсальлеге дә шунда. Зәвык, чын музыка, сыйфатлы җырларны аера белүче тамашачы күңеленә дә Айсылу хуш килде, аны җылы кабул иттеләр. Темага килгәндә, ул автордан тора. Әлегә Айсылу репертуарында минем җырлар, халык җырлары. Илсөя белән форматлары төрле булса да, Айсылуда “Путин сыман ир кирәк” дигән җыр булмас дип әйтә алмыйм. Чөнки җыр язу – ул күңел халәте.

– ​Илфак әфәнде, Айсылу белән иҗади эшчәнлек башлауны 2015 елдагы мөһим вакыйга дип әйтә аласызмы, Яңа елга нинди өметләр баглыйсыз?

– Мин продюсер буларак татар сәхнәсендә шактый күптән, 15 ел тирәсе. Татар сәхнәсен тагын бер баскычка күтәрү өчен профессиональ вокал, сыйфатлы башкаручы эзләдем. Минем өчен бу ел беренче чиратта, Айсылу белән истә калачак. Ул чыннан да профессианал җырчы: опера, академик җырлар дисеңме. Бүгенге көндә, телибезме-теләмибезме “туй, тамада җырлары” форматы сәхнәгә менде. Ләкин аның белән генә татар эстрадасы үсмәячәк. Иҗади юлымда Айсылу барлыкка килүенә чиксез шатмын. Яңа ел да иҗади яктан бай һәм мул булыр дип ышанам.

XS
SM
MD
LG