Accessibility links

Кайнар хәбәр

Периодик җәдвәлгә дүрт яңа химик элемент өстәлде


RIKEN институтында тикшеренү эшен җитәкләгән Косуке Морита 113нче химик элементны күрсәтә
RIKEN институтында тикшеренү эшен җитәкләгән Косуке Морита 113нче химик элементны күрсәтә

АКШ, Русия һәм Япония галимнәре ачкан дүрт яңа авыр химик элемент периодик җәдвәлгә өстәлде. Шулай итеп, җәдвәлнең җиденче юлы тулды. Җәдвәлгә соңгы төзәтмәләр моңарчы 2011 елда кертелгән иде.

Химик элементлар җәдвәле соңгы биш елда беренче тапкыр үзгәрешкә дучар булды. Яңа ачылган 113нче, 115нче, 117нче һәм 118нче химик элементлар рәсми төстә периодик җәдвәлгә кертелде. Бу турыда Халыкара теоретик һәм гамәли химия берлеге (IUPAC) хәбәр итте.

Яңа ачылган элементлар әлегә шартлы рәвештә унунтритий, унунпентий, унунсептий һәм унуноктий дип атала. Якын айларда аларга даими атамалар биреләчәк. Димәк, бар дөнья буйлап химия дәреслекләре искергән булып чыга һәм аларны үзгәртергә туры киләчәк.

Әлеге дүрт элемент ясалма синтез ысулы белән булдырылды. Дөньяда ураннан авыррак (ягъни протоннар саны 92дән дә күбрәк булган) табигый элементлар юк. Шуңа күрә аларны ясалма рәвештә барлыкка китерәләр. Протон саны 93тән 100гә кадәр булган элементларны реакторларда барлыкка китерсәләр, 100дән артык протон саны булган элементларны кисәкчәләр тизәйткечендә синтезлыйлар.

Дүрт яңа элемент кертелгән периодик җәдвәл
Дүрт яңа элемент кертелгән периодик җәдвәл

Яңа элементларның тагын бер үзенчәлеге шунда: алар бик тиз арада моңа кадәр беленмәгән изотопларга таркала. Ул изотопларны да әле өйрәнергә кирәк булачак. Яңа ачылган дүрт элемент берничә мизгелгә генә саклана ала, шуннан соң алар таркалып юкка чыга.

Хәзергә унунтритий исеме бирелгән 113нче элементны Япониядәге RIKEN институты галимнәре ачкан. Аңа японий исеме бирелергә мөмкин. Периодик җәдвәлдә бу - Япониядә ачылган беренче элемент. RIKEN институтында тикшеренү эшен җитәкләгән Косуке Морита сүзләренчә, аларның галимнәр төркеме хәзер 119нчы элементны барлыкка китерергә тырышачак.

115нче, 117нче һәм 118нче химик элементларга атамаларны Русиянең Дубнадагы атом тикшеренүләре институты, Калифорниядәге Ливермор лабораториясе һәм Теннесси штатындагы Ок-Ридж лабораториясендә эшләүче американ һәм Русия галимнәре төркеме бирәчәк. Атама бирү өчен биш ай вакыт бирелә, аннан соң Халыкара теоретик һәм гамәли химия берлеге аларны расларга тиеш була.

Соңгы тапкыр химик элементларның периодик җәдвәленә яңа элементлар 2011 елда өстәлгән иде. Ул вакытта җәдвәлгә флеровий исемле 114нче һәм ливерморий исемле 116нчы элементлар өстәлгән иде.

Белешмә. Химик элементларның периодик җәдвәле - химик элементларның дөньяда кабул ителгән гомум классификациясе. Русиядә "Менделеевның периодик таблицасы" буларак билгеле. Җәдвәл химик элементларның үзлеген төш корылмасына бәйлелеген билгели.

XS
SM
MD
LG