Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге яллар рәхәт, әмма куркыныч


2 гыйнвар төнендә Оренбур-Орски юлында көрт арасында бикләнеп калган кешеләр сәгатьләр буе ярдәм көтеп яткан.
2 гыйнвар төнендә Оренбур-Орски юлында көрт арасында бикләнеп калган кешеләр сәгатьләр буе ярдәм көтеп яткан.

Русиядә бәйрәмнәрдә авырырга, бала табарга һәм бәла-казаларга юлыгырга ярамый дигән канун кирәк, мөгаен.

Ял һәм бәйрәм көннәрендә авырырга, бала табарга һәм бәла-казаларга юлыгырга ярамый. Ник шундый боерыкны берәр канунга гына кертмиләр икән бездә? Канунда булса, түрәләргә төрле хәлләрдән соң акланырга да кирәкмәс иде, бар гаепне канунга буйсынмаучыларга аударып булыр иде.

Язасы сүзләрем берәүгә дә яңалык булмас – берәр хәл булган саен чәйнәлә, сөйләнә торган тема инде бу. Кызганыч, хәлләр янә кабатлангач, сүзләр дә кабатлана инде. Әйтми калу да мөмкин түгел бит.

2 гыйнвар төнендә Оренбур-Орски юлында кар көртләре эчендә әсирлектә калып, коткару хезмәтләренә ялварган кешеләрнең күбесе коткару эшләренең үтә дә начар оештырылуын ассызыклый. Шаһитларның берсе – Павел Гусев сүзләренә караганда, 2 гыйнвар төнендә коткару өчен җибәрелгән бердәнбер техника – иске "Кировец" тракторы булган, ә 3 гыйнвар көнне көндезге 12дә өшүчеләр янына бер "Кировец", бер иске "КамАЗ" вахта машинасы, берничә МЧС хезмәткәре белән юл-патруль хезмәткәрләре килгән (җәмгысе 6 кеше булган). Рәсми саннар Гусев сөйләгәннәр белән туры килми – имеш, юлда 150 коткаручы белән 55 данә махсус техника эшләгән, алар төрле шәһәр һәм авыллардан килгән.

Сүз уңаеннан, Орски – 230 меңләп халкы булган шәһәр, һәрдаим кар эчендә кала икән. Интернет чыганакларда Орски юлларының чистартылмавы хакында озын-озын зарлар 2010 еллардан бирле күренә. Шәһәрләрне чистартырга техникамы, кешеләрме, теләкме булмаган төбәктә трассаларның ни хәлдә икәнен күз алдына китерү дә куркыныч. Рәсми хисапларның дөреслегенә шикләнер өчен дә сәбәп бу.

Хәзерге вакытта кемнең хаклы икәнен, һәлакәт сәбәпләрен Русия тикшерү комитеты ачыклый, ә социаль челтәрләрдә һәм форумнарда һәлакәт шаһитлары үзләре белән булган хәлне искә төшереп, үзәк өзгеч мизгелләрне тасвирлый. Күбесе коткаручы техниканың вакытында килеп җитмәвенең сәбәбен һәлакәтнең Яңа ел ялларына туры килүендә күрә. Ялларда бер генә оешманың да, хезмәтнең тә тулы куәтенә эшләмәгәнлеге билгеле бит инде.

Менә шуңадыр да, Русиядә яшәүчеләр бер әйбердән тәгаен курка – ял көннәрендә авырып китүдән Аллам сакласын, казага очрауны әйткән дә юк инде. Чөнки сиңа ярдәм итүләре икеле. Әгәр мондый хәл килеп чыккан икән, син кизү (дежур) торучылар кулына калачаксың, ә аларның вәкаләтләре дә, мөмкинлекләре дә чикле.

Оренбур-Орски фаҗигасеннән арыну өчен техниканың җитәрлек булмавын һәм вакытында килеп җитмәвен нәрсә белән аңлатып булыр иде икән? Техника булып та, ягулык (солярка) булмавы беләнме, әллә ягулык алганда "кул куючы" кешенең ял көнендә эш урынына тиз генә килеп җитә алмавы беләнме, әллә техникада эшләрлек аек машинистларның җитәрлек санда булмавы беләнме, әллә бөтен саналган күренешләрнең бергә килүләре беләнме? Анысын төгәл белмәбез инде. Ничек булса да аптырыйсы юк, ял һәм бәйрәмнәрдә бу – гадәти күренешләр, алар һәммәбезгә даими мисалларда – зур һәм кечкенә вакыйгаларда очрап тора. Һәр мисалның үзәгендә – кеше. Һәм һәр мисалда гаепле дә – кеше, урыслар әйтмешли, "человеческий фактор".

2015 елның 3 гыйнварында Мәскәү өлкәсенең Мытищи каласында яшәүче, яман шеш авыруыннан интегүче биш яшьлек Егорның бик каты итеп аягы авырта башлый. Бала, моңа түзә алмыйча, аңын югалтыр дәрәҗәдә өзелеп елый, ә әнисе аңа ярдәм итәрдәй дару – морфинны бер җирдән дә таба алмый. Чөнки ял көннәре, берни һәм беркем дә эшләми. Бала озын-озак яллар беткәнне көтәргә мәҗбүр була, әле аннан соң да аңа морфин табылмый, чөнки бит үзегез беләсез – яллардан соң эшкә кереп китү өчен, туктап торган тормышны кузгатып җибәрү өчен дә берничә көн вакыт кирәк. 11 гыйнвар иртәсендә берәр дәүләт оешмасына барып сезгә тиешле берәр нәрсәне сорап карагыз әле менә. "Туктагыз, әле яллар булды бит, әзер түгел әле ул", дигәнрәк җавап ишетерсез.

Хәер, һәр гаиләнең шундыйрак очракка тарыганы бардыр, шәхсән минем яллар аркасында кешегә операция ясамаганлыклары, хәтта яңа ел төнендә тулгагы башланган хатын-кызларга тулгакны туктатучы уколлар кадап торганнары турында да ишеткәнем бар. Әле беркөн "Эхо Москвы" радиосы эфирында бер тыңлаучы да үз зарын сөйли иде – шушы көннәрдә егылып, умрау сөяген сындырган, бичара, тик хастаханәдә хирурглар ялда ди, моңа 11 гыйнварны көтәргә кушканнар.

Мисал миндә дә бар. Ике ай элек җил чәчәге белән авыручы 9 яшьлек кызымның шимбә кичендә кисәк кенә башы авырта, күңеле болгана башлады, тән температурасы күтәрелде, утка карый алмый башлады. Эшнең яман икәнен аңлап, ашыгыч ярдәм чакырттык. Без район үзәгендә яшибез, ашыгыч ярдәм озак көттермәде анысы, ләкин каты авыручы балага ярдәмгә нибары шәфкать туташы килде һәм температураны төшерүче дару бирүдән башка ярдәм тәкъдим итә алмады. "Район хастаханәсенә, дежур табибыгызга алып барыгыз", дип ялваруыбызга исә аннан: "Табиб юк бит әле ул, кайтып китте, юбилейга барасы бар иде аның", дигән җавап ишеттек. "Алайса табиб кайда бар, шунда алып барасыз инде", дип әйберләрне җыеп, кызымны күтәреп, ашыгыч ярдәм машинасына чыгып утырдым һәм шәфкать туташы белән машина йөртүченең ай-вайларына карамыйча, безне Казанга илтергә куштым. Башка чаралары калмады – Казан хастаханәсенә илтеп тапшырдылар, шөкер, анда кизү табиб урынында иде.

Тагын бер хәл искә төште. Бер туганым шимбә кичендә тулгагы башланган хатынын район бала тудыру йортына илткән, ә анда дежур табиб юк икән – күрше авылга туйга киткән. Туганыма үз машинасында күрше авылга барып, туйдан табибны алып кайтырга туры килгән.

Әлеге мисалларның бер өлеше "Бу безнең участокка карамый, бу безнең вәкаләт түгел" дигән җавапларга төртелә. Бу төрле хезмәтләрнең җаваплылыктан җайлы гына итеп котылу чарасы. Менә Оренбур-Орски юлында кар көртләре эчендә калган бичараларга да телефон операторлары шулай дип җавап биргәләгән.

Ял-бәйрәмнәрдә табиб та урынында түгел, техника да юк, кар да тиешеннән артыграк ява, кыш да планлаштырылганнан иртәрәк килә, һәлакәтләр дә һич көтмәгәндә булып куя. Бик уңайсыз бит әле бу, нәрсәдер эшләргә кирәк. Эшләү бездә күп очракта нәрсәнедер тыюга кайтып кала. Яллар булмасын дигән канун кабул итеп халыкның ачуын чыгарганчы, гадәттән тыш хәлләр булмасын дигән канун кабул итү уңайлырак. Дәүләт думасы депутатлары бу идеяне якын киләчәктә күпертерләр дигән уем да юк түгел. Ә әлегә исә Путин акланыр инде.

Берәр хәл булса, Путинга мөрәҗәгать итә бит халык. Димәк, хакимияттәге түрәләргә ышанычы юк. Оренбур-Орски юлында утырган Павел Гусев менә Путинга видеомөрәҗәгать яздырган. Хабаровски краеның Чегдомын бистәсендә яшәүчеләр исә Путиннан бистәләрендәге котельныйны рәтләвен үтенеп хат язганнар. "Безнең башка мөрәҗәгать итәр кешебез юк. Без үз илебезне һәм сезне, президентыбызны, яратабыз. Ярдәм итүегезне сорыйбыз", ди алар. Бу мөрәҗәгатьләр –Русиядә бар процесслар да каты кул белән генә идарә ителә дигәнгә янә бер ишарә. Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда нишләргә дигән алгоритмнар бардыр, ләкин алар кәгазьдән гамәлгә күчсен өчен, өстән сугып, арттан тибеп торучы кирәктер инде.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG