Accessibility links

Кайнар хәбәр

2015 йомгаклары: Удмуртия татарлары


“Йолдызлар яңгыры” бәйгесендә катнашучылар
“Йолдызлар яңгыры” бәйгесендә катнашучылар

Узган елда Удмуртиянең татар иҗтимагый үзәге дә, милли-мәдәни автономия дә төп игътибарны, гадәттәгечә, балаларга юнәлттеләр.

Яз айларында милли-мәдәни автономия балалар арасында сәнгатьле шигырь уку бәйгесен уздырды. “Язгы тамчы” музыка серләренә төшенүче талантлы балалар арасында бәйгене 2015 елда ТИҮ 23нче тапкыр оештырды. Шулай ук ел азагында сәнгатьле укуда, биюдә, җырда талантлы балаларны барлау нияте белән “Йолдызлар яңгыры” бәйгесе дә бик әзерлекле рәвештә узды.

"Йолдызлар яңгыры" бәйгесендә катнашучылар
"Йолдызлар яңгыры" бәйгесендә катнашучылар

Башта бәйге зоналарга бүленеп оештырылды, аның финалы Ижауда Халыклар дуслыгы йортында гала-концерт белән тәмамланды. “Йолдызлар яңгыры” бәйгесен милли-мәдәни автономия оештырды. Автономия декабрьнең соңгы көннәрендә татар сыйныфларында укучы балалар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче татар гаиләләреннән сабыйлар өчен Чыршы бәйрәмен дә оештырды. Бәйрәм саф татар телендә алып барылды.

Балалар да, өлкәннәр дә төрле уен коралларында уйнау серләренә төшенүче малай-кызлар “Язгы тамчы” бәйгесен көтеп ала. Алар туган телендә иркен аралаша белмәсә дә, күрәсең, күңелләрендә татар моңы, аһәңе чыңлый. Бәлки шуңа да елдан ел балалар катлаулы әсәрләр өйрәнеп, осталыгын күрсәтергә омтыла.

“Арсенал-бэнд” джаз оркестры һәм концертта катнашучылар
“Арсенал-бэнд” джаз оркестры һәм концертта катнашучылар

Ике дистә ел элек ТИҮ оештырган беренче бәйгеләрдә катнашкан, соңрак югары белем алып, төрле халыкара конкурсларда җиңү яулаган Фирдәвес Ханнанов бүген инде “Арсенал-бэнд” дип аталган зур оркестр белән җитәкчелек итә. Фирдәвес Ханнанов Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклесе исемен яулаган музыкант. “Язгы тамчы”ның йомгаклау концертында “Арсенал-бэнд” тынлы уен кораллары оркестрының татар көйләрен башкаруы якты истәлек булып күңелләрдә саклана.

Республиканың төньяк төбәкләрендә балаларга музыка серләрен өйрәтү югары дәрәҗәдә куелган. Глазов шәһәрендә, Юкамен, Балезино районнарыннан ел саен яшь музыкантлар әзерлекләре белән дә, катлаулы әсәрләр башкарулары белән дә сөендерә.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов (c) һәм Удмуртиянең фән һәм мәгариф министры Алексей Мирошниченко килешүне имзалау вакытында
Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов (c) һәм Удмуртиянең фән һәм мәгариф министры Алексей Мирошниченко килешүне имзалау вакытында

Милләтнең киләчәге балаларда. Удмуртиядә октябрь азагында татар мәгарифе көннәре дә татар телен укытуга игътибарны арттыруны көн тәртибенә куйды. Удмуртиядә татар мәгарифе көннәре Татарстан республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы тәкъдиме буенча оештырылды. Чараларда ике республиканың фән һәм мәгариф министрлыклары арасында хезмәттәшлек килешүе яңартылып кабул ителде. Шулай ук Ижауның татар этномәдәни програмы нигезендә укыту һәм тәрбия эшен алып баручы 6нчы гимназиясе, 12нче мәктәп һәм 107нче “Энҗе” балалар бакчасы, Балезино районының Кистем авылы мәктәбе Татарстанның төрле төбәкләрендәге мәктәпләр һәм балалар бакчалары белән үзара хезмәттәшлек килешүе төзеделәр. Шулай итеп, Татарстанның дүрт районы Удмуртиягә бөркетелде. Алар үзара килешүләр нигезендә балалар бакчалары, мәктәпләр белән тәҗрибә алышып эшләячәкләр. Татарстанлылар Удмуртиягә 400 данә дәреслек алып килгәннәр һәм шулай ук дәреслекләр алуга 300 мең сумлык сертификат тапшырдылар. Тәрбиячеләр һәм татар теле укытучыларына Татарстан республикасының мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Туган теле укытыла торган мәктәпләрнең ана теле белгечләренә татарстанлылар уздырган остаханәләр дә файдалы булды. Түгәрәк өстәл артында проблемаларны уртага салып сөйләшүләр дә республика мәктәпләрендә татар телен укытуда алга китеш булыр дигән өмет туды.

Бриллиант Абдрахманова
Бриллиант Абдрахманова

Татар мәгарифе көннәрендә Ижау шәһәренең 107нче санлы балалар бакчасында казаннар кунакта булып китте. Милли рухлы хезмәткәрләр татар телен, гореф-гадәтләребезне сабыйлар күңеленә кечкенәдән сеңдерә. Бакча хезмәткәрләре кунакларны биредә куелган эшләре белән таныштырды. Татарстанлылар милләттәшләребезнең милли тәрбия бирү эшенә югары бәя бирде. Бүләкләр тапшырды. Болар балалар өчен язылган китаплар, татар халкы тарихына, Казан шәһәренә багышланган видеофильмнар. Шулай да әлеге очрашуларның тагын бер бик мөһим өлеше – бу үзара хезмәттәшлек килешүе булуы дип билгеләделәр бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова һәм татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова. Бу чаралар регионара хезмәттәшлекне ныгыту кирәклегенә тагын бер тапкыр дәлил булды.

Әдәбият елына нәтиҗә ясарга җыелган җирле язучылар
Әдәбият елына нәтиҗә ясарга җыелган җирле язучылар

Русиядә 2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителгән иде. Әдәбият елына кагылган берничә чара да булып узды. Мәсәлән, республиканың Милли китапханәсе “Халыклар дуслыгы әдәбиятлар дуслыгы” дигән девиз астында очрашулар оештырды. Татар әдәбиятына багышланган кичә дә шушы девиз астында үтте. 2015 елда Удмуртиядә яшәп иҗат итүче авторларның алты китабы дөнья күрде. Дөрес, ел азагында язучылар түгәрәк өстәл сөйләшүендә Әдәбият елының кәгазьдә генә булуын билгеләде.

Ат чабышы
Ат чабышы

2015 ел Сабантуе да күңелләрдә матур бер мизгел булып сакланачак. Ул 2000 еллар башында берничә тапкыр оештырылган табигать почмагында – Чекирил спорт комплексында узды. Сабантуйның көтеп алган һәм яратып күзәткән ярышлары – ат чабышлары узды. Дөрес, чабышлар өчен трассаның яхшы әзерләнмәвен билгеләп үтте ат асраучылар, әмма атлар саны күп булмаса да, милләттәшләребезнең күңелләре күтәренке иде.

Көрәшчеләр арасында да танылган батырлар күп иде. Сабантуй батыры булып якташыбыз Таһир Хуҗагалиев калды.

Яков Мурин Шүрәле ролендә
Яков Мурин Шүрәле ролендә

Ижауда танылган татар композиторы Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балеты тамашачыларга тәкъдим ителде. Искиткеч матур музыка, биюләр белән “Ижау” бию коллективы таныштырды. Габдулла Тукай әкияте мотивлары буенча язылган “Шүрәле” балетына музыка иҗат иткән татар композиторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел, Габдулла Тукайга 130 ел тулуын исәпкә алып, татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова ансамбль җитәкчеләренә берәр номер әзерләп булмасмы дип мөрәҗәгать иткән. Хореография коллективы бик матур спектакль әзерләп тамашачыларны сөендерде.

Урал авылындагы мәчет
Урал авылындагы мәчет

Сарапул районының Урал авылында гомер итүче милләттәшләребез тормышында матур вакыйга булды. Ел азагында мәчет төзелешендәге үзгәрешләр аларны сөендерде – иман йортын манара һәм ярым ай бизәде. Мәчетне газ белән җылыту турында сөйләшелде. Дин кардәшләребез 2016 елда мәчеттә гыйбадәт кылырга ниятли.

Сәхнәдә "Афәрин" төркеме
Сәхнәдә "Афәрин" төркеме

"Афәрин" бию төркеме быел үзенең биш еллыгын билгеләп үтте. Коллективның төп биючеләре “Гүзәл” татар халык җыр һәм бию ансамбленә йөргән егетләр һәм кызлар. Ике дистә ел элек алар тормыш корып, мәшәкатьләр тууы сәбәпле сәнгатьтән читтәрәк булсалар да, дуслык җепләре, милли сәнгатькә мәхәббәт аларны кабат бергә җыйган. Иң мөһиме хәзер алар ансамбльгә үзләренең улларын-кызларын да җәлеп иткән. “Афәрин” бию төркеме һәр татар чараларында элеккеге биюләре һәм яңалары белән тамашачыларны сөендерә.

Малайлар Коръән дәресендә
Малайлар Коръән дәресендә

Мәчетләр каршында якшәмбе мәктәбендә дин сабагын алучы балаларны җәй айларында җыеп ял иттерү, укулар оештыру диния нәзарәтенең игътибар үзәгендә тора. Үткән елда балаларның җәйге ялы үткән еллардан бик үзгә оештырылды. Элек малайлар һәм кызлар аерым сменаларда мәчеттә ял иттерсәләр, хәзер ике атна табигать кочагында күңел ачты, белем өстәде, спорт белән шөгыльләнде. Балалар күңеленә хуш килгәне – атларда йөгерү булды. Шулай ук аларга Чаллы шәһәренә сәяхәт тә бик ошады.

Ижауда туып үскән, башлангыч һәм урта музыкаль белем алып, Мәскәүдә мәдәният институтында укуын дәвам итүче Диләрә Гадальшина быелгы июнь аенда Италиядә оештырылган җыр фестивалендә татар, итальян, инглиз телләрендә җырлар башкарып, тыңлаучыларны таң калдырып кайтты. Диләрәнең репертуарында жырлар җиде телдә. Көчле, матур тавышлы яшь милләттәшебезнең сәнгатькә юлы, беренче унышлары, нәкъ Ижау шәһәрендә башланды. Республикада, Русиянең татарлар яшәгән төрле төбәкләренә җыр бәйгеләренә дә ашкынып йөргән кыз бүген Мәскәүдә югары белем ала.

Гөбәдия пешергәндә
Гөбәдия пешергәндә

2015 ел Удмуртия татар хатын-кызларын берләштергән “Ак калфак” оешмасының эшләп китүе белән дә истә калыр.“Ак калфак” оештырган берничә татлы чарасы белән истә калыр. Алар татар халкының иң яраткан ризыклары чәкчәк һәм гөбәдия пешерү остаханәләре иде.

“Иман” татар яшьләре берлеге гадәткә кергән “Татар кызы” бәйгесен дә зур күләмдә оештырды. Бәйгенең таҗына медицина академиясе студенткасы Алия Илаева лаек булды. 2016 елда Татар кызы бәйгесенә әзерлек башланды. Бәйгенең алыштыргысыз оештыручысы Рушана Саттарова быел аны кызыклы шоу рәвешендә уздырырга ниятли.

"Татар кызы" бәйгесендә җиңүче Алия Илаева
"Татар кызы" бәйгесендә җиңүче Алия Илаева

2015 елда “Иман” берлеген “Татар кызы” бәйгесендә катнашкан Удмурт дәүләт университеты студенткасы Гөлфия Әхтәмова җитәкләде.

Санап үткән чаралар татарлар тормышының бер өлеше генә. Әмма алар балалар һәм өлкәннәр күңелендә, һичшиксез, эз калдырды.

XS
SM
MD
LG