Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экстремизмда гаепләнүче Гомәр Батырша мәхкәмәдә җиңүгә өметләнә


Гөмәр Батырша
Гөмәр Батырша

Татар милли хәрәкәте активисты Гомәр хәзрәт Батырша үзенең ВКонтакте хисабындагы бер видео өчен экстремизда гаепләнеп хөкем ителә. Батырша ул видеоны үзе куймаганлыгын әйтә.

18 гыйнварда Биектау районы мәхкәмәсе татар милли хәрәкәте активисты Гомәр хәзрәт Батырша эшен карады. Ул Дагыстанда мөселманнарны эзәрлекләүгә каршы митинг видеосын ВКонтакте социаль челтәре аша таратуда гаепләнә. Прокуратура бу видеоны экстремизмга өндәү дип бәяләп активистны җинаять җаваплылыгына тартырга тели. Азатлык 18 гыйнвардагы мәхкәмә утырышыннан соң Батырша белән элемтәгә керде.

– Сезне җинаять җаваплыгына тарту эшенә сәбәп булган ул видео каян килеп чыкты?

– ВКонтакте социаль челтәрендә минем үз хисабым бар иде. Кемдер шунда начар әйберләр куя башлаган. Хәзер күбрәк Facebookта утырганга ВКонтактены игътибарсыз калдырганмын. Башта ВКонтактеда булсам, соңрак җитдиерәк кешеләр аралаша торган Facebookка күчкән идем. Махачкалада мөселманнарны җәберләүгә каршы уздырылган, рөхсәт ителгән митингның видеосын кемдер минем исемнән элгән. Кем элгәне билгесез. Анда "Лә иллаһа илаллаһу, Мөхәммәд Рәсүлуллаһ” дип язылган әләмнәр дә күренә.

Хакимиятләр инде күптән миндә берәр гаеп табып мәхкәмәгә бирергә телиләр иде. Фәүзия Бәйрәмовага җинаять эше ачтылар, Рәфис Кашаповка ачып хәтта төрмәгә дә утыртып куйдылар. Чаллыда Айдар Хәлимне дә җавапка тартырга маташалар. Алар безне шулай берәм-берәм чүплиләр. Миндә гаеп эзләделәр, эзләделәр. Минем элекке тормышымны да бик каты актарганнар, хәзерге тормышымны да бик каты тикшерделәр. Әмма бернинди җинаять кылганым, андый нәрсәләрдә катнашканым булмагач, берни дә таба алмадылар. Шуннан соң менә бу видео пәйда булды. Аны кем элгәне билгесез кала, үзләре элмәдеме икән дигән уй да бар. Мин күбрәк шулай уйлыйм. Моның ясалма рәвештә оештырылган гаепләү булуы мәхкәмәдә дә күренде. Мәхкәмәдә район прокуроры үз ягыннан берничә шаһитне чакырды, аларның бөтенесе дә мине яклап чыкты. Тикшерү комитеты бу эшне ярты ел буе тикшерде, бер яптылар, бер ачтылар. Эзләп-эзләп берни тапмагач, шушы эшне бернинди дәлилләрсез, чиле-пешле килеш мәхкәмәгә тапшырдылар. Мәхкәмәдә чыгыш ясаганда да миңа каршы бернинди дәлилләре булмавы күренде.

– Сезне шул бер видео өчен генә хөкем итәләрме? Рәфис Кашаповны берничә язма өчен гаепләгән иделәр.

– Әйе шул видео өчен генә. Кемдер ул видеоны куйганны күрүгә, мин ВКонтактедагы хисабымны ябып куйдым. Анда актара торгач, минем исемнән башка яман нәрсәләр дә чыгарылганлыгы ачыкланган иде. Мөселман кешеләренә ярамаган оятсыз нәрсәләр дә бар иде. Мин ул видеоны күрүгә үк алып аткан идем, әмма алар аны фотога төшереп алган булганнар. Алар аны мин үз компьютерымнан куйган видео дип күрсәтмәкче булалар. Әмма моны раслый торган бернинди дәлилләре дә юк.

Өстәвенә ул видеода гаепләрлек берни дә юк. Ул рөхсәт ителгән митинг булган. Тикшерүчеләр бер-ике ялган белгеч табып, алардан монда экстремизм чаткылары булуы турында бәяләмә алып шундый гаеп якмакчы булалар. Без мәхкәмәгә ул белгечләрне дә чакыртырга телибез. Кайсы урынында экстремизм булуын күрсәтсеннәр.

– Киләсе мәхкәмә утырышы кайчанга билгеләнде?

– Мәхкәмәненең киләсе өлеше 1 февральдә дәвам итәчәк.

– Адвокатыгыз бармы?

– Бар, Мәскәү өлкәсе адвокатлар берлеге әгъзасы Рөстәм Гарифуллин. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев тә җәмәгать яклаучысы буларак катнаша. Минем адвокат әйтүенчә, хәтта ул видеоны мин куйган булсам да, монда административ җәзадан артык берни дә була алмый.

Ул митинг Дагыстанда мөселманнар югалуга каршы оештырылган. Дагыстанда күп кенә кешеләр, хатын-кызлар да югала. Мәчеткә барган җирдән өйләренә кайтмыйлар. Күпмедер мөселманны үтерделәр дә. Мөселманнар бу хәлләргә рисасызлык белдереп митинг оештырган. Анда бөтен нәрсә канунга туры килә. Ул видео әле дә TouTubeта тора.

– Моны сезгә каршы махсус оештырылган эш дип саныйсыз икән, нигә гаепләүчеләр мондый адымга барырга булды икән?

– Минем мулла буларак милли хәрәкәткә кушылып китүем аларның ачуын бик каты чыгарган дип уйлыйм. Алар дини кешенең милли хәрәкәттә катнашуын һич тә теләми һәм мине аннан читләштерү максаты белән эш итәләр дип исәплим.

XS
SM
MD
LG