Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәссам Айгөл Мәҗитова татар тарихын ясый


Айгөл Мәҗитова үз көче белән татар тарихын ясый
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:18 0:00

Татарстанның рәсем сәнгате белгечләре фикеренчә, республикада яшь рәссамнар үстерү өчен акча һәм дәүләттән ярдәм кирәк. Моны без Баулы районы Исергәп авылы кызы, милли җанлы яшь рәссам Айгөл Мәҗитова мисалында күрдек. Ул үзенең иҗатында татарның үткәнен, тарихын чагылдыра, күргәзмәләрдә күрсәтә, әлегә үз көче белән.

Табибә һәм машина йөртүче гаиләсендә туган Айгөлне кечкенәдән үк әти-әнисенең татар милләтенең тарихын сөйләп тәрбияләве үсә төшкәч үз җимешләрен биргән. Тарих һәм милләт рәссам кызның иҗатында беренче урында тора.

“Минем өчен милли як та, тарих та – икесе дә мөһим. Әти-әнием кечкенәдән үк авыл тарихын, татарларның Явыз Иван чукындыруларыннан ничек качуларын сөйли иделәр. Дәү әнием дә миллилек хисен татар көйләре, курай моңы белән сеңдергәндер”, дип хәтирәләрен барлады Айгөл.

Миллилек һәр кешегә дә хас, һәр кешедә дә бар дип уйлый рәссам. Тарихны барлап, халыкка күрсәтү Айгөл өчен кызык. Рәссам үз милләте белән беррәттән, башка халыкларның тарихын өйрәнеп, аларны сурәткә төшерү белән дә шөгыльләнә.

“Миңа шулай ук бурят яклары кызык. Бурятлар бөтен ил буенча таралган, аларда шулай ук миллилек көчле”, ди рәссам.

2015 ел азагында Айгөл Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев белән Словакиягә күргәзмәгә барган булган. Һәрбер рәссам үз илен тәкъдим иткән вакытта Айгөл республика аләмен күтәреп, “Без Татарстаннан, безнең үз президентыбыз бар!”, дип татарлыгын күрсәтеп кайткан.

Билгеле рәссам, берлек рәисе Зөфәр Гыймаев фикеренчә, Айгөл кебек талантлы рәссамнарга булышырга кирәк. Рәссамнар үзләре акча эшли алмый, иганәчеләр дә әлегә ярдәм итәргә, акчаларын бу өлкәгә кертергә ашыкмый икән.

“Мәдәниятне бүген басалар. Бездә, Казанда иҗат итү өчен техник мөмкинлекләр тудырылмаган. Биналар иске, җиһазлар юк диярлек. Ләкин шуңа да карамастан, әле дә ярый үз көчләре, оптимизм, югары рух белән чын сәнгать сөюче Айгөл сыман яшь рәссамнарыбыз бар”, дип өстәп куйды Зөфәр әфәнде.

Татарстан рәссамнарын Русиядә, чит илләрдә таныту эшен башлаучы эшкуар Эдуард Четвериков, Казанда иң элек рәссамнарны алга этәргәнче сәнгать базарын, мәйданын һәм аңа карата республика җитәкчелегенең, Казан мэрының мөнәсәбәтен җайга салу кирәк дип саный. Башкалада сәләтле яшь рәссамнар бик күп икән. Аларны ачып танытып җибәрү өчен акча, көч һәм хакимият ярдәме генә кирәк, ди Эдуард әфәнде. Ул да оптимист, башкала мондый темплар белән үссә, Лондон, Нью-Йорк шәһәрләрен куып җитә алуына ышана.

Рәссам Айгөл дә мәктәпләрдә, бигрәк тә район, авыл мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, зур залларда милли рәссамнар белән күргәзмәләр үткәрү яклы. Әлегә ул үз көче белән чакырган җиргә барып картиналарын тәкъдим итә, мастер-класслар күрсәтә. Башкортстан якларының табигатен, милли киемнәрен сурәткә төшерү өчен дә алдагы елларда гаиләсенең ярдәме белән барып кайткан. Тиешле игътибар булса, тагын да канатланып иҗат итәр идек, ди ул.

XS
SM
MD
LG