Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан бармаксыз ятим пианист интернетны яулый


Алексей Романов
Алексей Романов

15 яшьлек Алексей Романов музыка өлкәсендә сенсация тудырды. Ятим үскән егет тумыштан бармаксыз. Ләкин бу аңа оста итеп фортепианода уйнарга комачауламый. Аның коралда уйнаган видеосы хәзер интернетта киң тарала.

Күптән түгел Алексей Сәйдәшев исемендәге зур дәүләт концерт залында La Primavera оркестры белән фортепианода чыгыш ясады. "Сумерки" фильмыннан бер саундтрекны башкарган сәләтле егет тамашачыларны гына түгел, оркестрның дирижеры Рөстәм Абязовны да шаккатырган.

Ятимнәр йортында тәрбияләнгән Алексей хәзер Казанның дүртенче интернат-мәктәбендә тугызынчы сыйныфта белем ала. Укучы сүзләренчә, ул музыка белән әле ике ел гына шөгыльләнә һәм нота грамотасын күбесенчә танышларыннан һәм үзлегеннән өйрәнгән.

Профессионал музыкант булу турында ул әле уйланмый. Алексей сүзләренчә, ул әле тагын карандашлар һәм фломастерлар белән рәсем ясарга һәм тимераякта шуарга ярата.

XS
SM
MD
LG