Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә милләтара мөнәсәбәтләрне шәкли фәһем күзәтәчәк


Мониторинг системы
Мониторинг системы

Русиядә милләтара мөнәсәбәтләрне күзәтеп, анализлап бару һәм низаглар чыккан очракта җитез чаралар күрү өчен махсус мониторинг системы булдырыла. Төбәкләрдән җыелган мәгълүмат ясалма акыл ярдәмендә эшкәртеләчәк.

Русиядә милләтара мөнәсәбәтләр торышын күзәтәчәк мониторинг системы турында шушы атнада Милләтләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы Игорь Баринов хәбәр итте.

"Без махсус програм булдырдык, ул шәкли фәһем (ясалма акыл) ярдәмендә милләтара мөнәсәбәтләрне анализлаячак. Систем инде әзер, хәзер ул төбәкләргә иңдерелә башлый" диде ул.

Баринов сүзләренчә, автоматлаштырылган систем ярдәмендә милләтара низагларны иң иртә чорында күреп алып булачак, андый низаглар мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр, интернет аша ике-өч көндә үсеш ала. Еш кына алар хакимиятләрнең вакытында тиешле чаралар күрмәвеннән килеп чыга, ди ул.

Системны башта берничә пилот төбәктә сынау карала. Шуларның берсе – Татарстан. 2015 елның октябрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Болгарда Баринов белән киңәшмә үткәреп, ике арада хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Һәр төбәктә региональ оператор билгеләнә. Татарстанда бу вазифа мәдәният министрлыгына йөкләнгән. Тулырак мәгълүмат алу өчен без мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәриповага мөрәҗәгать иттек.

Гүзәл Шәрипова
Гүзәл Шәрипова

​– Русиядә милли сәясәтне тормышка ашыру вәкаләтләре Милләтләр эшләре федераль агентлыгына йөкләнгән. Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне күзәтеп бару өчен федераль мониторинг системы булдырыла. Бу эш төбәкләрдә дә башкарылачак. Татарстанда региональ оператор итеп мәдәният министрлыгы билгеләнгән.

Бу систем әлегә эзерләү хәлендә, ул әле эшли башламады. Якын арада, шушы елда, эшли башларга тиеш.

– Агентлык башлыгы бу мониторинг системы ясалма акылга нигезләнәчәк дип белдерде. Бу турыда нәрсә әйтә аласыз?

– Бу програм әлегә бездә юк, шуңа күрә нечкәлекләрен белмибез. Әлегә төбәкләрне үзәк белән тоташтыру эшләре, техник эшләр бара.

– Сез, оператор буларак, бу системга мәгълүмат җиткереп торырга тиеш буласызмы?

– Әйе, шул исәптән, без ул системга статистик мәгълүматлар кертергә тиеш булабыз.

– Бу мәгълүмат кайдан, ничек җыялачак?

– Без әлегә аның нинди мәгълүмат буласын да белмибез. Әлегә конкрет әйберләр турында сөйләргә иртә.

– Эшне финанслау ничек каралган?

– Финанслау федераль үзәктән, республикадан өлеш кертү хаҗәте әлегә юк.

– Ни өчен оператор итеп нәкъ менә мәдәният министрлыгы билгеләнде?

​– Милләтара мөнәсәбәтләр күп нәрсәне үз эченә ала. Аңа мәдәният тә, миграция дә, мәгариф тә, фән дә керә. Татарстанда милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче аерым бер оешма юк. Без мәдәният өлкәсендә милли сәясәт белән шөгыльләнәбез, ягъни Татарстандагы бар халыкларның этно-мәдәни үсешен тәэмин итәргә тырышабыз. Бу өлкәгә бездән дә якынрак торган оешма юк.

Ясалма акыл нигә кирәк?

Агентлыкның рәсми сәхифәсендә бу яңа системның ни өчен кирәклеге һәм якынча төзелеше аңлатыла.

Игорь Баринов
Игорь Баринов

"Русиядә 60 меңнән артык мәгълүмат чарасы теркәлгән. Шуларның яртысы актив санала, алар көненә 300 меңләп хәбәр чыгара.

Социаль челтәрләрдә көн саен миллиардларча хәбәр тарала (Facebook – 1.3 млрд, Twitter – 2 млрд, ВКонтакте – 3 млрд), кулланучылар саны йөзләрчә миллионнар белән исәпләнә (Facebook – 250 млн, Twitter – 180 млн, ВКонтакте – 70 млн).

Бу мәгълүматны кулдан эшкәрткән хәлдә, бер хәбәргә 2 минут дип санаганда да, аларны көн саен эшкәртеп бару өчен 4 млн белгеч кирәк булыр иде" диелә аңлатмада.

Мониторинг системы милләтара мөнәсәбәтләр торышын күзәтү өчен диелсә дә, аны куллану даирәсе киңрәк булырга охшаган.​

"2002 елда Гарәп язы, 2003 елда Майдан вакыйгалары, Мәскәүдә футбол җанатарлары белән кайбер диаспора вәкилләре арасында бәрелешләр милләтара низагларны кабындыру өчен социаль челтәрләр һәм интернетның ешрак кулланылуын күрсәтте. Низаг кабынып халыкка таралу өчен кайчак бер-ике көн җитә. Бу шартларда социологик тикшеренүләр файдасыз. Кыска вакыт эчендә зур күләмдә мәгълүмат эшкәртергә кирәк. Моны бары тик автоматлашкан систем, ясалма акыл ярдәмендә башкарып була", диелә аңлату материалларында.

Төбәкләрдә милләтара, динара мөнәсәбәтләр торышын бәяләү өчен 28 индикатор кулланыла. Системага килгән хәбәрләр, белдермәләр даими эшкәртелеп бара. Монда лингвистик, мантыйк һәм когнитив анализ ысуллары эшкә җигелә. Шул мәгълүматлар һәм анализдан чыгып хәвеф дәрәҗәсе билгеләнә. Барлыгы өч дәрәҗә, өченче – "кызыл" дәрәҗә очрагында өч сәгать эчендә ашыгыч чаралар күрү каралган.

Белешмә. Русиянең Милләтләр эшләре федераль агентлыгы 2015 елда президент Владимир Путин фәрманы белән булдырылды. Рәсми сәхифәсендә әйтелгәнчә, ул "күпмилләтле Русиянең бөтенлеген ныгытырга", шулай ук "милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә мониторинг башкара". Агентлык турыдан хөкүмәткә буйсына һәм министрлык вәкаләтләренә ия. Оешманың җитәкчесе итеп Русия думасының саклану комитеты рәисе урынбасары Игорь Баринов билгеләнде. Элегрәк ул һава-десант көчләрендә һәм ФСБның "Альфа" төркемендә хезмәт иткән.

XS
SM
MD
LG