Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Илдар Дадинны яклау пикеты үтте


"Илдар Дадин җинаятьче дә, карак та түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:24 0:00

"Илдар Дадин җинаятьче дә, карак та түгел"

29 гыйнвар кичендә Казанда "рөхсәтсез урам җыенында катнашуда" гаепләнеп өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән Илдар Дадинны яклап ялгыз пикетлар үтте.

Бауман урамында үткән чарада "Свободу Ильдару Дадину", "# Кадыров -позор России", "Выход из кризиса - политические реформы в стране" һәм "Требую отменить антиконституционную ст.212.1 УК РФ" дигән шигарләр күтәрелде.

Пикетка чыккан ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов бу чараның максаты - митинглар турындагы яңа канун буенча төрмә җәзасына хөкем ителгән беренче активист Илдар Дадинны яклау дип белдерде.

"Русиядә һәр кеше үз сүзен әйтергә, сәяси карашларын иркен белдерегә хокуклы"

"Илдар Дадин - урам җыеннарында өч тапкыр административ җәза алып төрмәгә утыртылган беренче сәяси активист. Бу канун чып-чын сәяси статьядан гыйбәрәт. Бездә сүз иреген буалар. Илдар Дадин җинаятьче дә, угры да түгел. Ул бары тик үзенең сәяси карашларын гына белдерә. Ул өч тапкыр урам җыенында катнашкан һәм ниндидер кагыйдәләрне бозган. Һәм егет шуның өчен төрмәгә утыртыла.

Бу бит дракон канунары. Болар авторитар, феодал илдә генә була ала. Без әлбәттә аның хокуклары өчен дә, үзебезнең хокукларыбыз өчен дә көрәшәбез. Илебездә һәр кеше үз сүзен, сәяси карашларын иркен әйтә алырга тиеш. Без Русиянең ирекле һәм демократик ил булуын телибез", дип белдерде ул.

Шәмсетдинов, мондый пикетларның файдалы булачагына ышануын җиткерде һәм Русия белән идарә итә алмаган Путин отставкага китергә тиеш диде.

"Кешеләр бит илдә нәрсә барганны бик яхшы аңлый. Әмма алар дәүләттән куркалар. Әгәр халык безнең мисалны күрә икән, кешеләр үзләренең сәяси һәм икътисади хокуклары өчен дә көрәшергә үрнәк таба дигән сүз.

Хәзер әнә күп кешенең хезмәт хакларын кыскарталар, эштән куалар. Президент Путин исә илдә бар да яхшы дип бара. Кайда соң бу яхшылык? Әйбер бәяләре илле процентка артты. Әгәр син үз эшеңне башкара алмыйсың икән, отставкага кит. Без сиңа Путин фонды корырбыз. Лекцияләр укырсың. Икътисади һәм сәяси катастрофага илне китереп терәгәнсең икән, илне идарә итә алмыйсың дигән сүз", дип үз фикерләре белән уртаклашты.

"Илнең кризистан чыгуы сәяси реформаларга бәйле"

ПАРНАС вәкиле берәм-берәм күтәреп торган шигарләренең һәрберсенә аерым аңлатма бирде. Ул, Русиядә барган кризисны сәяси реформаларны тормышка ашырып кына чишәргә була, диде.

"Илнең кризистан чыгуы сәяси реформаларга бәйле"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:38 0:00

"Гайдар икътисади форумында министрлар тегене эшләргә кирәк, моны эшләргә кирәк дигән булалар. Әмма чып-чын нәрсә эшләргә кирәклеген әйтергә куркалар. Болар - икътисади реформалар.

Ләкин Русиядәге сәяси хакимият, президент, дәүләт думасы, хакимият моны тормышка ашырмаячак. Чөнки бу аларга каракланырга мөмкинлек калдырмаячак. Шуңа күрә, әгәр дә без сәяси реформалар уздырып сәяси хакимиятне үзгәртмибез икән, илдә бер нәрсә дә үзгәрмәячәк", дип белдерде Шәмсетдинов.

"Кадыров - Русия мәсхәрәсе"

Пикетчы өченче шигар итеп "#Кадыров - позор России" ңигән шигарне күтәреп торды. Бу пикетта ни өчен мондый шигар күтәрергә булдыгыз дигән сорауга ул, "Чечен республикасы башлыгы башка сәяси карашта булган кешеләрне сатлыкҗаннар дип атый һәм аларны төрмәгә утыртуны тәкъдим итә. Ул үз республикасындагы халыкны куркытып бетергән инде. Чечняны төрмәгә әйләндергән. Хәзер исә илне, Русияне дә төрмәгә әйләндерергә тели. Әмма бу тормышка ашмас", дип җаваплады.

Рамзан Кадыров - Русиянең патриотымы, мәсхәрәсеме?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00

"Кадыров - Русия патриоты. Татарстан президенты аннан үрнәк алырга тиеш"

Шәмсетдиновның бу сүзләренә каршы чыккан һәм гомумән, аның бу шигаренә һәм пикетына үз канәгатьсезлеген белдереп Кадыровны яклаган урамнан узып баручы Гаяз Әхтәмов та Азатлыкка үз фикерләре белән уртаклашты.

"Бүгенге көндә пикетлар түгел, һәр кешедән эш кирәк. Урамга чыгып кына теләгән әйберебезне без тормышка берничек тә кертә алмыйбыз.

Рамзан Кадыров минем өчен зур шәхес. Ул үз халкын чын йөрәге белән яклый торган кеше. Чын лидер ул. Үз халкын яклый торган милли лидер әлбәттә Русиянең патриоты була. Аның аркасында хәзерге Чечня бөтенләй башка ил булды. Бу минем фикерем генә түгел, бу Путин фикере дә.

Кадыровтан Русиянең башка төбәк җитәкчеләре дә үрнәк алырга тиеш. Шул исәптән Татарстан президенты да", дип белдерде Әхтәмов.

"Бер канунны бозган өчен ике җәза бирелә алмый"

Пикет ахырында Шәмсетдиновны ТИҮ җитәкчесе Фәрит Зәкиев алмаштырды. Зәкиев, "Требую отменить антиконституционную ст.212.1 УК РФ" дигән шигарне күтәреп торды.

"Русия җинаять кодексының 212.1 маддәсе Конституциягә каршы"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00

"Бу пикетның максаты бик гади. Русиядә 2015 елда урам җыенында өч тапкыр кагыйдә бозсаң һәм җәза алсаң киләсе җәзаның төрмә булачагы турында канун кабул иттеләр. Бу исә Русия Конституциясенә каршы килә. Чөнки бер үк канун бозу өчен кешене ике тапкыр җәзаларга ярамый. Ә бу очракта шулай килеп чыга. Чөнки Илдар Дадинга бит инде башта җәза бирелгән. Һәм хәзер исә тагын өстәмә төрмәгә утырталар. Бу Конституциягә һәм җинаять кодексына каршы килә. Әмма Русия дәүләт думасының акылсыз һәм надан депутатлары ничектер бу канунны кабул иткәннәр", дип белдерде ул.

Пикет барышында катнашучыларны полиция хезмәткәрләре тикшереп китте. Тәртип бозулар күзәтелмәде.

* * *

Узган елның 7 декабрендә Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе 33 яшьлек Илдар Дадинны "рөхсәтсез урам җыенында катнашуда" гаепләп, өч елга төрмәгә хөкем итте. Дадин үз гаебен танымады. Гаепләү ягы активистка ике ел төрмә сорады, мәхкәмә өч ел бирде. Дадин – яңа канунны бозуда гаепләнеп өч елга төрмәгә утыртылган беренче кеше булды.

XS
SM
MD
LG