Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бу – Булат. Булат акыллы. Булат кебек бул


2016 ел башында интернетта яңа каһарман барлыкка килде – Билл.

"Be like Bill" мемы интернетта бик тиз тарала. Аның фейсбуктагы рәсми сәхифәсенә миллион ярым кеше язылган. Аның хакында зур медиа оешмалары язып чыкты. Мемның уңыш сере – һәркемнең тормышында файдалы булган гади киңәшләр язу.

Мемның авторы – Миланда яшәп интернетта эшмәкәрлек итүче молдовалы Евгений Кройтору аны болай тасвирлый: "Идеясе гап-гади. Акылы булган, тирә-яктагыларны туйдырмаган һәркем Билл була ала. Шулай ук Билл үзеннән һәм башкалардан көлергә дә ярата".

Билл турында мемнар инде күп телләргә тәрҗемә ителде һәм яңа исем алды. Без дә Биллны укучыларыбыз өчен яраклаштырырга тырыштык. Таныш булыгыз – Булат. Ул акыллы. Булат кебек булыгыз.

XS
SM
MD
LG