Accessibility links

Җәмилевнең оныгын миграция хезмәте тикшерә


Кырымтатарларны хакимиятнең балалар аша басым ясавы борчый
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

Хакимиятләрнең басым ясау өчен балалар һәм яшьләрне куллануы "аеруча түбән", диде Кырымтатар Мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл.

Украина президентының кырымтатар мәсьәләләре киңәшчесе, депутат Мостафа Җамилевкә басым туктамый. 2 февральдә Кефе (Феодосия)-Судак юлында урнашкан Утыз (Щебетовка) авылына ялга кайткан аның оныгы Эрол Абдүлҗәлиловны Федераль миграция хезмәте тикшерә. 20 яшьлек Абдүлҗәлилов Төньяк Кыпрыста Төркиянең Якын Көнчыгыш техник университеты бүлекчәсендә укый.

Кырымда борчулы хәлләр дәвам итә, диде Азатлыкка Кырымтатар Мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл.

“Кырымда безне борчыган хәлләр дәвам итә. Кичә “СимСитиТранс” ширкәтендә тентүләр булды. Джанкойда тикшерүләр бара. Бүген Мостафа Җәмилевнең кызының өенә Федераль миграция хезмәтеннән килгәннәр. Ул Кефе (Феодосия) шәһәренең Отуз (Щебетовка) бистәсендә тора. Мостафа Җәмилевнең оныгы каникулга Төркиядән кайткан. Хакимиятләр Мостафа Җәмилевкә басымны арттыру өчен ниндидер проблем ясау юлларын табар, дип уйлыйм. Буш урында да. Бу шундый түбәнлек. Кырымда хокуклар адым саен бозыла, ә балаларга, яшьләргә бәйләнү аеруча ямьсез”, диде Мәҗлес вәкиле.

2012 елда бу гаиләдә ускән 10 яшьлек кыз бала Җанике өйдә беркем булмаганда асылынып үлгән иде. Бу үлем ул вакытта төрле фаразларга китерде, хәтта моны кемдер махсус эшләгән, дигән рәсми булмаган хәбәрләр таралган иде.

Русиядә Мостафа Җәмилев һәм Мәҗлес рәисе Рефат Чубаровны кулга алу карары бар. Прокуратура аларның икесен дә Кырымга керүен тыйды.

XS
SM
MD
LG