Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан китап нәшрияты татар китабын киңрәк тарату юлларын эзли


Татарстан китап нәшрияте татар китабын киңрәк тарату юлларын эзли
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00

Татарстан китап нәшрияты татар китабын киңрәк тарату юлларын эзли

Кризиска карамастан, татар китапларын сату гыйнварда кимемәгән. Чит илдә яшәүчеләр Татарстан, Казан тарихы турында китаплар белән кызыксына. Бу хакта безгә “Татарстан” китап нәшриятының сату бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Хәмәдиярова әйтте. Азатлык татар китабын популярлаштыру, тарату юллары белән кызыксынды.

2 февральдә Татарстан китап нәшрияты татар теле укытучылары өчен “Китапта – кунакта” дигән чара үткәрде. "Халык кибеткә ашау-эчү, кием-салым алырга гына бара, рухи азык, китаплар иң соңгы урынга кала бирә", дип башлады очрашуны оештыручылар. Кешеләрдә китапка карата кызыксыну уяту, сатып алучылар белән якыннан танышу ниятеннән китап нәшрияты вәкилләре даими рәвештә очрашулар үткәрүләрен әйтте. Әлеге чараларда китап авторлары, язучылар, укытучылар, дәреслек төзүчеләр еш була икән.

“Төрле районнарга китап бәйрәмнәре белән чыгабыз, халык бу бәйрәмнәргә сусап тора. Татарстанның 15ләп районында булдык”, ди Татарстан китап нәшриятының сату бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Хәмәдиярова. Әлеге ханымнан Татарстан китап нәшрияты басмаларын зур кызыксыну белән чит илләрдә, аеруча Үзбәкстан һәм Казакъстанда укуларын белдек. Алар күп очракта китапларны интернет кибеттән сатып алган. Моның өчен www.tatkniga.ru сайтына кереп, шәхси кабинетта теркәлү сорала. Шуннан соң үзеңә ошаган китапларны сайлап кәрҗингә тутырып барасың. Электрон түләү чараларын кулланып булган кебек, почта хезмәте аша да китапларны алырга мөмкин.

“Һәрбер сатып алучы үзенә уңайлы шартларны сайлый. Почта хезмәтен даими кулланабыз. Укучы “Почта России” белән җибәрүне сораса, без аның теләген үтибез. Бүген ерак араларга тауар ташучы транспорт ширкәтләре белән җибәрү мөмкинлеге дә бар. Бу бер дә куркыныч түгел. Республика буенча бер тәүлек эчендә китап хуҗасына барып җитә. Шул ук хезмәт ярдәмендә Мәскәү, Петербурга да җибәрәбез”, диде сату бүлеге җитәкчесе.

Татарстанга килгәндә, нәшриятның республикада өч сату ноктасы эшли. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Норлат шәһәрләрендә дә кибетләребез бар дип белдерделәр.

Чит ил укучылары күбесенчә Татарстан һәм Казан тарихы белән кызыксынган. “Матур әдәбият белән бергә халык тарих белән мавыга. Равил Фәхретдиновның яңа гына чыккан “Татарстан тарихы” китабын яратып укыйлар”, ди Зөлфирә Хәмәдиярова.

Нәшрият бастырган китапларның 75%ы Татарстан китапханәләренә таратыла, 10%ы Бөтендөнья татар конгрессына тапшырыла һәм калганнары сатуга чыгарыла.

Иң югары рейтинглы китаплар арасында Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы, Ринат Вәлиуллин китаплары аталды.

XS
SM
MD
LG