Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр оешмалары: Урыс теле генә түгел, милли телләрне укыту концепциясе дә кирәк


Балтач мәктәбе укучылары. 2013 елгы фото
Балтач мәктәбе укучылары. 2013 елгы фото

Татарстан, Саха (Якутия), Хакасия, Удмуртия, Чуашстан, Коми һәм Бурятия Республикасының яшьләр оешмалары урыс теле концепциясе өлгесе милли телләрне юкка чыгарачак дип аны үзгәртергә чакыра һәм беррәттән милли телләрне укыту концепциясен дә әзерләүне сорый.

Русиянең җиде төбәгендәге татар, якут, хакас, удмурт, чуаш, коми, бурят яшьләре оешмалары Русия Думасы рәисе Сергей Нарышкин исеменә мөрәҗәгать юллады. Мөрәҗәгать соңгы вакытта милли республикаларның кайберләрендә, галимнәр һәм җәмәгатьчелек арасында зур ризасызлык уяткан урыс телен укыту концепциясенең ("Русиядә гомум белем бирү оешмаларында рус телен һәм әдәбиятын укыту концепциясе") өлгесенә үзгәрешләр кертү хакында.

Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин бергәләп имзаланган мөрәҗәгатьнең үтемлерәк булуын әйтә.

"Нинди дә булса күренешкә, документка карата Татарстан үзе генә, йә булмаса Саха (Якутия) үзе фикер белдерсә, бу бер хәл. Күмәкләп белдерсәк, аның көче дә күбрәк булыр дип уйладык. Безнең проблемнар уртак, телебезнең һәм мәдниятебезнең хәле дә якын.

Без аралашып яшәгән оешмалар белән элемтәгә кердек. Бу тәкъдим Татар яшьләре форумыннан чыкты. Саха яшьләре үз төбәкләрендәге яшьләр оешмаларына тәкъдим итте. Хакаслар, бурятлар белән безнең турыдан-туры элемтә юк иде, ә Саха яшьләре алар белән якыннан эшли, география ягыннан да, мәдәни яктан да алар бер-берсенә якынрак", ди Яруллин.

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

Аның сүзләренчә, яшьләр форумы Нарышкин исеменә язылган бу мөрәҗәгатьне Кавказдагы милли республикаларның яшьләр оешмаларына да тәкъдим итәргә теләгән, әмма хезмәттәшлек булмау комачаулык ясаган. Шулай да ул мөрәҗәгатьне башка республикалардагы яшьләр оешмалары күреп алыр һәм үз фикерен белдерер дигән фикердә. Инде татарларның ут күршесе дип йөртелгән башкортларга, аларның яшьләр оешмаларына килгәндә, форум мөрәҗәгатьне аларга тәкъдим итеп караган булган, әлегә кадәр җавап күренмәгән.

Яшьләр мөрәҗәгатьтә концепция өлгесенә үзгәрешләр кертергә кирәк, дип белдерә. "Без, милли телләрдә укыту социаль катламнарга бүленүгә китерә һәм илнең иминлегенә куркыныч яный, дигән юллар белән бөтенләй килешмибез. Урыс телен укытудагы җитешсезлекләрдә Русиядәге башка халыкларның телләрен гаепләү урынсыз" диелә анда.

Татар, якут, хакас, удмурт, чуаш, коми, бурят яшьләре оешмалары фикеренчә, ил күләмендә бары тик урыс телен генә аерып алып, аңа өстенлек биреп, башка милли телләрне кимсетеп язылган концепция ил ватандашларының белем алганда Русия конституциясендә язылган телне сайлауга хокукын бозу булып тора.

Европада төбәк телләре яки азчылыкларның телләре хартиясе"н ратификацияләүне тизләтергә

Яшьләр урыс телен укыту концепциясе белән беррәттән урта мәктәпләрдә белем биргәндә ил күләмендә милли телләрне укыту концепциясен әзерләргә кирәк дип тәкъдим итә һәм шулай ук "Европада төбәк телләре яки азчылыкларның телләре хартиясе"н ратификацияләүне тизләтергә чакыра.

"Мондый милли телләргә багышланган концепция Европада төбәк телләре хартиясе белән берлектә ватандашларның конституцион хокукларын тормышка ашыруда шартлар тудырып кына калмас, ә Русия халыкларының телләрен саклауда, милли мәктәпләр үсешендә яңа этәргеч булыр иде", диелә Нарышкинга юлланган мөрәҗәгатьтә.

"Саха теле, татар теле, удмурт һәм башка милли телләрнең мәнфәгатьләрен кайгырткан концепция дә булдырылса, бу күпкә гаделрәк булыр иде. Әнә шунлыктан концепциянең җитешсезлекләрен генә күрсәтеп калмадык, ә милли телләрне урта мәктәпләрдә укыту концепциясен дә эшләү тәкъдиме белән чыктык. Эшләп килгән кануннар нигезендә бу концепция федераль дәрәҗәдә булырга тиеш.

Республикалар әлегә милли белем бирүне үзләрендә көйли ала, әмма бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә ачык кала. Ульян өлкәсендә татар мәктәпләре, Татарстанда да чуаш мәктәпләре, Төмән өлкәсендә татар мәктәпләре бар һәм башкалар. Соңгы вакытта "Европада төбәк телләре яки азчылыкларның телләре хартиясе" Русиядә көн кадагыннан төшкән кебек тоела. Ул бик мөһим документ һәм аны гамәлгә кертү милли телләрнең үсеше өчен әһәмияткә ия нигез булыр иде", ди Яруллин.

2014 елның июль ахырында Татар яшьләре форумы Русия мәдәният министры Владимир Мединскийга мөрәҗәгать юллаган иде. Яшьләр Мединскийның республикаларда милли телләр белән чагыштырганда урыс теле өстенлектә булырга тиеш дигән фикеренә ризасызлык белдерде.

"Урыс телен өйрәнү концепциясен булдыруга да, мәктәптә урыс теле дәресләрен арттыруга да без каршы түгел. Без аның белән килешәбез, чыннан да, урыс телен өйрәтүне яхшырту кирәк. Татар телен өйрәтүдә нинди проблемнар бар, алар урыс телен өйрәтүгә дә хас. Без урыс телендә белем бирүнең сыйфатлы булуы өчен, ләкин дәүләт кешеләре урыс телен өйрәнүнең сыйфаты түбән булуның сәбәбе итеп өстәмә тел белү, милли телләрне өйрәнүне күрсәтә икән, бу һичшиксез протест уята, без моның белән килешә алмыйбыз. Телләрнең күптөрлелеге – ул, иң беренче чиратта, Русиянең зур байлыгы", ди Яруллин.

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары 2015 елның 23 декабрендәге утырышта концепция өлегесен бу килеш кабул итәргә ярамый дигән мөрәҗәгатьне хуплап аны Нарышкин исеменә җибәрергә дигән карар кабул итте.

Узган ел 29 декабрьдә Саха (Якутия) парламенты урыс теле концепциясе өлгесен тикшерү өчен үзләрендә Русия күләмендә конференция җыярга дигән тәкъдим белән чыкты. Аннан соң Чуашстан парламенты да әлеге документка үзгәрешләр кертергә кирәк дип Мәскәүгә тәкъдим ясады.

Инде гыйнвар ахырында Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов бу документны әзерләүчеләрнең мәктәптә бөтен фәннәр дә урыс телендә генә укытылырга тиеш тигән юлларны алганнарын белдерде. "Дөрес, концепция әле тулысынча кабул ителмәде, ләкин бу юнәлештә эш бара", диде ул.

XS
SM
MD
LG