Accessibility links

Яман шеш яшьләргә дә суга


Гүзәл яман шеш белән авыручыларны бирешмәскә чакыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:53 0:00

Гүзәл яман шеш белән авыручыларны бирешмәскә чакыра

Казандагы һосписта ятучы 17 яшьлек Гүзәл Сәләхетдинова яман шеш белән авыручы яшьләрне чиргә каршы көрәшергә чакыра.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Яман шешкә каршы көрәш көне алдыннан шомлы фаразларын игълан итте. Алдагы 20 елда авыручылар саны 70% артачак. Дәвалау ысуллары искечә кала, үлем-китем арта. Дөрес, яман шешне иң баштан үк ачыкларга ярдәм иткән яңа технологияләр турында язалар, әмма дөньядан аерыла барган, соңгы бер елда сәяси амбицияләре аркасында иң гади дарулардан да баш тарткан Русиягә алар кайчан килеп җитә алыр? Чикләүләр аркасында хөкүмәт чит илләрдән дарулар алмый. Русиянең үзендә җитештерү көйләнмәгән.

17 яшьлек Гүзәл Сәләхетдинова Казандагы һосписта әле беркем белән дә дуслашып өлгермәгән. Бирегә ул шушы көннәрдә генә яткан. Аның янында якыннары тора ала. Бу һосписта каты авыру балалар һәм аларның туганнарына медицина ярдәме генә түгел, рухи яктан да ярдәм итәләр. Баш табибә Галия Хисамова сүзләренчә, Татарстанда рәсми саннарга караганда, мондый карауга мохтаҗ 500ләп бала бар. Аларның иң күбе Казанда, Яшел Үзән һәм Арча районнарында. Һосписта 17 балага урын бар. Бирегә эләгергә чират зур. Чыгымнарның яртысына акчаны хөкүмәт бирә, калганын хәйрия фондлары.

“Терелеп чыккач кешеләрне дәвалыйсым килә”, ди табибә булырга хыялланган Гүзәл. Яшьләргә ул яман чир белән көрәшне туктатмаска, бөтен фикерләрне һәм теләкләрне шуңа юнәлтергә киңәш итә. "Мин көрәшәм бит", ди Гүзәл.

Элек яман шеш күбрәк өлкән яшьтәге кешеләрдә табылган булса, бүгенге көндә бу чир белән яшьләр һәм балалар да авырый. Авыручылар саны артачак, дип фаразлана. Экологиянең начараюы, пычырак һава һәм су, сыйфатсыз ризык - болар барысы да яман шеш авыруын арттыра ала, диде табибә Галия Хисамова.

XS
SM
MD
LG