Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт белән Совет арасында. Төркиләрдә мәгариф үсеше


1884 елда Исмәгыйль Гаспралы (Гаспринский) Кырымның Бакчасарай шәһәрендә беренче ысуле җәдит мәктәбен ачып җибәрә
1884 елда Исмәгыйль Гаспралы (Гаспринский) Кырымның Бакчасарай шәһәрендә беренче ысуле җәдит мәктәбен ачып җибәрә

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.

Русия җәмгыятенең мәдәни дәрәҗәсен тикшергән вакытта төбәкчел аермалыклар ачык күренә. Мөселманнарга килгәндә исә аларның күпчелеге авыл мәктәпләрендә һәм шәһәр мәдрәсәләрендә белем алган. Баштарак уку-укыту процессы дини текстларны уку, Коръән аятьләрен ятлау, кайбер дини мәгълүматларны өйрәнү белән чикләнгән. Мондый хәл зыялыларны канәгатьләндермәгән һәм шул сәбәпле мөселман мәгарифендә реформалар башлатып җибәрүгә бәйле фикер алышуларга керешелгән. Бу темада мәкаләләр, китаплар чыккан. Мөселман зыялылары рус мәктәпләрендәге укыту процессына кызыгалар, чөнки ул мәктәпләр көнбатыш системасы буенча эшләгәнгә, аларны бетереп чыккан яшьләр төрле һөнәрләрне үзләштерерлек дәрәҗәле булганнар. Моннан тыш үзең яшәгән илнең хаким халкының телен белмичә булмый.

Исмәгыйль Гаспралы (1851–1914)
Исмәгыйль Гаспралы (1851–1914)

1884 елда Исмәгыйль Гаспралы (Гаспринский) Кырымның Бакчасарай шәһәрендә беренче ысуле җәдит мәктәбен ачып заманчалашу таләпләренә җавап бирә. Аның мәктәбендәге шәкертләр уку-язуны берничә ай эчендә өйрәнәләр һәм шул рәвешчә элекке ысул буенча эшләп килгән мәктәп-мәдрәсәләрнең нык артка калганнарын исбат итәләр.

Яңа укыту методы бөтен Русиядә яңгыраш ала һәм кыска вакыт эчендә бу ысул нигезендә эшләгән мәктәпләр саны шактый ишәя. Җәдитче мәктәпләрдә уку-язуны гына түгел, ә бәлки тел, әдәбият, тарих, география һәм математиканы өйрәтәләр, нәтиҗәдә мәдрәсәләрнең профессиональ дәрәҗәләре дә күтәрелә. Ысуле җәдит мәдрәсәләрен тәмамлаган шәкертләр элеккегә караганда күпкә укымышлырак булалар һәм шуңа күрә дә тирә-юньгә сизелерлек йогынты ясый башлыйлар. Тик шуны да әйтергә кирәк, яңа методлы мәктәпләрнең бөтенесе диярлек Идел-Уралда һәм Азәрбайҗанда ачыла, төрки халыклар яшәгән башка төбәкләрдә уку-укыту процессы иске ысул белән башкарыла.

Идел-Урал төбәгендә яңа ысул нигезендә эшләгән 500 артык мәдрәсә барлыкка килә. Мондый мәктәпләрне тәмамлаган яшьләр соңрак рус мәгарифе системасында булган мөмкинлекләрдән дә файдаланалар, хәтта рус телендә югары белем дә алалар. Бераздан Русия хөкүмәте илнең төрле өлешләрендә катнаш мәктәпләр ача башлый, ягъни аларда белем җирле телдә һәм рус телендә бирелә. Шундый типтагы мәктәпләрдә киләчәктә үзләрен күренекле шәхес итеп таныткан яшьләр укый.

Төркләрдә матбагачылык һәм нәшерчелек эше

Кырымда чыккан "Тәрҗеман" басмасы
Кырымда чыккан "Тәрҗеман" басмасы

Русиядә яшәгән мөселман азчылыкларда, төгәлрәк әйткәндә төркләрдә матбугат эшчәнлеге бик соңга калып башлана. Моның сәбәпләре итеп, бер яктан, патша режимы үткәргән һәртөрле тыю һәм кысу сәясәтен (бу процесста ул төп роль уйный, әлбәттә), икенче яктан, халыкның матбугатка артык ихтыяҗы булмавын күрсәтергә кирәк. Мөселманнарга дини эчтәлекле китаплар чыгару өчен рөхсәт бик тиз бирелә. Дөньяви эчтәлекле кайбер китапларны, баштарак,татар сәүдәгәрләре чит илләрдән алып киләләр. Татар телендә басылган беренче китап буларак Сәгыйть Хәлфиннең 1778 елда чыккан “Татар грамматикасы” санала. Төрекләрдә китап басу эшен патшаның басмаханә төзүне тыйган әмере дә кичектерә. Татарлар Петербурда бик күп тапкыр мөрәҗәгать иткәннән соң гына 1800 елда Казанда гарәп шрифты белән китап баса торган беренче матбага төзелә. 1801-1855 еллар дәвамында (ул вакытта әле Кавказ Русия хакимияте астына кермәгән була) Казанда барлыгы 577 китап басыла. Аларның күпчелеге дини эчтәлекле әсәрләр була, чөнки ул елларда патша хөкүмәте төрки телләрдә дөньяви китапларны бастыруны чикләп килә.

Кырымда беренче матбага бары тик 1883 елда эшли башлый, анда “Тәрҗеман” газетасы басыла.

1905 ел инкыйлабына кадәр төркләр өчен чыккан газета-журналлар саны 11дән артмаган. Алардан икесе Урта Азиядә, калганнардан икесе исә, ягъни озын гомерле “Тәрҗеман” (1883-1918) белән “Нур” (1904-1914) Бакчасарайда һәм Петербурда басылган. “Тәрҗеман” озак еллар буена Русиядәге һәммә төрк халыкларын кызыксындырып торган, илнең һәм үзәк төбәкләренә һәм төрле эчкәре почмакларына җибәрелгән бердәнбер газета була.

Төркләрнең матбагачылык һәм нәшерчелек өлкәсендәге эшчәнлекнең активлашып китүе өчен 1905 елда купкан инкыйлаб вакыйгалары, аның белән бәйле рәвештә бирелгән җыелыш һәм сәяси фәгалият (эшчәнлек) иреге хәлиткеч роль уйный. Ләкин бу юлы да активлык бары тик Идел-Уралда һәм Кавказ артында күзәтелә. Төрки кавемнәр яшәгән башка төбәк-тиякләрдә җанлану әсәрләре күренми диярлек. Биредә без 1907 елдан башлап реакция башлануын, цензура режимы катылануын исебездә тотарга тиешбез. Моннан тыш, 1914 елда кабыначак Беренче бөтендөнья сугышы бу өлкәдә яңадан-яңа кысынкылыклар китерәчәге билгеле иде.

Шулай да, 1905-1918 еллар эчендә, ягъни хакимият большевиклар кулына кергәнче Казанда, Уфада, Оренбурда, Мәскәү белән Петербурда, башка шәһәрләрдә шималь төркләре телендә 63 газета һәм 37 журнал нәшер ителә.

Бакуда чыккан "Мулла Насретдин" журналы тышлыгында татар һәм азәри муллалары Гаспралыга кизәнә
Бакуда чыккан "Мулла Насретдин" журналы тышлыгында татар һәм азәри муллалары Гаспралыга кизәнә

​Азәри телендә шул ук дәвердә 34 газета һәм 31 журнал чыга, аларның бөтенесе (бер газетаны исәпләмәгәндә) диярлек мәдәни үзәк булган Бакуда басыла. Гомумән алганда, Азәрбайҗанда “Игенче”дән соң беренче газета Бакуда “Хәят” дигәне була. Иң озын гомерлесе буларак көлке журналы “Мулла Насретдин” тарихка кереп кала.

Казакъ телендә чыккан газеталар аз була, араларында мәшһүррәкләре – “Казакъ гәзите”, “Алаш”, “Айкап”(журнал). Әмма алары да кыска вакыт эчендә ябыла. Казакъ халкының күпчелеге күчмә тормыш белән яшәгәнгә, аларга газета-журнал җиткерү авыр мәсьәлә саналган.

Үзбәкләргә килсәк, алар чыгарган егермеләп газета һәм журнал күберәк 1912 елдан соңгы дәвердә нәшер ителгән һәм барысы да диярлек цензура эскәнҗәсе астына эләгеп яптырылган. Үзбәк вакытлы матбугаты башлыча Ташкент белән Сәмәркандта басылган. Төркестан генерал-губернаторлыгына идари җәһәттән кермәгәнлек сәбәпле эчке эшләрендә иректән файдаланган Бохара һәм Хива ханлыкларында бары тик таҗик телле бер газета – “Бохараи шәриф” чыккан.

Әлбәттә, Русиядәге төрки халыкларның 1905-1917 елларда матбугат өлкәсендә ирешкән казанышларына караганда, араларында зур аерма күзгә ташлана. Мәсәлән, Идел-Урал, Кырым һәм Кавказда төрле иҗтимагый-сәяси карашлар чагылган күп сандагы газета-журналлар дөнья күргән, димәк, бу төбәкләрдәге төркләр башка региондагылар белән чагыштырганда активрак булган дип әйтә алабыз. Билгеле, рус матбугаты янында аларның уңышлары да күләгәдә кала.

Шундый ук аермалар китап басу эше өлкәсенә дә хас. Гомумән алганда, 1905 елдан соң төрле-төрле темаларны чагылдырган басма әсәрләр саны шактый күбәйгән. Рәсми мәгълүматлар күрсәткәнчә, 1912 елда Русиядә мөселман кавемнәрнең телләре һәм ләһҗәләрендә җәмгысы 608 китап басылган. Арада 178е дини мәсьәләләргә багышланса, калганнары дәреслекләр, повесть һәм романнар, шигырь җыентыклары, пьесалар, сәнгать, тарих, география, балалар әдәбиятына караган әсәрләр булган. Китапларның гомуми тиражы 2 миллион 821 мең тирәсе исәпләнгән. Әлеге 608 әсәрнең кырыгы үзбәк, утыз алтысы казакъ, егерме дүрте азәри, егерме бише гарәп, тугызы фарсы, бише госманлы телләрендә басылган. Төньяк Кавказ телләрен алсак, комыкча 6, аварча 5, осетинча һәм даргинча 3әр, кабардинча 2, чеченча бер китап дөнья күргәннәр. 449 китап татар телендә басылып чыккан.

(Дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG