Accessibility links

Кайнар хәбәр

Twitter челтәренең яңа алгоритмына кулланучылар протест белдерә


Twitter социаль челтәре хәбәрләрне яңача урнаштыру алгоритмын кертергә җыена. Моның белән ризалашмаган кулланучылар #RIPTwitter хештегы белән ризасызлык белдерә.

Соңгы көннәрдә Twitter социаль челтәренең иң еш кулланыла торган хештегы #RIPTwitter булып чыкты (RIP - rest in peace - бәхил бул, вафат булганнарга әйтелә). Шулай итеп челтәрне кулланучылары яңа хәбәрләр тасмасы механизмына протест белдерә һәм Twitter-ның "үлемен" фаразлый.

Хәбәрләр тасмасын яңача көйләү алгоритмы тест режимында инде декабрь аенда кертелә башлаган иде. Ул хәбәрләрне хронологик тәртиптә түгел, ә кулланучының кызыксынуларына күрә чыгара. Моңа охшаш механизм Facebook социаль челтәрендә дә кулланыла.

BuzzFeed хәбәр иткәнчә, яңа алгоритм инде февраль уртасында гамәлгә кертелергә мөмкин. Twitter кулланучылары бу очракта челтәрдән китәчәкләрен белдерә.

Twitter башлыгы Джек Дорси "без һәрвакыт кулланучыларыбыз теләкләренә колак салабыз" дип белдерде һәм алгоритмның киләсе атнада кертелмәячәген хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Twitter "камилләшү эшен дәвам итә".

Twitter - дөньякүләм популяр социаль челтәр. 2006 елда оешкан. Челтәрдә 500 миллионнан артык кеше теркәлгән. 2014 елда Twitter Inc ширкәтенең кереме 1,4 млрд доллар тәшкил итте.

XS
SM
MD
LG