Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда торак-комуналь хезмәтләр өчен түли алмаучылар бурычы ике миллиард сумнан артып киткән


Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен зур бурычлары җыелганнарны фатирларыннан чыгарачаклар.

Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 2 млрд сумнан артып киткән. Узган елның 1 гыйнварыннан быелның 1 гыйнварына бурычлар 240 миллион сумга күбәйгән. Бу хакта Казанда “эшлекле дүшәмбе”дә торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин әйтте.

Казан башкарма комитеты 3 млн сум бурычы булганнарга карата аларны торагыннан чыгаруны сорап, мәхкәмәгә тугыз гариза биргән, шуларның ике очрагында хөкем чыгару оешмалары аны канәгатьләндергән, мәхкәмә тикшерүе барышында өчесе 1 млн сумлык бурычын каплаган.

Чаллыда бурычлы фатирларның бәдрәф торбалары томалануын элегрәк Азатлык инде язган иде.

XS
SM
MD
LG