Accessibility links

Резедә Хөсәенова Флорида татарлары белән аш-су серләрен бүлеште


Резедә Хөсәенова тавык тутыра
Резедә Хөсәенова тавык тутыра

Казаннан килгән аш-су остасы Резедә Хөсәенова Форт-Лодердейлда Флорида татарларын милли ризык – тутырган тавык пешерергә өйрәтте.

7 февраль көнне Флорида татарлары бер табынга җыелды. Татарстанның күренекле аш-су остасы, "Тәмле булсын" рестораны хуҗабикәсе АКШның Флорида штатында яшәүче татарларга тутырган тавык пешерү серләрен өйрәтте һәм аларның ризык әзерләүгә турындагы күпләгән сорауларына җавап бирде.

Хөсәенова сүзләренчә, тумышы белән ул үзе Буа якларыннан һәм аларда тутырган тавык элек табын күрке булса, хәзер онытыла төшкән инде.

"Элекке вакытларда бездә өмә белән өй күтәрә иделәр. Ул авылда үзенә күрә бер зур бәйрәм иде. Ул вакытта табынга иң затлы ризык булып тутырган тавык килә иде. Авыл халкы кызыл сызыклы тастымалга төреп ипи дә, тутырган тавыгын да алып килә иде", дип сөйләде хатирәләрен аш-су остасы Флорида татарлары алдында. Шул арада үзе уйлап тапкан каз тутыру серләрен дә бүлеште. Эчке яктан казның кабырга сөякләрен алып алма, кара җимеш, туралган тавык түшкәсе тутырам, дип тә сөйләде ул.

Флорида татарлары тутырган тавык пешерергә өйрәнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:14 0:00

Резедә ханым АКШта яшәүче татарларга беренче тапкыр гына үзенең аш-су серләрен ачмый. Узган ел ул август аенда Сан-Францискода була. Сабантуйга милли ризыклар әзерләшә. Хөсәенова алдан, гыйнвар аенда бу калада булып татарлар алдында да, төрек хатын-кызлар оешмасында да һәм казакълар өендә дә татар ризыклары әзерләү серләрен бүлешә. "Алар төрки халыклар бит, безнең тарихны, аш-суларны һәм бик тә кунакчыл икәнлегебезне белсеннәр", ди Резедә ханым.

Кушма Штатларда 8 ел яшәүче музыка белгече Гөлнара Гәрәева милли ризык әзерләү серләре кичәсен 13 февральдә булачак Флорида татарлары Сабантуеның бер өлеше булып тора, ди. Турист буларак килгән Хөсәенова 10 февраль көнне Казанга очарга тиеш булган, әмма Сабантуй буласын белеп алгач, Флорида таталары белән милли бәйрәмне бергә үткәрергә карар кылган.

Алга таба Флорида татарлары сәясәтче, татар һәм төрки халыкларның җәмәгать эшлеклесе, галим Садри Максудига багышланган кичә үткәрергә җыена.

XS
SM
MD
LG