Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә ике поезд бәрелгән, корбаннар бар


Юл һәлакәтенең нидән килеп чыгуын тикшерү бара. Әлеге юлда поездлар хәрәкәте туктаган.

Германия көньягында Бад-Айблинг шәһәре янында юлчыларны ташучы ике поезд бәрелгән. Bild хәбәр итүенчә, дүрт кеше һәлак булган, 150гә якыны яраланган.

Поезд машиналар белән керү кыен булган урында бәрелгән, шуңа җәрәхәтләнүчеләрне боралаклар белән алып китәләр.

Поездның берничә вагоны тимер юлдан чыккан һәм капланган.

Хәзерге вакытта һәлакәт сәбәпләрен тикшерү бара.

XS
SM
MD
LG