Accessibility links

Кайнар хәбәр

Имам Сөләйман Зарипов һәм аның кардәше югалуына бәйле җинаять эше ачылган


Петровский мәчете имамы Сөләйман Зарипов һәм Гарәп Әмирлегеннән килгән аның кардәше Мордовиядән Казанга кайтканда югалган.

Татарстанда ике ир кешенең хәбәрсез югалу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Татарстан бүленең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә, дип яза “Татар-информ” агентлыгы.

Русия җинаять кодексының 105нче маддәсе 2 нче өлеше “а” пунктында каралган билгеләр (“Ике һәм аннан күбрәк затны үтерү”) эш кузгатылган.

7 февраль көнне Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең икенче имамы 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм аның белән бергә сәфәрдә булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең 62 яшьлек ватандашы югалды. Алар үзләренең “Toyota Corolla” машинасында Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга сәфәр чыккан булган.

Кайтканда Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазына кергән. Машина Буа шәһәрендә табылган.

“Вакыйга шартларын тулысынча ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә”, диелә Щептицкий мәгълүматында.

XS
SM
MD
LG