Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда югалган Эльвина Разакова табылган


Эльвина Разакова
Эльвина Разакова

13 гыйнварда Акмәчеттә югалган 16 яшьлек Эльвина Разакова 9 февральдә табылган. Аның Махачкалада табылуын Азатлыкка Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров хәбәр итте.

9 февральдә кичке сәгать 9да Эльвинаны әти-әнисе белән тикшерү комитетына чакырып сөйләшкәннәр. Аларны Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров, адвокат Эмиль Курбединов озата барган.

Әтисе әйтүенә караганда, Эльвина Махачкалада табылган. Аның анда булуын әтисенә телефоннан сөйләгәннәр, имеш Эльвина Махачкалага үзе барып чыккан. Аның бер ай дәвамында анда кайда яшәгәне, нәрсә эшләгәне хакында төгәл мәгълүмат әлегә юк. (Баштарак кайбер чыганаклар Эльвинаның Краснодарда табылганы турында хәбәр иткән иде.)

Джеппаров әйтүенчә, Эльвина Кырымга кайтуына, аны кайтарганнарына бик шат икән. “Без бу мәсьәләне юридик, кеше хокуклары ягыннан алга таба игътибар үзәгендә тотачакбыз, чөнки тикшерү комитеты тикшерүне дәвам итәчәк”, диде Азатлыкка Джеппаров.

Эльвина 13 гыйнвар көнне иртән өеннән укырга барырга дип чыгып китеп югалган иде. Бу хәбәрне кызның атасы Абдулазиз Разаков үзе раслаган иде.

XS
SM
MD
LG