Accessibility links

Экспертлар: Русия яңа сугыш башлау белән куркыта


Акмәчет урамнарына авыр хәрби техника тулды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:33 0:00

Русиянең Көньяк федераль бүлгесендә хәрби күнегүләр башланды. Киевтагы хәрби аналитика үзәге җитәкчесе Николай Сунгуровский Русия белән Украина арасындагы низагның тирәнәюен фаразлый.

Бу атнада Акмәчет урамнары буйлап танклар һәм хәрби машиналар хәрәкәте күзәтелә. 8 февральдә Русиянең Көньяк федераль бүлгесендә хәрби күнегүләр башлануы игълан ителде. Русия үз көчләренең хәрби әзерлеген тикшерә. Саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, “гаскәрләрнең һава һөҗүмнәренә әзер булулары, хәрби корылмаларны, дәүләт оешмалары биналарын сакларга әзерлеге” тикшерелә.

Моңардан тыш, Кырымда хәрби резервтагы ирләрне 3 айлык хәрби күнегүләргә чакыру очраклары турында хәбәрләр бар.

Киевта урнашкан Разумков исемендәге хәрби аналитика үзәге җитәкчесе Николай Сунгуровский бу күнегүләргә “15 минут” сәхифәсенә аңлатма биргәндә “Русия Украина белән низагны тирәнәйтергә әзерләнә”, диде.

Моннан тыш Русия Украина чик буйларындагы әлеге хәрби хәрәкәтләре белән Норманд төркеме (Русия, Франция, Германия һәм Украина) тышкы эшләр министрлары очрашуы алдыннан вазгыятькә киеренкелек өстәргә тели, ди белгеч. Очрашуның 13 февральдә Парижда үтәчәге хәбәр ителгән иде.

Бу күнегүләргә Кара диңгез флотының да катнашуы “Кырым фронты” ачылу ихтималын күрсәтәме, дигән сорауга, Сунгуровский “мондый куркыныч һәрвакыт бар”, дип белдерде.

Икенче бер хәрби белгеч Павел Фельгенгауэр фикеренчә исә, Русиянең бу соңгы әзерлекләре Украинага каршы түгел, ә Төркиягә каршы юнәлдерелгән. Аналитик моны Сүриядәге соңгы вәзгыять белән аңлата - Русия яклавындагы диктатор Асад көчләре анда Хәлеп шәһәренә һөҗүм әзерли, аны алган очракта алар турыдан-туры Төркия чикләренә чыгачак.

Әнкара хөкүмәте моңа юл куярга теләми, анда ул төрекләргә тугандаш һәм Асадка каршы көрәшкән җирле төрекмән төркемнәрен яклый. Төркия җитәкчеләре инде берничә мәртәбә төрекмәннәрне саклау максатында Сүриянең бү өлешенә үз гаскәрләрен кертә алуына ишәрәләр ясаган иде.

Русиянең Көньяк хәрби бүлегендә ашыгыч күнегүләр башлап җибәрүе Асадның Хәлепкә һөҗүме алдыннан Төркияне кисәтү булып тора, Мәскәү асылда яңа сугыш башларга әзерләнә, дип исәпли Фельгенгауэр.

XS
SM
MD
LG