Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Илдар Дадинга төрмәдә өйләнергә рөхсәт биргән


Дадинның йөргән кызы - Анастасия Зотова
Дадинның йөргән кызы - Анастасия Зотова

Анастасия Зотова һәм Илдар Дадин 25 февральдә язылышырга мөмкин.

Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе "җәмәгать чараларын уздыру тәртибен берничә тапкыр бозу" маддәсе нигезендә гаепләнеп өч елга колониягә хөкем ителгән Илдар Дадинга тикшерү изоляторында өйләнергә рөхсәт биргән. Бу хакта «Фейсбук»та аның йөргән кызы Анастасия Зотова язды.

7 декабрь Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе 33 яшьлек Илдар Дадинга гаепләү карары чыгарды. Дадин үз гаебен танымады. Гаепләү ягы активистка 2 ел төрмә сорады, мәхкәмә өч ел бирде. Дадин – яңа канунны бозуда гаепләнеп өч елга төрмәгә утыртылган беренче кеше булды.

“Мемориал” хокук яклау үзәге Дадинны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.

Анастасия Зотова һәм Илдар Дадин 25 февральдә язылышыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG