Accessibility links

Кайнар хәбәр

2015 елда Татарстанда интернет контроле нык көчәйгән


2006 елда ук Русия президенты Владимир Путин интернетны ЦРУ проекты дип атап Русия мәнфәгатьләрен интернетта яклаячагын белдергән иде. Кремль шуннан соң интернетны контрольгә алу эшләрен җәелдерә башлады. Русия сәясәтенә, тормыш хәле начараюга, сайлауларда алдашуга, хакимияттәгеләрнең коррупциягә батуына каршы халыкның протест чаралары арта башлагач интернетны контроль итү көчәйгәннән-көчәя бара.
2006 елда ук Русия президенты Владимир Путин интернетны ЦРУ проекты дип атап Русия мәнфәгатьләрен интернетта яклаячагын белдергән иде. Кремль шуннан соң интернетны контрольгә алу эшләрен җәелдерә башлады. Русия сәясәтенә, тормыш хәле начараюга, сайлауларда алдашуга, хакимияттәгеләрнең коррупциягә батуына каршы халыкның протест чаралары арта башлагач интернетны контроль итү көчәйгәннән-көчәя бара.

"Агора" халыкара хокук яклау оешмасы "2015 елда интернетта сүз иреге: цензураның тантана итүе" дигән хисабын игълан итте.

"Агора" халыкара хокук яклау оешмасы 2015 елда интернетта сүз ирегенә, бәйсез фикер белдерүгә карата хакимиятләр тарафыннан булган басымны, эзәрлекләүләрне тикшереп үзенең хисабын игълан итте. Хисап: "2015 елда интернетта сүз иреге: цензураның тантана итүе" дип атала. Документны "Агора" оешмасы җитәкчесе, Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы, юридик фәннәр кандидаты Павел Чиков, "Агора"ның хокукый күзәтүчесе, интернет кулланучылар ассоциациясе әгъзасы, юридик фәннәр кандидаты Дамир Гайнетдинов әзерләгән.

Хокук яклаучылар мәгълүматларына күрә, 2015 елда Татарстанда интернет кулланучыларга басым сизелерлек арткан. Интернетта төрледән-төрле тыюлар, эзәрлекләүләр, хөр фикер белдерүчеләргә басымнар 143тән 569га җиткән.

Үз фикереңне белдергән өчен җинаять эше ачып эзәрлекләү соңгы вакытта төп трендка әйләнеп бара һәм күп очракта бу хәл иректән мәхрүм итү белән төгәлләнә, дип белдерә "Агора".

Чаллыдагы Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рәфис Кашапов – Русиядә сепаратизмга чакыру маддәсе нигезендә гаепләнеп өч елга төрмәгә утыртылган Татарстанда беренче кеше. Кашапов интернетта Вконтакте сайтына алты мәкалә урнаштырган иде. Ул анда кырымтатарларның хокуклары бозылу, Кырымны Русиягә кушуның кануни булмавын да белдерде. Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп ТИҮ вәкиле Русиянең Донецкидагы гамәлләрен фаш итте.

"Кашапов бернинди көч куллануга да чакырмады, әмма соңгы 25 ел эчендә ул Татарстан хакимиятләрен милли һәм дини сәясәт, Мәскәү белән ике арадагы мөнәсәбәтләр сәбәпле тәнкыйтьләп тә килде", ди "Агора".

Хокук яклаучылар фикеренчә, җил башка якка үзгәргәнне сизгән төбәктәге җитәкчеләр үзләрендәге оппозициягә каршы көрәшү өчен инде яше олыгая барган кешене төрмәгә утырту максаты белән аның интернеттагы фикерләрен кулланды.

"Кашаповны төрмәгә утырту карары көчкә керүгә үк Казандагы тикшерү органнары татар милли интеллигенциясенең икенче бер вәкиле – Айдар Хәлимгә җинаять эшен интернетта түгел, ә митингта җәмәгатьчелек алдында ясаган өчен ачты", диелә әлеге хисапта.

Интернет кулланучыларны җинаять эшләре ачып эзәрлекләүдән кала, Татарстанда сайтларны тыю һәм интернет провайдерларны штрафларга тарту артуны да билгеләп үтә хокук яклаучылар.

Русия күләмендә, гомумән алганда, 2015 елда интернет кулланучыларга 5071 тапкыр административ эш ачып басым ясау (2014 елда – 1448), 1722 тапкыр сайтларга керүне чикләү очрагы (2014 елда – 947) теркәлгән. Әлеге хисапны әзерләүчеләр 2015 елда интернет кулланучыларга карата 203 тапкыр җинаять эше ачып, аларның эзәрлекләүләргә дучар булуын да (2014 ел – 132) теркәгән.

Русиядә сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең интернетны күзәтү астында тоту өчен 48 тапкыр тәкъдим белән чыкканлыгын да белдерә "Агора".

Интернет кулланучыларга җитди басым булган төбәкләр 2015 елда ике тапкыр арткан һәм 31гә җиткән. Узган елга кадәр күп басым очраклары теркәлгән Мәскәү, Татартстан, Петербур янына Мордовия, Ульян өлкәсе, Чечня да килеп кушылган.

Хакимиятләр, бәйсез мәгълүмат таралуны блоклау юлы белән генә туктатып булмаячагын аңлаганга, кулланучыларга басымны арттыра. Бу язма урнаштыру, рәсем элү, фикер белдерү, миңа ошый дип "лайк" куючылар һәм язманы алга этәрүчеләр өчен җинаять эше ачып, реаль төрмә җәзасы бирү җәмгыятьтә килеп туган проблемнар турында фикерләшмәсеннәр дип ил ватандашларын куркыту өчен эшләнә, ди хокук яклаучылар.

Алар Кырым мәсьәләсен, Украина көнчыгышында Русиянең хәрби активлыгын, динне, ЛГБТ тематикасын, хакимияттәге коррупцияне, протест чаралары турында фикер алышу югарыда утырган түрәләр өчен куркыныч булып тора, дип белдерә. "Агора" Кремль Кытай тәҗрибәсен кулланып, чит илләрнең сайтларын чикләүне дә кертергә мөмкин дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG