Accessibility links

Кайнар хәбәр

Усман Әлмиев вафат


Усман Әлмиев
Усман Әлмиев

Татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе – Усман Әлмиев 96 яшендә бакый дөньяга күчте.

Татар халкының иң яраткан җырчыларының берсе – Усман Әлмиев 1939 елда, язгы ташкын сымак, башкару үзенчәлекләре, үзенә генә хас аһәң белән сәхнәгә килеп чыга. Аннан зыялылык аңкып торган дип әйтәләр.

Җырчы татар эстрада сәнгатенә нигез салучыларның да берсе була. Опера һәм эстраданы ул үзенең ике канаты кебек күрә.

Усман ага дөньяга “Сарман” белән чыккан. “Бездә “Сарман”ны “Әрә көе” дип йөриләр иде. 1938 елда Мәскәүдә консерваториядә укыганда Заһид Хәбибуллиннан эшкәрттереп, гел шуны башкардым», дигән иде 95 яшьлеге уңаеннан «Азатлык» радиосына.

«Башмагым» музыкаль комедиясендә Галимҗан, «Галиябану»да Бәдри һәм Хәлил, «Алтынчәч»тә Урмай һәм Җикмәргән, «Ирек»тә Ирек һәм башка әсәрләрдәге төп рольләр Усман ага тудырган якты образлар булып тора.

Усман ага Татар дәүләт опера һәм балет театрында татарча опералар куелмаганга борчылып, «Киләчәктә җыр язучы талантлар чыгар, халык талантсыз булмый», дигән иде.

Усман Әлмиев 1915 елның 24 апрелендә Яшел Үзән районының Акъегет авылында туа. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Татар опера студиясен тәмамлый.

1945 елда Татарстанның атказанган, ә 1957 елда Татарстанның халык артисты исеменә лаек була. 30 елдан артык Татарстан театр әһелләре берлегендә эшли, 20 елын аңа җитәкчелек итә.

Усман Әлмиев гомеренең соңгы көннәренә кадәр сәхнә ветераннары, сәнгатькәрләргә багышланган кичәләрне оештыруны да башлап йөрде.
XS
SM
MD
LG