Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен яклап һәм аңа каршы чаралар узды


Казанда татар телен яклап һәм аңа каршы чаралар узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:08 0:00
йөкләү

Татарстанда урыс телен күбрәк, татар телен азрак укытырга өндәүчеләр 16 апрель көнне мәгариф министрлыгы каршында җыелды. Алардан 100 метр ераклыкта, Кирмән янында, Казан һәм Чаллы татар иҗтимагый үзәкләре татар теле һәм мәктәбен яклап үз чарасын үткәрде

16 апрель көнне Казанда татар телен укытуга каршы чыгучылар һәм милли мәгарифне яклаучылар үз чараларын үткәрде.

Татарстанда урыс телен күбрәк, татар телен азрак укытырга өндәүчеләр Татарстан мәгариф министрлыгы каршында җыелды. Рус мәдәнияте үзәге һәм татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуга каршы ата-аналар хәрәкәте үткәргән бу каршылык чарасында "Рус телен күбрәк укытыгыз, татар теле белән балалар башын катырмагыз" кебек шигарләр яңгырады.

Бу җыен белән берүк вакытта, аннан 100 метр читтәрәк татар теле һәм мәктәбен яклап белдерүләр яңгырады. Казан һәм Чаллы татар иҗтимагый үзәкләре Кирмән янында үз чарасын үткәрде. Татар теле һәм мәктәпләрне яклап ясаган чыгышларның кайнарлыгы тамашачыларга да бирелде. Бәхәскә керүчеләр һәм яклаучылар да булды.
XS
SM
MD
LG